baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Безнең батырлар: Данил Галиев

Данил Юныс улы Галиев 1948 елның 10 августында Биектау районының Татар Әйшәсе авылында туа. Көрәшчеләр гаиләсендә үсә. Данилның бабасы Әхмәтҗан Галиев көрәшче булган, ә әтисенең туганы Госман — Данилның беренче тренеры. 14 яшендә Данил үзеннән олырак малайларны җиңә. 18 яшендә ул Арча районының Калач авылында өлкәннәр арасында беренче тапкыр Сабантуй батыры исемен яулый hәм шул көннән бирле ул Сабантуй батыры исемен бер ел да югалтмый.

1963 елда мәктәпнең 8 классын тәмамлап, ул һөнәри-техник училищега укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылында тракторчы булып эшли. Эшләп hәм көрәш буенча күнегүләр алып, ул 1967 елда Биектау районының җыелма командасы составында милли көрәш буенча Татарстан беренчелегендә катнаша. Бу ярышларда 80 кг авырлык үлчәвендә 8 нче урынга гына чыга. Ә инде киләсе елны көтелмәгән вакыйга килеп чыга: Данил Казанның Совет районы Сабантуенда үз авырлык үлчәмендә җинүче була. Бу вакытта аңа 20 яшь кенә була.

1968 елда Данил Чистай шәhәренең авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Анда аны физик тәрбия укытучысы Мәгазь Сәхабетдинов күреп, егетнең зур сәләтләргә ия булуын аңлап ала.

1971 елда Данил Татарстанның hәм РСФСРның милли көрәш буенча чемпион исеменә лаек була. 1972, 1973, 1974 елларда Данил Галиев авыр үлчәүдә бертуктаусыз чемпион исемен раслый. Һәм, ниhаять, 1974 елда беренче тапкыр “РСФСР ның абсолют чемпионы” дип язылган алсу тасма аның иңенә салына.

Данил Юныс улы Галиев

— милли көрәш буенча Рәсәйнең 8 мәртәбә,

— Татарстанның 12 мәртәбә чемпионы, шул исәптән, hәм 2 тапкыр ТР абсолют чемпионы була.

Спорт өлкәсендәге зур уңышлары өчен Данил Юныс улы Галиевка үлгәннән соң “Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы” дигән мактаулы исем бирелә. 1994 елдан башлап, “Шинник” спорткомплексында Данил Галиев истәлегенә багышланган турнир үткәрелә.

Әүхәт Мөхәммәдиев: «Келәмдә йокларга ярамый»

