baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты турында кыскача

Командалар арасында киеренке көрәш барды. Лаеш “в одни ворота” җиңмәде бу юлы. Гыйләҗетдинов Мусаны откач, лаешлылар үзләре дә бер очкога калыштык бугай, Чаллы җиңде ахрысы, диде. Шул бер очко аерма белән Лаеш җиңде, Чаллы – икенче.

Чистай – молодцы, өченче урынга ук күтәрелделәр бу юлы. Бишлек тирәсендә булырлар дип уйлаган идем.

Зилант – тагын бер ачыш. Дүртенче урында. Эш бара. Сүрелмәсен генә. Расих Габдрахмановка рәхмәт!

Командалар ярышын алсак, кайда акча, кайда шәп, көрәш җанлы җитәкчеләр һәм спонсорлар бар – хәзер шулар заманы. Балаларны, яшьләрне дә онытмыйлар үзләре, молодцы!

Зур бер Казанның өч районы көрәшчеләрен берләштергән Яңа Савин районы (“Ак Барс” Көрәш сарае) командасы өченче җиденче урын – казаныш түгел. Шулай да потенциал бар.

Илнар Гәрәев киткәч, Түбән Кама әлегә күтәрелә алмый. Ярый инде, бу юлы хет тулы команда белән килгән иделәр.

Раил җиңмәде. Тамашачыларның шатланганын күрсәгез! Әйтерсең, көрәштә җиңелеп оттырды. Үзе гаепле. Сөлге тотмады. Я тоттырмады. Мондый хәлнең (сөлгеләр тотышмаганга оттыру) бездә булганы бар идеме икән әле? Ришат Гайнетдинов молодец.

Ә бит Раил Нургалиев рекордсмен булырга тиеш. 11нче тапкыр Татарстан чемпионы булса, Айрат Гилаев белән Рөстәм Мухамовны узып китә иде ул җиңүләр саны буенча. Булмады. Ә Радик Сәлахов мөмкинлеген кулдан ычкындырмады: Татарстан чемпионатларында 10нчы җиңүен яулады. Гилаев, Мухамов, Нургалиев, Сәлахов – республика чемпионатларында 10шар җиңүгә ирешкән көрәшчеләр.

Бар да әйбәт барса, Сәлаховның әле тагын берничә җиңү яуларга мөмкинлеге бар. Легенда булырга иртәрәк тә кебек, әмма нәтиҗәләр үз сүзен әйтте инде.

Эх, Илмир булмады. Көз көне ул да 9нчы тапкыр чемпион булган иде. Иртәрәк китте, иртәрәк…

Татарстан чемпионатларында 9ар тапкыр җиңүчеләр тагын бар әле – Марсель Таһиров һәм мәрхүм Ильяс Галимов.

Абрамов белән Закиров та авыррак көрәште бу юлы. Әллә (минем кебек) көрәштән бераз арыганнар, әллә физик формалары шул вакытта шулай булырга тиеш булган, әллә инде көндәшләре күпкә шәбрәк идеме бу юлы – кем белгән. Ришат Исхаков белән Илназ Димиев – молодцы, куркуга салдылар лидерларны.

Ислам Фәлахов – просто красавчик! Динар Кәримуллин шундый ук. Рафаэль Кәлимуллин беркемгә бернинди мөмкинлек калдырмады бу юлы, гәрчә финалда көндәше Данир Муликовтан да шәп көрәшче чыгачагы көн кебек ачык.

Ранис тәки отты бит, малай! 1992 елда туган Ранис инде ветеран булып күренә хәзер. Финалдагы көндәше дә әнә 11 яшькә кечерәк аннан. Анысы да Галимуллин, Илгизәр. Балтач егете. 85тә, кстати, өченче урынны да Балтач егете — Салават Әсхәдуллин яулады. Анысы да күптән көрәшә инде. Җырчы Фаяз Зарипов – өченче бу юлы.

90да җиңүчеләр гел Чаллы командасыннан: Азат Габдрәшитов, Рөстәм Сәлахов, Максим Степанов, Роберт Шакиров. Беләм инде Максимның Мамадыштан икәнен. Рәкыйп абый шәкерте просто. Азат белән Рөстәм ник сөйләшмәделәр икән финалда? Биртелеп беткәнче инде диюем.

