baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

“Муса Җәлил турниры — иң дәрәҗәле көрәш бәйгеләренең берсе»

17-18 февраль көнне Казанның “Ак барс” көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры узачак. Бу уңайдан бүген – Муса Җәлилнең туган көнендә “Татмедиа” бинасында матбугат очрашуы үтте.

Быел турнир 60нчы тапкыр үткәрелә. Юбилей елы уңаеннан көрәшкә яңалык кертелгән. “Һәрбер үлчәү авырлыгында көрәш бик кискен бара. Быел яңа үлчәү кертелде – 115 килограмм. Чөнки 100-130 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр саны күбәйде. Көрәшчеләр яхшы тәрбиядә булгач, авырлыклары арта. Шуңа күрә уңайлы булсын дип, быел уртача авырлык кертергә булдык”, — диде ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

“Муса Җәлил турниры — иң дәрәҗәле көрәш бәйгеләренең берсе. Аны көрәшчеләр дә, тамашачылар да сагынып көтеп ала. Көрәш бәйгеләренең саны арта бара, ә Муса Җәлил турниры тарихка кереп калды. Аның дәрәҗәсе көннән-көн үсә. Әлеге турнирда җиңгән көрәшчеләр Россия бәйгесендә, ә анда җиңү яулаган көрәшчеләр Дөнья чемпионатында катнаша алачак”, — диде ул.

Хәлил Шәйхетдинов 1991 елда әлеге турнирда җиңү яулаган булган. “Бу иң авыр турнир иде. Аңа көрәшчеләр дә ныклап әзерләнеп килә. Аларның Муса Җәлил кебек герой буласылары, тарихка керәселәре киләдер дип уйлыйм. Соңгы елларда районнарда көчле командалар барлыкка килде, алар арасында Лаеш, Теләче, Арча, Кукмара, Казанның Яңа Савин районнары һәм башкалар бар”, — ди Х.Шәйхетдинов.

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, быелгы турнирда 354-400 кеше, 45-50 команда катнашыр дип көтелә. “Бу – иң дәрәҗәле турнир. Үзем дә анда 20 тапкыр катнаштым, 4 тапкыр җиңү яуладым. Чынлап та, анда көрәшү, җиңү оту бик авыр иде, һәм хәзер дә шулай. Егетләр турнирга әзерлек эшен инде күптән башлады. Көрәш бик кискен булачак. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтәр дип ышанабыз”, — ди Марсель Таһиров.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова турнирның прологы турында сөйләде. “Бу безнең өчен спорт бәйрәме генә түгел, рухи бәйрәм дә. Без аңа аерым мәгънә өстәргә телибез. Прологта батырлык һәм ватанпарвәрлек төшенчәсе чагылачак. Моннан тыш, юбилей елы булгач, сәхнәгә берничә тапкыр җиңү яулаган батырларны чыгарырга уйладык. Көрәшчеләрнең дәрәҗәсен тагын да арттырасы килә”, — диде ул.

“Ни өчен турнир Муса Җәлил исемен йөртә?” дигән сорауга: “1920 елларда Муса Җәлил “Ватаным Татарстан” редакциясендә эшләгән. Монда эшләгән елларын ул “иҗатыма бик нык тәэсир итте” дип язган булган. Шуңа күрә 1965 елда турнирга Муса Җәлил исеме бирелә. Көрәшчеләр “батыр” исемен келәмдә генә түгел, тормышта да акласын, батыр татар милләтенең горурлыгын күрсәтсен иде”, — диде Гөлнара Сабирова.

Шуны да әйтергә кирәк, “Ватаным Татарстан” газетасы әлеге турнирга багышланган махсус кушымта да чыгарган. Анда төрле елларда җиңү яулаган батырлар, гомумән, турнир турында төрле кызыклы мәгълүмат урын алган.

Россиянең атказанган спорт остасы, көрәшче Ренас Кәлимуллин әлеге турнирда 10 тапкыр катнашып, 7 тапкыр җиңү яулаган. “Бу бәйгедә катнашу бик авыр. Ул Татарстан чемпионаты кебек. Бу безнең өчен бик зур ярыш. Турнирны ел да көтеп алабыз”, — ди Ренас Кәлимуллин.

