baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Көрәшергәме, көрәшмәскәме?

“Сабантуй” газетасы призларына 13-14 яшьлек малайлар арасындагы көрәш буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әнә шундый сорау туды көрәш җәмәгатьчелегендә.
Сәбәбе, әлбәттә, һава торышлары белән бәйле иде. Чәршәмбе көнне бөтен республиканы биләп алган буран олы юлга чыгу, Казанга килү мәсьәләсен кабыргасы белән китереп куйды. Аерым районнардагы көрәш тренерлары “балаларны юлга чыгармыйлар, рөхсәт юк”, дип белдерделәр. Кайберәүләр “барыбер чыгабыз”, диделәр. Икенче берәүләр сөйләшүләрне дәшми генә күзәтеп торды, көчле командалар килмәсә, бәлки аларның егетләренә җиңү мөмкинлеге туар дип өметләнде. Татарстанның көрәш федерациясе исә пәнҗешәмбе һава торышы ярарлык булачак, ярышлар да узачак дип белдерде.
Пәнҗешәмбе көнне буран булмады чыннан да. Бар да нормальләште кебек. Көчле командалар килгән. Сүз балалар, яшьләр белән чынлап та ныклап эшләүче төбәкләр турында бара. Алай гына түгел, хәтта көрәш бик үк популяр булмаган, әмма соңгы араларда җиң сызганып милли көрәшебезне үстерүгә тотынган Ютазы, Баулы, Чистай командалары да килгән. Алай гына түгел, хәтта без килмибез дип әйтүчеләрнең дә егетләре килгән булып чыкты.
Әмма ярышларның беренче көнендә Татарстанга тагын буран килеп җитте. Монысы инде тегесеннән дә катырак һәм саллырак булды. Шөкер, кич белән көрәш федерациясе һәм спорт министрлыгы карары белән, шимбә көнне ярышлардан соң аларга тору урыннары билгеләнде, чыгымнарны федерация үз өстенә алды. Бар да тыныч кебек. Шулай да, көрәш федерациясенә һәм спорт министрлыгына нәкъ бу очракта ярышларны башка вакытка күчерү кирәк булгандыр. “Мондый һава торышында яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый” дигән әйтем бар. Ә монда сүз балалар турында бара. 17-18 яшьлек егетләр дә түгел, ә нәкъ менә балалар турында. Казанга кадәр Актаныштан, Ютазыдан, Баулы һәм Азнакайлардан балаларын чыгарып җибәргән әти-әниләр, әлбәттә, ут йотып яшәгәндер бу көннәрдә. Юллардан да төрле хәвефле хәбәрләр килеп торды, җитмәсә. Бу очракта бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып юлга чыккан тренерларга мәдхия укыйсы гына кала.
Шунысын да истә тотарга кирәк: ярышларны күчерү – ул нормаль күренеш. Бу көннәрдә ил буенча да төрле бәйгеләр, хәтта кышкы спорт төрләре буенча ярышлар да башка көннәргә күчерелде. Аэропортлар эшләмәү сәбәпле, хоккей матчлары да күчерелде әнә.
Ә ярышларга килгәндә… Егетләр молодцы! Әзерлекләре шәп, матур көрәшәләр. Шатланалар, елыйлар. Әйе, күзләреннән яшь килгән егетләр дә бар. Алар, һичшиксез, алдагы бәйгеләргә ныграк әзерләнәчәк, көчлерәк булырга омтылачак. Афәрин, егетләр!
Бу ярышларда шунысы күзгә ташланды: төрле елларда Татарстан, ил чемпионнары булып танылган батырларыбызның малайлары үсеп җитеп, көрәштәге тәүге рәсми бәйгеләргә йөри башлаган икән. Нургалиевлар, Заһриевлар, Хәйретдиновлар, Гозәеровлар, Гыйниятуллиннар, Шәмсиевлар һәм башкаларда көрәшчеләр, батырлар нәселе дәвам итә, шөкер. Әнә, данлыклы көрәшчебез, Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллинның улы Илдан финалда соңгы секундта гына бик тә көчле Кукмара егете Юсуф Ибраһимовка оттырды. Илданның әнисе дә – билбаулы көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Екатерина да улларының көрәшен карарга йөри икән хәзер. Әлбәттә, бу балалар, бу егетләр киләчәктә Татарстан чемпионы да булырлар, зуррак дәрәҗәләргә дә ирешерләр дигән өметтә калабыз. Көрәшмәскә дигән уй башларына килеп тә карамасын иде…
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
36 кг.:

  1. Илдан Хәбибов (Азнакай)
  2. Рияз Сөнгатуллин (Питрәч)
  3. Аяз Фәйзрахманов һәм Ислам Гайфетдинов (Алабуга)
    40 кг.:
  4. Нурсәет Харисов (Чаллы)
  5. Лимар Шакирҗанов (Актаныш)
  6. Мәүлед Ибәтуллин (Кукмара) һәм Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә)
    45 кг.:
  7. Ильяс Искәндәров (Арча)
  8. Данияр Габдрахманов (Кукмара)
  9. Ильяс Галиев (Балтач) һәм Рамазан Галимов (Яңа Савин)
    50 кг.:
  10. Юсуф Ибраһимов (Кукмара)
  11. Илдан Гыйниятуллин (Теләче)
  12. Илья Горбунов (Чаллы) һәм Айзат Газимов (Баулы)
    55 кг.:
  13. Билал Галимов (Алабуга)
  14. Инсаф Әхмәдуллин (Саба)
  15. Адель Азизов (Яңа Савин) һәм Эмиль Ясовеев (Яңа Савин)
    60 кг.:
  16. Самат Кәримуллин (Кукмара)
  17. Рәмис Сәйфуллин (Әлмәт)
  18. Мөхәммәт Гыйбадуллин (Балтач) һәм Алмаз Хәйретдинов (Балтач)
    65 кг.:
  19. Азамат Газымов (Баулы)
  20. Әлмир Гатауллин (Биектау)
  21. Тимур Ибраһимов (Яңа Савин) һәм Самр Равзутдинов (Чаллы)
    70 кг.:
  22. Фәнис Фәсхетдинов (Арча)
  23. Раяз Нәбиев (Балтач)
  24. Ранель Вафин (Казан Зилант) һәм Илназ Закиров (Яңа Савин)
    75 кг.:
  25. Ислам Купкенов (Яңа Савин)
  26. Илназ Хәбибуллин (Казан Зилант)
  27. Данияр Нигъмәтҗанов (Теләче) һәм Данил Мөхәммәдиев (Чаллы)

Командалар беренчелеге:
1) Кукмара, 2) Балтач, 3) Яңа Савин, 4) Саба, 5) Чаллы (Комсомол районы), 6) Арча, 7) Теләче, 8) Алабуга, 9) Актаныш, 10) Азнакай, 11) Казан Зилант, 12) Әлмәт, 13) Яңа Савин-2, 14) Әтнә, 15) Баулы, 16) Лаеш, 17) Биектау, 18) Питрәч, 19) Чистай, 20) Алабуга-2, 21) Нурлат, 22) Ютазы, 23) Балтач-2, 24) Яңа Савин-3, 25) Яшел Үзән, 26) Казан Зилант, 27) Чаллы (Автозавод районы), 28) Совет, 29) Арча-2, 30) Актаныш-2, 31) Кайбыч, 32) Азнакай-2, 33) Балык Бистәсе, 34) Әлмәт-2.

Яшьләр көрәште. Җир җимертеп…

Казанда 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды

“Татарстан яшьләре” газетасына призларына үтүче бәйге буларак та беләбез әлеге турнирны. Быел ул 52нче тапкыр оештырылды.

Татар егетләре, яшь көрәшчеләр өчен әлеге ярышларның роле бик зур. Егетләр, бала вакыттан көрәшә-көрәшә дә, берзаман көрәшне дәвам итәргәме-юкмы дигән сорау килеп баса. “Татарстан яшьләре” газетасы призларына уза торган турнирга эләктеме – ул инде акрынлап кына өлкәннәр арасына да керә дигән сүз. Балалар һәм яшьләр арасында сайлап алу мөмкинлеге зур чорда, көрәш белән азапланырга теләмәүчеләр арткан бер вакытта мондый ярышлар бигрәк тә кирәк. Шөкер, бездә башта 13-14, аннан 15-16 һәм, ниһаять, 17-18 яшьлекләр арасында көрәш ярышлары узып тора.

Казанның “Тулпар” спорткомплексында узган быелгы ярышта 33 командадан 220ләп көрәш бил алышты. Зәмһәрир  салкын көннәрдә башкалага килүче командалар тагын да азрак булыр төсле тоелган, шөкер, килеп җиттеләр. Рәсми ярышларга бик сирәк йөрүче Чүпрәле, Ютазы, Нурлат районнарыннан егетләр килүе дә куандырды. Берничә егет белән генә булса да, килделәр, хәтта чемпион да булдылар (чыгышы белән Аксубай районыннан булып, Нурлат өчен көрәшкән авылдашым Илдус Камалов әнә үз авырлыгында җиңүче булып танылды).