Булат Мусин, бер язган идем инде, “зрелый көрәшче”гә әйләнде. Ситуацияне контрольдә тота ул хәзер. Бу юлы финалда әнә Илнар Галимов алым ясыйм дигәндә генә, әйләндерде дә салды үзен, әйләндерде дә салды.

115тә көчлеләр көрәшеләр шактый хәзер. 130 арасына тагын бер категория кертүләре әйбәт тә булгандыр әле. Чөнки 129лысы да шунда көрәшә, 102лесе дә. Исемле көрәшчеләр җыелды монда. Мөмкинлек ачылды. Ришат Гайнетдиновны күптән җиңүчеләр арасында күргән юк иде, бу юлы Балык Бистәсе өчен көрәшә башлаган егет чемпион булды.

Раил Нургалиев, кстати, бүләкләү тантанасына чыгып та тормады.

Айнур Сыртаевка ярыш саен Казанга, Татарстанга килеп көрәшүе өчен рәхмәт. Көрәшне ярата димәк. Күптән түгел генә әнә Артур Зөлкәрнәев та Башкортстанда көрәш бик үсештә түгел дип белдергән иде. Кызык, полуфиналда Нургалиевны откан булса, Айнур финалда җиңү өчен тырышыр идеме, әллә Россия чемпионатында Башкортстан данын яклар өчен, оттырыр идеме икән? Ә бит ул Раилне отып бара иде…

130лар арасында Радик чемпион, Илназ Билалов – икенче. Лениз Абдуллин, афәрин, брат! 1984 елда туган Кама Тамагы егете, Татарстанның Атказанган спорт остасы өченче урынга күтәрелде. Матур формада үзе, яшь егетләр кебек.

“Дәү”ләр арасында Раниска тиңнәр табылмады. Муса белән финалда очрашуда аларга да кисәтүләр бирергә булыр иде, халык тагын шаулады. Бирмәделәр. Отты ул Мусаны. Өченче урында, протоколда язылганча, Зәйнуллин Илнур түгел, Фирдүс икән. Һәм Руслан Абдуллин. Зилантка килеп эләккәч, Руслан да яшь вакытындагыча көрәшә башлады.

Тамашачылар рәхәтләнде бу юлы. Зур кунаклар булмавын күргәч, әллә ниләр сөйләделәр. Кычкырып. Келәмдә дә ишетелеп торды әле сүзләре. Бу юлы хөкемдарларга түгел иде тавышлар, күбрәк көрәшчеләрне, финалистларны бәргәләделәр.

Әйе, күп түгел иде алар бу юлы. Шул пенсионерлар инде. Эш көне бит, эштән китүләре авыр шул. Атна уртасында кем ярыш куя инде диючеләр дә булды әле.

Әйтерсең, шимбә көнендә зал шыгрым тула була инде…

Ютубтан карый хәзер эштәгеләр көрәшне, ютубан. Дүрт келәмгә дүрт камера. Рәхәт заманалар килде шул. Финалларны әнә ниндидер канал телевизорга да төшерде. Кайсы каналдан, кайчан күрсәтерләр – билгесез.

Быелга көрәш тәмам дияргә була. Россия, дөнья чемпионатлары, Данил Галиевлар, башкалар бар анысы. Алары инде бөтенләй башка тарих…

Җиңүле бәйге булды…

Мәрхүм Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә Салавычта икенче мәртәбә узучы ярышларны үз югарылыгында уздыра алуларына оештыручылар бер шатланса, шушы бәйгедә монарчы күрелмәгән җиңүләр яулавына Салавыч малайлары икенче шатлангандыр. Булдырды, ичмасам, Салавыч малайлары! Хәтта команда беренчелегендә районыбызда ин көчлеләрдән саналган Смәел малайларыннан гына калышып, икенче булулары бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Чепья малайларынын өченче урынга калуы да аларның тырышып көрәшү нәтиҗәсендә булды инде.

