baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Алабугада Россия Кубогына ярышлар узды

Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган.

Икенче урында – Башкортстан, өченче баскычта – Карачай-Черкес командалары. Шәхси беренчелектә Татарстан көрәшчеләренең нәтиҗәләре белән танышыйк.

Хатын-кызлар: Латыйпова Диләрә (Казан) – 2 урын; Диана Гайфутдинова (Алексеевск), Анастасия Коляденкова (Алабуга), Азалия Семенова (Саба), Мәдинә Рахимджонова (Нурлат) – 3 урын.

Ир-егетләр, ирекле стиль: Егор Кулемин, Тимур Латыйпов (икесе дә Алексеевск) – 1 урын; Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама), Булат Мусин, Радик Сәлахов (икесе дә Чаллы), Андрей Мальцев (Казан) – 2 урын; Данил Зубрилов (Алексеевск), Альберт Шәнгәрәев (Кукмара), Кирилл Кувшинов (Казан), Егор Такарлыков (Чаллы) – 3 урын.

Классик стиль: Алексей Абрамов, Илнар Закиров (икесе дә Алексеевск), Руслан Зиятдинов (Казан), Эльдар Хәмитов, Ранис Гыйләҗетдинов (икесе дә Чаллы) – 1 урын; Илфат Миннегалиев (Азнакай), Ришат Исхаков (Чаллы), Илназ Шәмсиев (Казан), Илназ Рамазанов (Тукай) – 2 урын; Илназ Дәүләтшин (Алабуга), Мөхәммәт Хәбибуллин (Теләче), Илгизәр Галимуллин (Казан), Илнар Галимов (Алабуга), Альберт Хәертдинов, Илнур Кариев (икесе дә Чаллы) – 3 урын.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Легендар батыр истәлегенә

Узган гасырның 70-80нче еллары… Фидаил батырның бар дөньяны шаулаткан чагы. Кайсы төбәк Сабан туена бармасын, аны хөрмәт белән каршы алганнар. Аның көрәшен карау – үзе бер сәнгать булган шул. Казан районнары Сабан туйларына килүгә, аның белән иң беренче райком секретарьлары кызыксынган. Хәтта ул вакыттагы КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Шулай бер Сабантуйдан соң, аны үзенә чакырып алып, көндәлек тормыш-мәшакәтьләре белән кызыксынган. “Синең матур көрәшең өчен “ дип, эшенә йөрергә “Москвич” машинасы кайтарткан. Әнә шулай итеп, Фидаил татар көрәшенең кабатланмас легендасына әйләнә. Даны республикабызга гына түгел, чит төбәкләргә дә тарала. Күрше Киров өлкәсенең Малмыж районы Сабан туеның да көтеп алынган кунагы булган ул. Урыслар аны күрүгә үз итеп, ”гроза Сабантуев приехал” дип әйтә торган булганнар. Чыннан да, үзенең бетмәс-төкәнмәс җиңүләре белән бөтен якын тирәне дер селкетеп тора торган көрәшчегә әверелә ул бу чорда. 5 тапкыр Татарстан, 2 тапкыр Рәсәй, 6 тапкыр иң дәрәҗәле Муса Җәлил турнирының җиңүчесе була. Кызганыч, гомере генә бик кыска булды көрәшчебезнең.

Менә шушы көннәрдә генә без тагын Бөрбаш авылына, үткән хатирәләрне яңартып, янә аның истәлегенә 18 нче мәртәбә узучы бәйгегә җыйналдык. Билгеле, бәйге алдыннан ярышларны уздыруга бихисап көчләре кергән иганәче Илшат Шакиров, “Бөрбаш” җәмгыяте рәисе Рафис Солтанов, Бөрбаш җирлеге рәисе Равил Галимуллин, район спорт булеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, федерация рәисе Фәнис Шәрипов, мәрхүмнең абыйсы Наил Шакировлар катнашында, җәмгыять рәисе Рафис Фарадисович бүлмәсендә түгәрәк өстәл артында зур сөйләшү уздырдык. “Киләсе елга Фидаил Нури улына 70 яшь тулган булыр иде. Анысын инде, бүгеннән үк әйтеп куям, тагын да зуррак масштабта уздырырбыз, Аллаһ кушса”, — дип ышандырды безне җәмгыять рәисе. Шулай булгач, мәңге онытылмаячак инде безнең бу легендар шәхесебез – Татарстанның атказанган, РСФСРның спорт остасы Фидаил Нури улы Шакиров.

