baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Безнең батырлар: Ринат Хәйретдинов

Ринат Фоат улы Хәйретдинов 1985 елның 29 мартында Балтач районының Арбор авылында дөньяга килә. Абыйлары Айнур белән Айдарга ияреп мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлый. Остазы – Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин.

7 тапкыр Татарстан чемпионы (2007, 2008, 2010, 2011, 2012, 2013, 2015). Күп тапкырлар Россия чемпионы һәм Муса Җәлил турнирларының җиңүчесе. Татарстанның атказанган спорт остасы.

2007 елгы Татарстан чемпионатында татар көрәше тарихына кереп калырлык вакыйга булды: төрле авырлык категорияләрендә ике бертуган чемпион исемен яулады. 75 килограммга кадәр авырлыкта Ринат Хәйретдинов җиңүгә ирешсә, 90 килолылар арасында абыйсы Айдар Хәйретдинов чемпион калды. Республика чемпионатларында 8нче җиңүен яулап, Айдар шул ук елны көрәштән китте дә. Ә Ринатның әле уңышлары алда иде.

Әйе, Фоат абый белән Гөлсинә апаның өч улы да яшьтән үк бил алышып үсәләр. Заманында «Татарстан яшьләре» газетасы призын откан иң олы малай Айнур, тора-бара фән дөньясына кереп китеп, көрәшүен ташлый, ә менә Айдар белән Ринатны көрәш тарихына чемпионнар булып кереп калалар. Һичшиксез, уллары көрәшкәндә бер генә рәсми ярышны калдырмаган, үзе дә Сабан туйлары батыры булып танылган Фоат абый да, Гөлсинә апа да уллары белән чын мәгънәсендә горурланалардыр. Бөтен республикага, Россиягә, хәтта ки дөньяга танылган батырлар тәрбияләп үстергән гаиләдә башкача була да алмыйдыр.

Батырның да төрлесе була дигәндәй, Айдар да, Ринат та келәмдә үз үзләрен тәртипле, тыйнак, хәтта ки зыялы итеп тотулары белән дә үрнәк булып тордылар. Монысы да гаиләдәндер. Шул ук вакытта чемпионнар тәрбияләгән остазлары Дамир абый Гобәйдуллин турында да әйтмичә ярамый. Гомерен авылга, мәктәпкә, көрәшкә багышлаган Дамир абый үзе дә нәкъ менә шәкертләре кебек бит. Атлас Гафиятов язганча, “аз сүзле, әмма әйтсә берәгәйле итеп җиткерә белүче Дамир абыйлары малайларны җиңәргә генә түгел, ә кайчакларда җиңелә белергә дә өйрәтә. Чөнки белә: көрәшче тормышы гел җиңүләрдән генә тормый”. Ринатка да спорт остасы, аннан атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешү өчен бик күп тир түгәргә туры килде. Ул бил алышкан 75, 80, 85 килолы үлчәүләрдә көчле көрәшчеләр җитәрлек иде: Хафиз Вәлиев, Илшат Идиятов, Марат Нәҗмиев, Руслан Касыймов, Ришат Гайнетдинов, Айвар Билалов һ.б. Бу егетләрнең һәркайсы теләсә кайсы ярышны бизи.

Ринат Хәйретдинов Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетында белем ала. Аңа да Вакыйф Дәүләтшин җитәкчелегендә белем алырга, көрәш серләренең “аз”ларын алырга насыйп була. Хәтерләсәгез, әлеге уку йорты татар көрәшенә һәрвакыт шәп көрәшчеләр биреп килде, бигрәк тә, Ринат Абзалов – декан, Вакыйф Дәүләтшин һәм башкалар тренер булган чорларда көчле иде алар.

Хәйретдиновларда җирсү хисе, туган якка бирелгәнлек, туган төбәгеңне ярату көчле. Ринат та уку йортын тәмамлауга Балтачка кайтып китә. Шул дәвердән ул балалар белән эшли башлый. Көрәш дөньясында Балтач төбәге данының һәрвакыттагыча югары булуда аның да роле әйтеп бетергесез. Хәзер инде аның шәкертләре республика, Россия, дөнья чемпионнары булып таныла. Тренер дигәннән, Ринат шулай ук тыныч остаз, кирәксә-кирәкмәсә дә шәкертләренә кычкырып, балаларның күңелен төшерми. Кагыйдә буларак, остазлары нинди, шәкертләре дә шундый. Шуңа күрәдер бәлки Балтач егетләре келәмдә булганда тынычлык хөкем сөрә, оятсыз сүзләр, хөкемдарлар белән тәртипсез аралашулар күзәтелми.