Фаворитлар кем дигәндә, анысы бәйгенең беренче көне тәмамлануга билгеле булды. Әлмәт командасының бер-ике көрәшчесе генә төшеп калган иде беренче көнне. Узган елда да нәкъ менә нефтьчеләр төбәге көрәшчеләре командалар беренче җиңү яулаган иде. Быел да ныклап әзерләнеп килгәннәр. Күнегүләрне 2 гыйнвар көнне үк башлап җибәргән әлмәтлеләр 9 үлчәү авырлыгының 4тесендә җиңүче яки призер булды. Команданың тренерларыннан берсе Фәнил Минһаҗев сүзләренә караганда, аларда чыннан да бик шәп буын көрәшчеләр үсеп чыккан. Алга таба ничек булыр – анысын әлегә әйтеп булмый. Чөнки әлеге дә баягы яшьләр башка спорт төрләренә, бигрәк тә олимпия төрләренә яки артык тир түкми торган төрләргә тартыла икән.

Мамадыш командасы яшьләр арасында һәрвакыт фаворитлар арасында санала. 2023 елда алар өченче урынны яулаган иде. Быел исә икенчегә күтәрелделәр. Ярышларның финал өлешләрен тамаша кылган Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да үзенең Мамадышта эшләгән чорын искә алып, шул вакытта районда республика, хәтта дөньякүләм танылган көрәшчеләр үсеп чыгуын искә алды. Мамадышлыларга теләге бер генә булды: көрәш үсешен туктатмаска!

Ә менә өченче урынга, көтмәгәндә, Азнакай командасы урнашты. Хәер, монда да яшьләр белән эшли беләләр. Шул ук Әлмәт командасы белән алыш-биреш ясап торалар. Аннан килеп, бер төркем яшь тренерлар (айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов, Руслан Гәрәев) җитәкчелегендә биредә яшь буынны, беренче чиратта, көрәшкә тартырга тырышу сизелә. Әле күптән түгел генә яшьләр арасында гел чемпион калып килгән Илфат Миңнегалиев кебек егетләре инде әнә дөнья чемпионнары булып та танылдылар.

Кукмара, Балтач, Яңа Савин, Чаллы, Теләче, Актаныш командалары да үз югарылыгында чыгыш ясады. Казанның үзендә яңа клуб – танылган көрәшче һәм эшмәкәр Расих Габдрахманов теләктәшлегендә “Зилант” командасы да акрынлап үрләр яулый башлады. Әлегә алар 10нчы урында. Ирешәсе үрләре алда, дип ышаныйк.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:

55 килограммга кадәр:

  1. Артур Лукьянов (Чаллы)
  2. Муса Әнвәров (Актаныш)
  3. Ильяс Габдрахманов (Саба) һәм Алмаз Камалов (Балтач)

60 килограммга кадәр:

  1. Инсаф Ногманов (Яңа Савин)
  2. Рәмис Нурматов (Кукмара)
  3. Җәмил Ибраһимов (Зәй) һәм Газинур Хәеров (Актаныш)

65 килограммга кадәр:

  1. Ислам Кәримов (Мамадыш)
  2. Данис Әүхәдиев (Яңа Савин)
  3. Рафил Ибраһимов (Теләче) һәм Әлфис Галимов (Балтач)

70 килограммга кадәр:

  1. Илдус Камалов (Нурлат)
  2. Чыңгыз Агаларов (Әлмәт)
  3. Рузил Мокимов (Актаныш) һәм Ринат Галимов (Азнакай)

75 килограммга кадәр:

  1. Булат Москов (Әлмәт)
  2. Ислам Шәяхмәтов (Азнакай)
  3. Ранис Зарипов (Балтач) Илназ Хафизов (Биектау)

80 килограммга кадәр:

  1. Булат Яруллин (Кукмара)
  2. Роман Спиридонов (Әлмәт)
  3. Әмир Якупов (Яңа Савин) һәм Юныс Әхмәдиев (Балтач)

85 килограммга кадәр:

  1. Ислам Закиров (Азнакай)
  2. Данис Ибраһимов (Әлмәт)
  3. Илгизәр Хәмидуллин (Мамадыш) һәм Әмир Саттаров (Теләче)

