baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Иң озын гомерле бәйге…

Районыбызда иң олы яшьтәге турнир саналган Тимирязев исемендәге җәмгыять призына узучы 29 нчы бәйге әле тәмамланмаган иде, ә инде җирле җитәкчеләр 30 нчы юбилей бәйгесен ничек тә истә калырлык итеп уздыру турында хыяллана да башлаганнар иде.
Чыннан да, безнең күңелләребездә онытылып баручы Бөек Октябрь бәйрәмнеренең бердәнбер истәлеге булган бу турнирыбызның халык арасында да абруе төшмәде, киресенчә үсә генә барды. Заманабызның нинди генә авыр чакларына туры килмәсен, безнең бу бәйгебез югалмады, системалы уза торды. Пандемия вакытында да 1 генә ел узмый калды. Әле дә безнең куңелләребездә аның беренче ачылышы якты хатирә булып саклана. 1989 елда “Сельхозтехника” берләшмәсенең яңа спорткомплексының ачылган гына вакыты. Ул вакытта мондый зур бина республикабызда да бармак белән генә санаулы иде. Һәм безнең бу бәйгебез аның тархында алтын хәрефләр белән язылып барды. Инде менә 29 нчысы да яңартылган, заманча матур бинада уза. Кабат хыялларыбызга кире кайтып, тагын шунысын да әйтеп узасы килә, юбилей бәйгесен район узәгендәге “Балтач” спорткомплексында уздыру теләге дә юк түгел. Кыскасы, матур хатирәләргә бик бай бәйге , бу.
Быелгы 29 нчы бәйге дә төптән уйланып, матур итеп оештырылган булып чыкты. Биюче кызларыбызның, татар көрәшенең милли символы булган чиккән сөлгеләр белән егетләребез алдында чыгыш ясавы, безне яшьлек еларына кайтып килергә мәҗбүр итте. Матур ачылып китте,бәйгебез. Аннан, соңгы вакытта бер-бер артлы яуланган җиңүләребез дә безне берникадәр рухландырып җибәрде, ахры. 2002-03 елгы егетләребезнең Татарстан беренчелегендә чемпион булып танылулары, зурларыбызның “Диварга-дивар” принцибы белән узган республика бәйгесендә өченче булулары безнең өчен көтелмәгәнрәк хәлләр булды. Менә буген аларны зурлап бүләкләп уздылар. Гомумән, соңгы вакытта батырларыбызга район җитәкчелеге тарафыннан зур ихтирам күрсәтелә.
Инде бәйгебезгә кайтсак, бирегә районыбызның 14 төбәгеннән иң сыналганнар гына җыйналган иде. Әлеге дә баягы, көндәшлек “Труд”, “Смәел” җәмгыятьләре, келәм хуҗалары арасында барды. Баштарак, барыбызда Смәел егетләренә өстенлек биреп барган булсак, соңарак Чепья егетләренең өстен булуы ачыкланды. Шулай итеп, тәкә Чепьяга кайтып китте. Смәел егетләре икенче булса, келәм хуҗалары өченче булды. Инде, аерым батырларыбыз белән дә танышып китик.
60 кг.га кадәр- Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Газинур Гарипов/Смәел/, Әлфис Миннемуллин/Салавыч/.
65 кгда- Ильяс Йосыпов, Артур Муллагалиев/икесе дә Чепьядан/, Айнур Гарифуллин/Норма/.
70 кг.да- Аяз Зиннәтуллин/Смәел/,Булат Галиев/Норма/, Сәйдәш Хаҗиев/Смәел/.
75 кг.да-Ильнар Муллахмәтов/Яңгул/, Ранис Зарипов/Чепья/, Фирдүс Галимуллин/Смәел/.
85 кг.да- Илгизәр Галимуллин/Смәел/, Булат Галиев/Чепья/, Әдел Фазылҗанов/Норма/.
100 кг.да-Айрат Хәйруллин/Яңгул/, Рөстәм Сираҗиев/Чепья/, Илдар Абдуллин/Норма/.
Авыр үлчәүдә-Руслан Рәфыйков/Яңгул/, Айнур Ганиев/Кили/, Илсаф Рәфыйков/Яңгул/.
Киләсе очрашуларыбыз 18 ноябрьдә Чепьяда булачак. Биредә 2008 елда туганнар бил алышачак. Уңышлар телик, үзләренә!

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.