Үзенең дәрәҗәсе булган кебек, аның бәйгесе дә бик дәрҗәле. Быелгы ярышыбызга да күршеләребез Кукмара, Саба, Арча, Әтнә районнарыннан, үзебезнең мәктәпләрдән 2010 елда һәм аннан соңгы елларда туган 122 бала җыйналган иде. Ут күршеләребезнең безне хөрмәт итеп килүләре безнең өчен бер зур сөенч булса, икенче яктан, аларның килүләре безгә алга таба зур сабак та биреп калдырды. 11 үлчәу авырлыгында барган бәйгедә 2 генә чемпионлык титулын үзебездә калдыра алу безнең өчен тагын яшен сугу белән бер булды. Менә сиңа нәтиҗә…

Югыйсә инде, бар көчебезне куеп эшлибез дә кебек. Эшчәнлегебез район җитәкчелегенең дә һәрдаим игътибарында. Татар көрәшенә бездәге кебек караш күп җирдә юктыр да әле ул. Шулай булмаса, килгән кунакларыбызның куңеле булып кайтып китмәсләр иде. Бик матур, оешкан төстә уза бит ярышларыбыз. Һәр бәйге саен ,кемнәрдер югарыдагылар тарафыннан бүләкләнә, җиңүчеләребез исә, күләмле акчалата бүләкләр, зәвык белән эшләнгән медальләр белән бүләкләнә, барлык катнашучылар көнгә ике мәртәбә ашханәдә бушлай тукланып китәләр. Тагын инде ни кирәк? Сорау арты сорау туа да тора.

Инде җиңүчеләребез белән танышып, сез дә берникадәр нәтиҗә ясарсыз, дип уйлыйм.

24 кг.кадәр — Раяз Шакиров /Арча/, Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Тимур Насыйбуллин /Кукмара/, Даут Аймасов /Бөрбаш/.

30 кг.да — Кәрим Мортазин /Кукмара/, Самир Ахунов, Әмир Әһлиуллин /икесе дә Арчадан/, Ранис Зарипов /Кукмара/.

33 кг.да — Арсений Дмитриев /Саба/, Инзил Габделбәров /Балтач/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Раяз Минуллин /Арча/.

35 кг.да — Мәүлет Ибатуллин /Кукмара/, Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Кәрим Нәҗипов /Кукмара/, Ильяс Нәбиев /Смәел/.

40 кг.да — Рәнис Газыймов/Әтнә/, Зәмир Хәсәншин/ Саба/, Ильяс Вәлиев/Яңгул/, Глеб Гайсин /Кече Лызи/.

45 кг.да- Йосыф Ибрһимов /Кукмара/, Риназ Гарипов /Саба/, Ильяс Искәндәров /Арча/, Әхәт Әскәров /Арбор/.

50 кг.да — Инсаф Әхмәдуллин /Саба/, Ленар Егоров /Кукмара/, Рәмис Хәнәфиев /Саба/, Раил Шәрипов /Түнтәр/.

55 кг.да — Илназ Нигмәтуллин /Саба/, Раил Мусин /КУкмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Раяз Галимов /Арча/.

60 кг.да — Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Нургиз Нәҗипов /Салавыч/, Рүзәл Нурисламов /Бөрбаш/.

65 кг.да — Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Динияр Мункабиров /Саба/.

70 кг.да — Фәнис Фәсхетдинов, Данияр Әхмәдиев /Икесе дә Кукмарадан/, Тимур Әхмәтханов /Карадуган/, Рияз Заһидуллин /Салавыч/.

Ярышыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. Киләсе очрашуыбыз Нормада – Татарстаннын атказанган тренеры, РСФСРның спорт остасы Васыйл Гарифуллин истәлегенә 22 апрельдә узучы бәйгедә. Барыгызны да көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Безнең батырлар: Марсель Хәлилов

Хәлилов Марсель Мингалиевич – 1955 елның 2 гыйнваренда, Арча районы Кечә авылында туган. 1972 елны урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының галим аграном белечлеге буенча укырга кергән. 1977 елда институтны уңышлы тәмамлаган. Институтны тәмамлагач, Арча районындагы “Курса” колхозына баш агроном булып билгеләнә. Егетнең тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар, аны 1980 елда ВЛКСМның беренче секретаре итеп сайлап куялар. 1981 елда егетне яңадан хуҗалык эшенә җибәрәләр,  “Коммунист” колхозы председателе итеп сайлана. 1985 елда КПССның Арча район коммитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1990 елда Арча механикалаштырылган ПМК-16ның генераль директоры итеп билгеләнә. Бүгенге КФХның җитәкчесе булып эшли.

Көрәшнең беренче зур адымын, икенче классны тәмамлагач ясый, ул мәйданга чыккан үзе кебек малайларны егып бетереп, малайлар арасында батыр булып кала. Бүләккә аңа истәлекле матур портфель бирәләр. Шуннан соң ул елның елында малай чактан ук көрәшеп үсә. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда, көрәш белән ныклап шөгыльләнә, күнегүләргә йөри. Арча сабан туйларында 1980-1981 елларда абсолют батыр булып кала.  Республика күләмендәге күп ярышларда чыгыш ясый, 1979 елда 80 кг авырлыкта чыгыш ясап турнирны 4 нче урында төгәлли. 1979 елда ул чыгыш ясаган Арча командасы Муса Җәлил турнирында беренчелекне яулый. Бу вакытта Арча районы командасында аллардан тыш бертуган Вагиз һәм Таһир Минһаҗевлар, Рифкат Җәләев һәм Марсель Саляхов чыгыш ясыйлар.