90 килограммга кадәр:

  1. Артур Халиков (Чаллы)
  2. Дияз Вәлиәхмәтов (Арча)
  3. Аяз Газизов (Кукмара) һәм Булат Хәйруллин (Мамадыш)

110 килограммга кадәр:

  1. Махмич Осман (Әлмәт)
  2. Артем Варламов (Саба)
  3. Илшат Шәрәпов (Азнакай) һәм Булат Шакиров (Арча)

Командалар беренчелеге: 1) Әлмәт, 2) Мамадыш, 3) Азнакай, 4) Кукмара, 5) Балтач, 6) Яңа Савин-1, 7) Чаллы, 8) Теләче, 9) Актаныш, 10) “Зилант” (Казан), 11) Саба, 12) Арча, 13) Зәй, 14) Апас, 15) Балык Бистәсе, 16) Чүпрәле, 17) Тукай, 18) Яңа Савин-2, 19) Биектау, 20) Лаеш, 21) Түбән Кама, 22) Питрәч, 23) Буа, 24) Әтнә, 25) Кайбыч, 26) Баулы, 27) Нурлат, 28) Чаллы-2, 29) Ютазы, 30) Алабуга, 31) Минзәлә, 32) Балтач-2, 33) Чирмешән.

Радик Сабиров

Истәлекле бәйге…

Төрле-төрле көтелмәгән мизгелләргә бай булды, быелгы, район башлыг призларына 28 нче мәртәбә узучы , татарча көрәш бәйгесе. Иң беренче күзгә ташланганы шул булды, җирле җитәкчеләребез дә горурлыгыбыз булган татар көрәшенә ,зур игьтибар бирә башладылар, ахрысы. Ярышларыбызга үзләре булдырган матур формалар белән килүче командаларыбыз саны күзгә күренеп күбәя бара. Менә бүгенге бәйгегә дә матур-матур формалар кигән 20 командадан 129 көрәшче чыгып баскач, куңелләребездә ниндидер бер горурлык сиздек. Аннан, күренеп тора, әйкән өчен генә урамнан җыеп алып килгән көрәшчеләребез саны да беромә-бер кимеде. Билгеле, бу бәйгедә дә андыйлар берән-сәрән булгалады узе. Исемләп атарга да исәп бар иде үзе, шулай да Яңа еллар алдыннан аларның кәефен бозасым килмәде. Җитәкчеләр үзләре нәтиҗә ясарлар дип уйлыйм. Инде бәйгебезгә килсәк, чыннан да үз югарылыгында узып китте ул. 2 көн буена барган бәйгебезгә, безне үз итеп, башкалабыздан кайткан зур кунакларның безне, тар көрәшен ничек хөрмәт итуләренең бер ачык мисалы булды, диясе килә. Беренче көнне республика көрәш федерациясенең башкарма директоры, заманында бик матур бил алышып, РСФСР ның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән Марсель Таһировның ярышларыбызга килеп, көрәшчеләребез белән аралашып йөруе, татар көрәшен үстерүдә уңышлары өчен федерациябезнең рәисе Фәнис Шәриповны, баш тренерыбыз Ринат Хәйретдиновны бүләкләве, икенче көнне исә , Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның бүләкләү церемониясендә катнашуы, үзе бер истәлеккә калучы зур вакыйга булды.”Бәйгеләрегезне шушындый дәрәҗәдә, республика ярышларына биргесе итеп оештыра алуыгыга чын куңелемнән сөенеп утырдым. Заманында минем үзем белән көрәшкән дусларымны , ветеран көрәшчеләрне куру минем өчен зур шатлык булды. Моңарчы татар милли көрәшенең горурлыгы булып Балтач көрәшчеләре тора, моннан соң да шулай булсын дигән теләктә калам, мин. Гел дә шулай сезнең җиңүләрегез дәвамлы булсын, безне сөендереп торыгыз. Зур рәхмәт, барыгызга да!” . Инде республикабызда зур дәрәҗәле урыннарны биләүче райондашларыбыз-Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакировның, көрәшләребезне, купсанлы башка спорт төрләрен даими иганәчелек итүче Илшат Шакировларның ел саен ярышларыбызга кайтулары бәйгебезгә аерым бер төсмер бирә. Аларның тырышлыгы белән ел да бәйгебезнең абсолют батыры ачыклана, хәтта җидәче команда да тәкә белән кайтып китә. Аларның хәер-фатихасы белән келәмгә чыккан 3 