Ринат Хәйретдинов дигәннән, күңелдә һаман бер уй йөри. Нигә безнең көрәштә, башка спорт төрләрендәге кебек үк, зур спорттан китү хөрмәтенә көрәшләр оештырылмый икән? Ринат та китте кинәт кенә келәмнән, арыгач, зур җиңүләр яулангач, отулар инде сирәгәйгәч. Рузил Ганиев, Нәфис Миңнебаев, Ранил Габдрахманов, Азат Нурмөхәммәтов һ.б. да шулай ук көрәшүдән туктадылар. “Саубуллашу матч”лары уздыру шәп идея бит?!

Радик Сабиров, «Шәһри Казан»

Көрәш буенча Казан чемпионаты кайчан, кайда һәм ничек узачак?

13 апрельдә Казанның «Ак Бүре» спорткомплексында көрәш буенча Казан беренчелеге узачак. Бу хакта безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Шушы көннәрдә Казан шәһәре башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Линар Гарипов, Казан шәһәре көрәш федерациясенең яңа җитәкчесе Расих Габдрахманов, Марсель Таһиров һәм башкалар катнашында узган киңәшмәдә якын араларда узачак бәйгеләрнең календарен раслаганнар. Көрәш буенча Казан чемпионатында Татарстан чемпионатында һәм Муса Җәлил турнирында Казан командалары өчен чыгыш ясаган көрәшчеләр, Казан пропискасы булган көрәшчеләр һәм Казанда белем алучы студентлар бил алышачак. Баш хөкемдар — Расих Габдрахманов үзе.

Студентлар дигәннән, 26-27 апрельдә «Ракета» спорт залында Казандагы югары уку йортлары студентлары арасында бәйге узачак. ә 18-19 май көннәренә ике яшь категориясендә яшьләр арасындагы Казан беренчелеген үтәр дип планлаштырыла.

Cюрпризлы бәйге…

Рәхмәт Рафис Фарадис улы Солтановка! Сүзендә торды, җитәкче. Узган ел аның эш бүлмәсенә җыйналгач, ул безгә: “Киләсе елга яшьлек дустыбыз Фидаилгә 70 яшь булачак. Бергә уйнап үстек, бергә укыдык, бергә көрәштек. Моннан соң ярыш уздыру чыгымнарын “Бөрбаш” җәмгыяте үз өстенә алачак”, — дип ышандырган иде.
Шунлыктандыр да, безгә-оештыручыларга да быел ярышны уздыру бик җиңелгә туры килде. Ярышларны ачу-ябу дисеңме, килгән барлык көрәшчеләргә ,кунакларга сый-хөрмәт курсәту дисеңме,барысы да наять булды. Нишлисен бит, республикабызның легендар көрәшчесенә әйләнгән РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган көрәшчесе Фидаил Нури улы Шакировның арабыздан бик яшьли китүе генә, кызганыч, билгеле. Исән булса, быел без аның 70 еллыгын бәйрәм итәр идек тә, үзе юк шул. Шунысы куанычлы, онытмый аны, авылдашлары. Мәктәптә, музейда аның үз почмагы бар, урамнары аның исемен йөртә. Ел да аның истәлегенә традицион ярыш үтеп тора. Юбилей елы булгангамы, быелгы бәйгебезгә Казаннан да танылган шәһесләр килгән иде- республика көрәш федерциясенең башкарма директоры үзе дә бил алышып РСФСРның спорт остасы дәрәҗәсенә җиткән Марсель Таһиров, көрәшчеләр турында бик куп китап авторы, республика күләмендәге хөкемдар, “Татарстан яшьләре” газетасының баш редакторы, безнең күптәнге дустыбыз Атлас Хәмидулла улы Гафиятовларның килүе, бәйгебезне тагын да үстереп җибәрде. Алай гына да түгел, Атлас дус узенең әле генә донья күргән “Татарстан чемпионнары” дигән китабын дусларына таратып, узенең истәлекләре белән уртаклашып, рәхәтләнеп ял итеп, узенә рухи азык алып кайтып китте. “Сагындырган иде инде Балтач ягы.Соңгы вакытта гел җай чыкмый торды, менә бит Ходайның рәхмәте белән мин бүген тагын сезнең янда”,-дип сөенде ул, безгә килә алуына. Ярышларыбыз да бик истә калырлык булып узды, шул. Тренерлар гозерен тыңлап ,башка ярышлардан аермалы буларак, бу ярышларыбызга читтән көрәшчеләр чакырмаска булдык. Шунысы мәгьлум бит инде, барыбызга да. Читтән килгәннәр ярышларга иң көчлеләрне генә җыеп алып киләләр . Бу ярышларыбыз бигрәк тә кечкенәләр катнашында узганлыктан, келәмгә беренче мәртәбә адым ясаучы бәләкәчләребез өчен куркып калмас өчен бу адымыбыз унайлы да булды.Шулай да әтиләре белән читтән килгән берничә малайны, нәүмиз итеп калдырасыбыз килмәде, керттек аларны. Аннан мәрхумнең тормыш иптәше, кызлары, кияүләре быелгы бәйгегә сюрприз ясадылар. Абсолют батырга дип, бик зур телевизор алып кайтканнар иде. Анысын да урында киңәшләшкәннән соң, моселман Сабантуенда скутерны уйнаткан кебек, 12 үлчәүдә чемпион калганнар арасында жирәбә уйнаттык. Бәхет дигәнебез, Салавыч профлицеенда 5 сыйныфта укучы Рияз Заһидуллинга елмайды. Салавыч халкына бу вакыйга тагын шатлык өстенә шатлык булды инде. Аннан ярыш саен куңелләребезгә уелып барган борчулар да берникадәр юкка чыкты, бу бәйгедә.Соңгы вакытта көрәшчеләр иле саналган Яңгул авылыннан көрәшчеләрнең ярышларда катнашмавы зур проблемага әверелеп бара иде. Бу юлы шаккатырлык хәл булды. Балтачтан килеп, балалар белән шөгыльләнергә алынган Илшат Корбанов бәйгебезгә ярты автобус кечкенә балалар җыеп килгән иде. Детсад балаларыннан тыш башлангыч сыйныфта белем алучы балалар да бар иде ,араларында. Җан керде, барыбызга да, аларны күргәч. “Кайдан җыеп бетергән бу, боларны”,-диючеләр дә куп булды, тамашачыларыбыз арасында. Болар усеп җитсә…әле ниләр булыр!