Бу урынга җиткәч, аларның остазлары Алмаз Рәшит улы Галиев турында аерым язмасам һич дөрес булмас иде. Тырыша ул, эзләнә. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, соңгы вакытта Салавыч егетләре көрәш мәйданында бик еш балкый башладылар. Менә бу бәйгегәдә дә Алмаз район нигезләмәсенә үзенен үзгәрешләрен кертеп, 30 килограммга кадәр булган “бәләкәчләр”өчен үзе аерым бүләкләр алып, аларны келәмгә чыгарды. Аларның көрәшләрен карап утыру, безнен өчен дә бер могҗиза булды. Әй, ничек күңел биреп көрәшәләр инде сабыйлар. Көрәшче каны барыбер үзенекен эшли, Яңгулдан “хәтәр батыр” Дамир Сафиуллинның /урыны оҗмахта булсын/ оныгы Әмирхан да ясле яшендә булуына карамастан, келәмгә чыгып беренче чирканчыгын алды. Алган бүләкләренә дә сөенеп туя алмады. Алай гына да түгел, Алмаз үзенең шәхси бүләге – шашлык пешеру җайланмасын куеп, абсолют батыр өчен көрәш оештырып, көрәшебезне тагын матурлап җибәрде. Ходайның рәхмәте белән анысына да, үзенең шәкерте Айзат Апанов лаек булды. Менә бит, нинди горурлык! Танылган көрәшчеләр династиясенең тагын бер ышанычлы дәвамчысы үсеп килә.

Аннан, аерым үлчәү авырлыкларында Салавычтан 7 көрәшченең призлы урын яулавы – үзе бер зур күрсәткеч инде. Ярышның шушындый югарылыкта узуына, салавычлылар үзләре дә, нык тырыштылар инде. Бәйгедә барлык катнашучыларны 2 мәртәбә бушлай тукландыруны үз өстенә алган “Татарстан”җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллинга, тәмле ризыклар әзерләгән Рәсулә Сабирова җитәкчелегендәге пешекчеләребезгә, барлык оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән җирле үзидарә башлыгы Рәсим Латыйповка аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мәрхүмнең уллары –Илназ, Искәндәр, Ильясларның матди ярдәме белән 1-4 урынны яулаган батырларыбыз күләмле акчалата бүләкләр, матур медальләргә лаек булдылар. Мәрхүмнең абыйсы — район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин бу бәйгедә бил алышкан Салавыч малайларын аерым бүләкләп чыкты. Аларга тагын үз буләкләре белән туганнары Алмаз, Марсель Йосыповлар, федерация рәисе Фәнис Шәрипов, Балтачтан Фагыйль Шәфигуллиннар өстәлде. Менә шундый, сый-хөрмәткә дә, бүләкләргә дә бай бәйге булды ул.

Инде 2007 елде һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында җиңүче булганнар белән дә танышып узыйк. 30 кг.га кадәр-Нурсан Сәйфелганиев, Азат Галиев, Илдан Мәхмүтов/өчесе дә Салавычтан/, Әмирхан Сафиуллин/Яңгул/. 36 кг.да-Аяз Фәйзрахманов/Арча/,Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов/икесе дә Бөрбаштан/. 45 кг.да-Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/,Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ислам Галиев/Балтач/, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/.55 кг.да-Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/,Айнур Рәхимов/Чепья/, Әхәт Әскәров/Арбор/.65 кг.да-Кәрим Гарипов/Арбор/, Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Ислам Хәмидуллин/Кукмара/.70 кг.да-Айзат Апанов/Салавыч/, Данил Емелин/Смәел/, Айназ Низаметдинов/Салавыч/, Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/.75 кг.да-Әмир Миннегалиев, Инсаф Нәбиев/икесе дә Смәелдән/, Риназ һәм Рияз Заһидуллиннар/икесе дә Салавычтан/.80 кг.да-Азат Гыйльметдинов /Смәел/,Сөләйман Галимуллин/Балтач/, Данияр Хәкимов/Салавыч/. 85 кг.да- Алмаз Шәрифуллин/Смәел/, Илдан Хәйруллин, Илшат Булатов/икесе дә Карадуганнан/. Югары үлчәүдз-Равшан Галиев/Шеңшенәр/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Тимур Әхмәтханов/Карадуган/, Илья Алексеев/Кече Лызи/.