пәһлеваныбызның матур көрәше, тамашачыларыбызның көчле алкышларына күмелде. Көндәшләре Чепьядан Рөстәи Сираҗиевны, Арбордан Салават Әсхәдуллинны бер-бер артлы келәмгә салып, Нөнәгәр батыры Рәдис Сәмигуллин 2023 елгы бәйгенең төп батыры булып танылды. Тәкәне аның җилкәсенә салдылар. Бу олы җанлы кешеләребезгә нинди генә рәхмәт сүзләре җиткерсән дә аз булыр кебек. Рәхмәт, үзләренә! Инде язмамның башында ук бәйгебез көтелмәгән мизгелләргә бай булды дип әйтеп башлаган идем. Чыннан да, моннан 10 еллап элек көрәшебездә киткән Салавыч батыры Айрат Апановның келәмгә кайтуы, барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булып чыкты. Алай гына да тугел, аның аның көндзәшләрен җиңеп бер-бер артлы келәмгә чыгуы, тамашачыларыбызның һәрдаим игьтибарында булып, көчле алкышларга кумелә торды. Көрәш дәрте сунмәгән булып чыкты, батырыбызда. Җиңүчеләр рәтенә басты, Айратыбыз. Улы Айзат белән бер бәйгедә бил алышып , икесенең дә җиңүчеләр арасында булуы, алар өчен нинди зур бәхет булуын, кузааллагансыздыр инде, барыгыз да. Аннан команда өчен барган көрәштә җиңүчеләребезнең бөтенләй үк узгәреп куюы тагын узенә күрә бер вакыйга булды. Беренче урынга “Труд” җәмгыяте, икенче урынгша Тимирязев исемендәге хуҗалык, өченче урынга “Смәел” җәмгыяте көрәшчеләре лаек булды. Узган ел җиңүчеләр рәтендә булган Яңгул, Чутай авыллары көрәшчеләре бер баскычка түбәнрәк төштеләр. “Труд”,“Смәел” җәмгыяте рәисләре Рәшит Хадиев , Илһам Шакировларның ничек горурланганнарын күрсәгез сез. Горурланырлык булды шул. Бу бәйге тарихында беренче җиңүләре шул. Шул хакта җирле министрыбыз Рөстәм Заһидуллин белән дә гапләшеп алдык. “Бу җиңүләр тренерларыбыз Ринат Хәйретдинов белән Альберт Миннехановның тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде, бу. Ниһаять, тырыш хезмәтләре үз җимешләрен күрсәтте. Менә бит, буген, район башлыгыбыз бүләкләгән егетләребезнең барысы да диярлек ,аларның шәкертләре.” Хәере белән башланган эш, дәвамлы булсын инде. Инде, аерым җиңүчеләребез белән танышырга вакыт җитте кебек. 60 килограммга кадәр- Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Ленар Авхадиев/Бөрбаш/, Артур Муллагалиев/Чепья/, Алмаз Камалов/Нөнәгәр/. 65 кг.да- Ильяс Йосыпов/Чепья/, Әлфис Галимов/Бөрбаш/, Данис Әүхәдиев/Нәнәгәр/, Айнур Гарифуллин/Норма/. 70 кг.да- Фәнзил Шакиров/Чепья/, Аяз Зиннәтуллин/Смәел/, Айзат Апанов/Салавыч/, Рәнис Хәйруллин/Сосна/. 75 кг.да- Рәнис Зарипов/Чепья/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Фирдүс Галимуллин/Смәел/, Алмаз Гыйльметдинов/Арбор/. 80 кг.да- Ранил Камалов/Балтач/, Ранил Ганиев/Норма/, Тәлгат Латыйпов/Салавыч/, Рәис Низамов/Арбор/. 85 кг.да- Илгизәр Галимуллин/Смәел/, Айдар Галиев/Норма/, Булат Галиев/Чепья/, Әдел Фазылҗанов/Норма/.90 кг.да- Салават Әсхәдуллин/Чепья/, Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/, Айрат Апанов/Салавыч/, Рушан Зарипов/Балтач/.100 кг.да-Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, Инсаф Рәфыйков/Яңгул/, Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Айдар Газыймов/Смәел/.Авыр үлчәүдә- Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Руслан Рәфыйков/Яңгул/, Айнур Ганиев/Норма/, Илсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Нурзада Сәмигуллин