baner_into

Новости

Зәй көрәшчеләрне көтә

1 — 3 февральдә Зәйдә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда 200 дән артык спортчы катнашуы көтелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

1999 елдан башлап, 9 ел дәвамында татар-башкорт көрәше буенча район ярышлары Ринат Фәрдиев призына узды. 2016 — 2018 елда турнир республика ярышлары статусында узды. 2019 елда ул беренче тапкыр Бөтенроссия ярышлары статусында узачак.

Шунысы игьтибарга лаек, ир-атлар арасында турнир җиңүчеләре спорт остасы исемен алачак, икенче һәм өченче урын алучылар исә спорт мастерына кандидат булачак.

Яшьләр арасында алтын медаль алучы спорт мастерына кандидат хокукына ия булачак.

http://beznenmiras.ru/zainsk/