Инде 2010 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасындагы җиңүчеләр белән таныш булыйк.21 кг га кадәр-Солтан Әшрәфҗанов, Данияр Камалетдинов/икесе дә Яңгулдан/, Рүзәл Хәтимов /Бөрбаш/, Мөхәммәт Рәхмәтуллозода/Яңгул/. 24 кг.да-Муса Фәйзрахманов/Арбор/, Даут Аймасов/Бөрбаш/, Әмирхан Сафиуллин/Яңгул/, Джахонгир Рәхмәтуллозода/Яңгул/.28 кг.да- Азат Галиев/Салавыч/, Замир Маннапов/Балтач/, Рияз Сабиров/Балтач/, Ранил Гыйззәтуллин/Яңгул/.32 кг.да-Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/, Азат тГалимов/Арбор/, Юныс Ибраһимов/Кукмара/, Гадел Гыйззәтуллин/Шеңшенәр/.36 кг.да-Рүзәл Галоимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Рүзәл Камалов/Бөрбаш/, Камил Дәүләтшин/Балтач/.40 кг.да-Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ирек Бикбов/Чепья/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Әхәт Әскәров/Арбор/. Солан Әхмәдуллин/Норма/, Руслан Кәримов/Карадуган/. 45 кг.да- Илнар Фәттахов/Кукмара/, Ильяс Нәбиев/Смәел/, Тимур Пыстин/Малмыж/, Самат Хаҗиев/Смәел/.50 кг.да- Зөфәр Галиев/Балтач/, Риннур Григорьев/Чепья/, Даниил Константинов/Чепья/, Айзат Низамов/Арбор/. 65 кг.да/Әлфис Закиров/Пыжмара/, Рәнис Сәйфелганиев/Салавыч/, Булат Низамов/Смәел/. 65 кг.да- Гадел Галимбәков/Бөрбаш/, Айнур Садретдинов/Норма/.70 кг.да- Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рәсул Гыймадиев/Ильяс Гыйльмуллтн/икесе дә Бөрбаштан/.75 кг.нан югары да –Рияз Заһидуллин, Раяз Габдуллин/икесе дә Салавычтан/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.