Турнир турында кызыклы фактлар:

Бәйгенең батырлары арасында 18 яше тулмаган егетләр дә, 40ның теге ягына чыккан ирләр дә була.

Бәйгедә 2 тапкыр җиңүгә ирешкән Балтач егете Сәйдәш Мәгъсүмов 1983 елда батыр исемен яулаганда әле 18 яшен тутырмаган була. Аның якташы Фидаил Шакиров бу ярышта 6 тапкыр батыр булып таныла. Тәүге мәртәбә җиңгәндә аның әле яңа гына 19 яшен тутырган чагы була. 4 мәртәбә батыр булып танылган Яшел Үзән егете Илгиз Гайнуллин да 19ын тутырып нәкъ бер ай узгач беренче җиңүен яулый. Актаныштан Руслан Нургалиев (4 мәртәбә батыр) 19ын тутырып 7 көн узгач Чаллыда Муса Җәлил бәйгесе җиңүчесе булып таныла.

Әлмәттән Тимур Милютин (1 тапкыр батыр), Алабугадан Ислам Фәлахов (1), Арчадан Рамил Хәкимҗанов (1), Актаныштан Морат Әмирханов (2), Сабадан Рафил Сабиров (4 мәртәбә), Яңа Чишмәдән Булат Мусин (4), Сарманнан Ришат Гайнетдинов (4), Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев (5), Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗанов (9), Балтачтан Айдар Хәйретдинов (10) тәүге җиңүләрен 20 яшь тулганчы яулый.

1964 һәм 1968 елларда батыр калган Сарман егете Зөфәр Ханов исә икенче җиңүенә 45 яше тулып килгәндә ирешә.

Эльвира Шакирова

Көрәшчеләр өчен мөһим яңалык

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты быел март аенда узар дип планлаштырылган иде. Чөнки Россиянең көрәш федерациясе календаренә үзгәреш кертелде: Россия чемпионаты 28-30 апрель көннәренә билгеләнде. Ләкин бераз буталчык ситуация килеп чыкты. 15-17 март көннәрендә билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы ярышлары үтә икән. Көрәш буенча Татарстан чемпионаты 11-13 май көннәренә күчерелде. Ә Россия чемпионатына Татарстан җыелмасы ничек җыелачак соң? Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, Татарстан җыелма командасы Муса Җәлил истәлегенә узачак турнир нәтиҗәләре буенча формалашачак. Командаларга җибәрелгән аңлатма язуында искәртелгәнчә, махсус комиссия турнирны игътибар белән күзәтеп утырырга тиеш булачак. Аңлатма язуын тәкъдим итәбез:

Муса Җәлил турнирын отучыларга нинди бүләкләр каралган?

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе быел Казанда 17-18 февраль көннәрендә узачак. Быелгы ярыш — 60нчысы. Юбилей бәйгесе булгач, көрәшчеләр тагын да ныклабрак әзерләнеп килер, көрәш җәмәгатьчелеген кискен алышлар көтәр дигән өмет бар. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров белдергәнчә, турнирга Оренбург, Мари Иле, Башкортстан, Чувашия һәм башка төбәк көрәшчеләре дә чакырылган. «400гә якын көрәшче килүен көтәбез. Федерация дә, бәйгене гамәлгә куйган «Ватаным Татарстан» газетасы да ярышларны уздырырга әзер», диде ул. Быелгы турнирның баш хөкемдары Илһам Волков булачак.

Муса Җәлил турнирын отучыларны быел да саллы бүләкләр көтә. Аерым алганда, беренче урынны алучылар — 50 мең, икенче урында калучылар — 40 мең һәм өченче урынны яулаган ике көрәшче 30ар мең сум күләмендә акча алачак. Моннан берничә ел элек, «Ватаным Татарстан» газетасы вакытсыз арабыздан киткән Ильяс Галимов истәлегенә иң матур алым күрсәткән көрәшчегә бүләк бирә башлаган иде. Быел әлеге махсус приз 30 мең сум тәшкил итәчәк.