Бу сүзләрне көрәш ярышында еш ишетергә була. Келәмдәге көрәшчеләр, хөкемдарларга төрле сүзләр юллаган тамашачыларны Әүхәт абый бер карашы белән тынычландыра ала. Аңа көрәшчеләр хөрмәт белән карый.
Әүхәт Мөхәммәдиев 1981 һәм 1984 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирда авыр үлчәүдәге көрәшчеләр арасында җиңүче була. Ул Татарстанның ике тапкыр баш батыры булып таныла, 1982 елда авыр үлчәүдә Россия чемпионы булып кала. Кама Тамагы, Тәтеш районы авыллары, Казанның Идел буе һәм Киров районы Сабан туйларының баш батыры.
– 1980 нче елларда ике зур турнир бар иде – Муса Җәлил турниры һәм Татарстан беренчелеге. Муса Җәлил турнирын отсак, Олимпиаданы откан кебек була идек. Ул җиңү – безнең чор көрәшчеләре өчен бик зур дәрәҗә саналды. Шушы ике турнирда җиңү өчен бик күп тир түгәргә кирәк иде, – дип искә ала көрәшеп йөргән яшьлек елларын Әүхәт абый Мөхәммәдиев. – Ул чактагы батырлар хәзер көрәш мәйданына чыкса, бүгенгеләргә берсе дә сер бирмәс иде. Безнең буын акча өчен дә, кыйммәтле бүләк өчен дә түгел, исем өчен көрәште. Матур лента, значок, диплом бирәләр иде. Шул бүләкләргә бик зур канәгатьләнү кичереп, шатланышып кайтып китә идек
Кама Тамагы районында балаларга көрәш серләрен төшендерә ул. Балаларга белем бирү аерым хөрмәткә лаек. Фикере нык: «Татар бетмәсә, көрәш бетми, ә татар беркайчан да бетәчәк түгел».
Хәзерге көндә Әүхәт абый күп кенә республикакүләм көрәш ярышларының баш хөкемдары яки баш хөкемдар урынбасары. Хөкемдарлык эшенә аны яшьлек дусты, «Ак барс» көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов алып керә. Баштагы елларны келәмдә ян-як хөкемдар булып эшли Әүхәт абый.
– Фәрит – минем көрәш буенча коллегам, якын дустым, бик тыныч, бик төгәл, мәрхәмәтле кеше. Без аның белән матди яктан түгел, фикер ягыннан дуслар. «Әйдә әле, Әүхәт, эшләп кара әле», – дип, мине хөкемдарлыкка да ул тартты. Хөкемдар булып эшләүдә зур этәргечне Көрәш федерациясенең элекке башкарма директоры, мәрхүм Равил Хәйруллин бирде. Ул миңа хөкемдарлыкны һәрвакыт ышанып тапшыра иде, – дип сөйли ул. – Яхшы хөкемдар булыр өчен нишләргә кирәкме? Сеңлем, һәр көрәшчедән хөкемдар чыга алмый. Хәтта танылган батыр булсаң да. Икесе дә туры килгән очраклар бик сирәк. Хөкемдарлык – авыр эш.
Хөкемдарны үстерү өчен, аны иң беренче ян-як хөкемдар итеп утыртырга кирәк. Аннары келәм хөкемдары итәргә, берничә елдан соң өстәл янына келәм җитәкчесе итеп утыртырга кирәк. Шулай иткәндә генә хөкемдар үсә ала. «Бу – безнең бик яхшы көрәшче», – дип, аны шунда ук йә келәм хуҗасы, йә баш хөкемдар ярдәмчесе, йә бөтенләй баш хөкемдар итеп кую дөрес түгел. Ул барысына да этаплап барырга тиеш. Шул очракта гына безнең көрәштә югары квалификацияле хөкемдарлар үсеп чыгачак.
– Сезне усал хөкемдар, диләр. Хөкемдар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Хөкемдар усал булырга тиеш түгел. Аңа тәвәккәл булырга кирәк. Кагыйдәләрне белергә, ишарәләрне дә дөрес итеп күрсәтергә, келәмдә йокламаска кирәк. Аның өчен «синеке – минеке»ләр булырга тиеш түгел. Көрәшчеләргә һәммәсенә дә гадел итеп карасаң, сине һәрвакыт хөрмәт итәчәкләр. Көрәшче белән хөкемдар арасында ара булырга тиеш. Матур итеп киенүе, үз-үзен дөрес тотышы, тәртипле, чиста булуы да мөһим.
– Татар көрәшендә хөкемдарлык итүнең нинди кыенлыклары бар?
– Булды шундый еллар: район җитәкчеләре, хөкемдар янына килеп, күкрәк кагалар, ду киләләр иде. Беләләрме алар, юкмы, анысы алар өчен мөһим түгел. Ул вакытларда бик авыр булды. Соңгы елларда андый хәлләр күзәтелми. Район җитәкчесенең районда – үз эше, хөкемдарларның келәмдә – үз эше. Без бит аларның эшенә тыгылмыйбыз, алар да безнең эшкә тыгылмасын иде. Хөкемдарларның берсенең дә үз вөҗданнарына тап төшерәселәре килми.
Хөкемдарларны укыталар, семинарлар да узып тора. Безнең бөтен ялгышлыкларны безгә күрсәтәләр. Үзең җибәргән ялгышлыкны тану да –батырлык. Дүрт аяклы ат та абына, дибез бит. Тик хөкемдар ялгышты, дип, аны себереп түгәргә, әшәке сүзләр кычкырырга ярамый. Хөкемдарлар да, көрәшчеләр дә – һәммәбез дә шул татар көрәшеннән чыккан кешеләр. Берәүләр килә, икенчеләр китә.
– Иң зур батырлык нәрсә ул?
– Кечкенә чакта иң зур батырлык – авыл Сабан туен отып, тәкә алу. Батырлык безнең гадәти тормышта да күп бит ул. Кайбер кеше үзенә авыр булса да, иптәшләренә булыша, ятим балаларга, картларга ярдәм итә. Бер белмәгән кешеләргә дә булышасың бит кайвакыт. Эшеңне яхшы итеп башкару, туган илеңне яклау – һәммәсе минем өчен батырлык. Кешелекле булу, кешегә ярдәм итү – дөньядагы иң зур батырлык.

Энҗе Габдуллина

Данлыклы җитәкче истәлегенә көрәш турниры узачак

30 мартта Кама Тамагында 33 ел хуҗалык рәисе булып эшләгән Ринат Гомәр улы Гатин истәлегенә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узачак.

Ринат Гатин Кама Тамагы районы Кече Бортас авылында 1941 елның 10 февралендң дөньяга килә. Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, Почет билгесе Ордены иясе, татар көрәше буенча Татарстанның иң яхшы тренеры. 1971-1990 елларда Кама Тамагы районы “Уныш”, “Ирек” һәм “Ленин” исемендәге колхозларда председатель, 1990 — 2000 елларда Югары Ослан районы “Идел” авыл хуҗалыгы председателе. 2000 елдан лаеклы ялда. Тормышта та, спортта да чын һәм гадел көрәшче. Бу тормышта үзенә дога кылып торучы 4 кыз тәрбиләп үстергән әти.

Ринат Гатин – Әүхәт Мөхәммәдиевны зур спорт юлына алып кергән тренер.