baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Зәй көрәшчеләре өчен тавыш бирегез!

Сабантуйлар җитә, күңелле мәшәкать, ә көрәшчеләр йөрәгендә җигүле ат. Без — көрәшле халык, көрәш безнең җаныбызда, рухыбызда. Әйдәгез әле биш алышучы асыл егетләребез, «Безгә килеп күрегез» конкурсындагы 1 нче номердагы «Зәй-Сармаш көрәшчеләре» видеоязмасына 8 июньгә кадәр көн дә тавыш биреп, үзебезнең чын көрәшчеләр икәнне күрсәтик.

1.Моның өчен ссылкага керегез
https://vatantat.ru/2023/06/114337/

  1. Ссылка буенча аска кадәр төшегез.
  2. 1нче номер астындагы төймәгә басыгыз.
  3. Астарак тавыш бирергә дигән урынга басыгыз.

Бергәләп Сабантуйлар рухын тойдык, видеоязмага тавыш бирүегезгә Аллаһының рәхмәте белән зур җиңүләр яуларга язсын.

Теләчегә без дә бардык

Заманында районыбызда “Урожай” ирекле спорт җәмгытен җитәкләгән вакытта миңа республикабызның бик күп районнарында булырга туры килде. Ә менә терәлеп кенә торган Теләчедә булган юк иде. Шушы көннәрдә, ниһаять, бу төбәктә дә булырга Ходай насыйп итте. Районыбызның көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов белән Теләчегә юл алдык. Сәбәбе -биредә 6 нчы мәртәбә Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призларына узучы ярышларны карап кайту иде.

Бик кирәкле бару булды ул. Иң шаккатырганы — бу төбәкнең кунакчыллыгы булды. Кунакларны матур итеп каршы ала беләләр биредә.Кайлардан гына җыйналмаган иде ярышларга — Киров өлкәсе, Чуваш һәм Мари Иле республикаларыннан, республикабызның 13 районыннан 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туган 201 яшь көрәшче . Иң беренчесе, бу ярышларның зур әһәмияте — бәйгедә 9 сыйныфларга кадәр укучы балаларның бил алышуы булса /мәктәпләрдә имтиһаннар башланган вакытлар бит.Н.С./, икенчесе –алда торган Сабантуйларга менә дигән сынау булып тора. Аннан мондагы тәртипкә сокланмый момкин булмады. Шулхәтле шук малайлар җыйналуга карамастан, биредә бернинди ыгы-зыгы булмады. Ачылу тантанасында район көрәшчеләреннән генә торган ир-егетләр ансамбльләренең җырлавына аерым игьтибар бирми калу момкин түгел иде. Араларында шушында яшәп ятучы якташыбыз Бөрбаш егете Газинур Закировны күрү безнең өчен үзе бер шатлык булды. Аннан, элекке дуслар белән очрашып, үткән вакытларны искә төшереп утыру да үзе бер гомер икән. Танылган артистыбыз, Теләченең район башлыгы, спорт җитәкчеләре, кунакка килгән республика көрәш федерациясе рәисе Марсель Таһиров белән якыннан аралашып, үзебезгә дә байтак кына тәҗрибә туплап кайтырга туры килде. Рәхмәт , аларга!

Инде, ярышларыбызга килсәк, анысы да безнең өчен куанычлы булды диясем килә. Пьедесталның иң югары баскычына Балтачтан 70 килограмм үлчәу авырлыгында Кәрим Хадиев күтәрелде. Шушы дәрәҗәле ярышларның чемпионы булды. Шулай ук Балтачтан Аяз Хәйретдинов/70 кг./ икенче, Салавычтан Айзат Апанов/65 кг/ һәм Чепьядан Ислам Йосыпов/55 кг/, Смәелдән Данил Емелин/70 кг./ өченче булдылар. Хәер, аларга бүләкләрне тапшырганда үзебезнең район башкарма комитети җитәкчесе, Татарстанның иң дәрәҗәле көрәшчеләренең берсе Айдар Хәйретдиновның да булуы, малайларыбызда аерым бер горурлык хисе тудыргандыр. Шулай итеп , Салават Зәкивичның Димитровград шәһәрендә эшләткән, моңарчы күрелмәгән Кубоклары һәм медальләре Балтачыбызга да кайтты.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе.