Барлык спорт сөючеләрне 2 мартта Бөрбаш җирлегендә РСФСР ның спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә ярышларда көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

“8 мартта да котлап китегез әле…”

Халкыбыз тормышында җыр һәм моңның никадәр зур урын алып торуын беләбез. Халкыбыз тормышында татарча көрәшнең иң зур кыйммәтләрнең берсе булуын да аңлыйбыз. Җыр-моң яратмаган татар булмаган кебек, җыр-моңсыз яши алмаган көрәшчеләр дә бар. Һәм алар шактый күп. Моңа тагын бер тапкыр Биектау районының Мүлмә авылы мәдәният йортында тарихта беренче тапкыр көрәшчеләр катнашында узган мәгънәле концертта инандык. Бик зур миссиясе дә бар – махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган чара булды ул.

Моннан берникадәр вакыт элек Мүлмә авыл җирлеге башлыгы Ленар Зиннәтуллин белән авыл мәдәният йорты җитәкчесе Динар Зиннәтуллин җирле клубка ремонт эшләре уздырылса, әнә шундый концерт оештырачакбыз дип уйлап куялар. Ремонт эшләре башкарыла, мәдәният йортын хәзер танып та булмый. Авылы да нык, йортлары, башка төрле учреждение биналары да шәп (җирле мәктәп бинасы, аның эчке ягы башкаладагы заманча белем бирү йортларыннан аерылмый да). Клубта башкала артистлары катнашында концертлар да еш уза. Халык та бик теләп йөри аларга. Көрәшчеләр катнашында узган чарага да мәдәният йортын тутырып халык җыелган иде.

Ленар һәм Динар Зиннәтуллиннар – үзләре дә яшь чакларында республика бәйгеләрендә бил алышкан, бүген инде көрәш келәмендә хөкемдарлык итүче егетләр. Көрәшче дуслары, көрәшкә битараф булмаган фикердәшләре дә шактый. Алып баручы Салават Гәрәевка сокланмый мөмкин түгел. Полиция хезмәтендә эшли дип тә әйтеп булмый бу егетне. Заманында Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнгән. Үз үлчәү авырлыгында лидерлар арасында йөргән Татарстан чемпионы Фаяз Зариповның җырлавын ватсапларда йөрүче хәбәрләрдә күргән бар иде, чыннан да шәп җырчы икән. Көрәш турында язучы журналист Илнар Хөснуллин борынгы җырларны моңлы итеп, Филүс Каһировлардан кимен куймыйча яңгырата. Тумышы белән Чирмешән районыннан булган Ринат Гарифуллин кайчандыр Кемерово якларына көрәшергә барып, Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәп кайткан иде, хәзер заманча, шәп җырлар башкара. Көрәшче егет Мөнир Мәрданов кечкенәдән җырлый, Арча педагогия көллиятен тәмамлый, зур артистлар белән концертларда чыгыш ясый. Әнисе язган җырны башкарып, Мүлмә авылы халкының мәхәббәтен дә яулады, талантлы егет. Баянчылар да шәп иде бу концертта. Чирмешән районы егете Илзар Закиров әле күптән түгел генә көрәшә иде, хәзер инде хөкемдарлык итә. Биектау районыннан Раил Гарипов – төзүче генә түгел, бик күп чараларда танылган җырчыларны җырлатучы баянчы. Әтнә районының бер авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче Рәсим Галимҗановның абыйсы, энекәше көрәшә икән. Мүлмә авылыннан булган алып баручы Әбри Хәбриев дусты Фәрит Салиховны сагынды: берничә ел дәвамында “Манзара” көрәш премиясендә нәкъ менә алар икәү алып баручылар булдылар. Татарстанның атказанган артистлары Илназ Минвәлиев белән Ильяс Халиковларны да һәм мәдәният, һәм көрәш җәмәгатьчелеге бертигез дәрәҗәдә белә. Шушы шәп чарага чакыруны инкарь итмичә, мин-минләнмичә Мүлмәгә кайткан танылган артистларыбызга афәрин диясе килә.

Халык (күрше авыллардан, Биектаудан, Казаннан кайтучылар да бар иде) ошбу концерттан бик канәгать булып кайтып китте. Алай гына да түгел, көрәшче артистлар янына килеп, 8нче мартта да котлап китегез әле, диючеләр булды. Оештыручылар әйтүенчә, бөтен билет сатылып беткән, димәк, алда әйтелгән миссия дә үтәлгән. Әлегә көрәшчеләр катнашындагы беренче концерт булды бу. Дәвамы булыр дип ышанасы килә.

Радик Сабиров