Сабантуйларны көтеп ятмыйбыз, көрәшәбез…

Алда Сабан туйлары. Санаулы гына көннәр калып бара. Шуңа да карамастан, бу көннәрдә келәмнәребездән утлар гына чыкмады. Малайларыбыз бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән төбәктә бил алышсалар, зурларыбыз исә Чутайда “диварга-дивар” системасы буенча үзә араларында иң көчле командаларны ачыкладылар.

Һәр ике авылда да ярышларыбыз менә дигән узып китте. Билгеле, Субаш авылында к]п тарихлы бәйгебезнең матур традициясе бар, бөек Тукаебызга багышлап уздырылган чараларның йомгаклау өлеше булып тора. Ә менә Чутай авылындагы ярыш 7 еллык тарихы булса да, беренче мәртәбә үз җирлегендә уздырылды. Балтачта “Хыял” яшьләр үзәгендә, “Балтач” универсаль спорт залында, Шеңшеңәр авылының “Батыр” спорткомплексларында узганнан соң, ниһаять, бәйге үз җирлегенә кайтты. Тәүге мәртәбә ачык һавада, авылның сабантуй мәйданында үткәрелде. Һәм авылның кече сабантуена әйләде дә куйды. Берүк дәвамлы гына була күрсен инде.

Бу көнне бирегә районыбызның барлык җитәкчеләре җыйналды. Матур традициябезне югалтмыйча, биредә иң булдыклы җитәкчеләребезне ГТОның төрле баскычтагы күкрәк билгеләре белән бүләкләү тантанасы да булып узды. Кыскасы, бик матур бәйге булды.

“Кызыл юл” кооперативы призларына узган бәйгебездә,кооперативның күләмле акчалата бүләкләренә, дәрәҗәле медальләренә, истәлек кубокларына “Труд”, Тимирязев исемендәге җәмгыятьләре, “Кызыл юл” кооперативы, “Татарстан” хуҗалыгы командалары лаек тбулды. Барлык бил алышырга килгән көрәшчеләрне, кунакларны хуҗалык исәбенә тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйлауны оештырган җитәкче Фердинанд Хәйруллинга ничек итеп олы рәхмәтне җиткермисен инде. Бу урында Тукай исемендәге җәмгыять рәисе Рамил Мөхәммәтгалиевка да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Матур традицияләребезне югалтмыйча саклауда бу җитәкчеләребезнең хезмәте аеруча мактауга лаек дияр идем мин.

Хәзер Субашта 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган 91 көрәшчебез арасындагы узган ярышларыбызның җиңүчеләре белән таныштырабыз.

35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында-Ислам Галиев/Балтач/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Эдуард Минһаҗев/Арча/, Ирек Бикбов/Чепья/.

40 кг.да-Солтан Хакназаров/Яңгул/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Ибраһим Аймасов/Бөрбаш/,Ильяс Нәбиев/Смәел/.

45 кг.да-Кәрим Гарифуллин/Норма/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Зөфәр Галиев/Балтач/, Шамил Шәймуллин/Арча/.

50 кг.да- Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/,Фәриз Гомәров/Нөнәгәр/, Данияр Мәннапов/Салавыч/.

55 кг.да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Мөхәммәт Гыйбадуллин , Җәлил Сәйфетдинов/икесе дә Бөрбаштан/, Фидан Гарифуллин/Түнтәр/.

60 кг.да-Ислам Бурашов/Нөнәгәр/,Нияз Шакиров/Арча/,Ислам Йосыпов/Чепья/, Рәсим Вәлиев/Нөнәгәр/.

65 кг.да- Айзат Апанов/Салавыч/, Альмир Мөхәммәтҗанов/Арча/, Айнур Гарифуллин/Куныр/, Раяз Хәбибуллин/Норма/.

70 кг.да-Кәрим Хадиев/Балтач/, Ислам Искәндәров/Арча/, Фидан Гарифуллин/Норма/,Инсаф Нәбиев/Смәел/.

75 кг.да-Ранис Зарипов/Чепья/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Данил Емелин, Алмаз Шәрифуллин/и кесе дә Смәелдән/.

80 кг.да- Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Ильмир Әхмәтханов/Карадуган/, Илназ Гарифуллин/Шеңшеңәр/.

Югары үлчәүдә-Булат Шакиров/Арча/, Рөстәм Хәбибрахманов/Яңгул/, Раушан Галиев/Смәел/, Илназ Ровнейко/Арча/.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.