Безнең батырлар. Зөфәр Ханов

Зөфәр Салих улы Ханов 1924 елның 15 гыйнварында Минзәлә районы Иске Мунча авылында туган. Ул 1943 елда Бөек Ватан сугышына алынып, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, «Батырлык өчен» медале, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң педагогия институтын тәмамлый һәм Сарман, Тукай районы авылларында балалар укыта, бик күп яшьләрне спортка тарта.
Милли көрәш буенча Татарстанның 4 мәртәбә чемпионы (1961, 1963, 1964, 1968). Ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе (1964, 1968). Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре (1984). 1997 елда аңа Татарстанның атказанган спорт остасы исеме бирелде. 2002 елның 11 гыйнварында вафат булды.
«Ватаным Татарстан» газетасы герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрә торган республика турнирының ярты гасырга якын тарихы бар. Анда аерым көрәшчеләр генә түгел, командалар арасында да көч сынашу бара. Җиңүче команда күчмә кубокка гына лаек булмый, аның исеме кубокка языла, тарихка керә. Иң тәүге турнирда – 1964 елда үткәрелгәнендә команда беренчелегендә Сарман көрәшчеләре беренчелеккә чыккан. Әлеге район көрәшчеләре тагын ике елдан бу турнирда – дүртенче, ә 1968, 1970 елларда сигезенче урынны алганнар. Бу елларда Сарман командасының төп өлешен бертуган Зөфәр һәм Рәшит Хановлар тәшкил иткән. 1968 елда 80 килолы үлчәүдә икенче тапкыр батыр калганда Зөфәр Салих улына 44 яшь булган!
Легендар көрәшченең бил алышуын 1984 елның җәендә Казанның Каенлык сабантуенда безгә дә тамаша кылу бәхете эләкте. 60 яшьлек Зөфәр абый анда ветераннар арасында түгел, ә нәкъ менә 70 килолы ир-егетләр арасына кереп бил алышты. Уллары һәм оныклары яшендәге берничә көрәшчене нәкъ татарча көрәштәге кебек башта чирәмнән күтәреп алып, аннан янбаш аркылы җиргә тәгәрәткәч, финалда аңа каршы ил беренчелегендә медаль алган танылган самбочы егет Нәфыйкъ Мадьяров чыкты. Зөфәр ага аның белән дә лаеклы рәвештә бил алышты, бары тик баллар буенча гына оттырды. Ә бүләкләү вакытында иң зур алкышлар аңа эләкте.
Ә тагын бервакыт (ялгышмасам 1989 ел иде бугай) Зөфәр абыйны Казанга — Муса Җәлил турнирына мактаулы кунак сыйфатында чакырдылар. Ул күкрәгендәге орден-медальләрен ялтыратып спортчыларны ярышларның ачылу парадына алып чыкты һәм бу хакта турнирны оештыручыларга төгәл, кыска итеп рапорт бирде. Келәмдә ветераннар арасында бил алышулар башлангач исә Зөфәр абый оештыручыларга үзенең дә бил алышырга теләвен белдерде. Каршы килмәделәр. «Әйдә, бер чыгып дәртен басып керсен», — дип уйладылар ахры. Зөфәр абый исә киенүчишенү бүлмәсенә кереп парадка кия торган кәчтүм-чалбарын спорт формасына алыштырды. (Спорт формасын кая гына барса да аның сумкасында гел үзе белән йөри икән). Ул вакытта яше 40тан артып киткәннәрне ветераннар арасына кертәләр иде. Ә Зөфәр абыйга 65 яшьләр тирәсе. Шулай булса да чын ветеран үзеннән 20 яшькә кечерәкләрнең башта берсен күтәреп алып келәмгә «сылады», аннан икенчесен отты. Бары тик ярымфиналда әле ул вакытта да сөлгесен ташламаган 41 яшьлек танылган көрәшче Фәрит Әхмәдиевкә баллар буенча гына оттырды. Шунда мин тагын бер тапкыр: «Кара, 65 яшьтә ничек оста көрәшә, ә 25-30ларда моңа каршы торучы булмагандыр!» — дип уйлап куйдым. Хәер, бер мин генә шулай уйламаганмындыр. 60-70 нче елларның атаклы көрәшчеләреннән берсе — Зөфәр һәм Рәшит Хановлар белән берничә тапкыр бил алышкалаган Илгиз абый Минһаҗев аларның физик яктан бик нык булулары, келәмдә оттырып барсалар да ахырга кадәр көрәшүләре хакында сокланып сөйләп торган иде.
Әнә шулай олы яшьтә дә спорт формасында булырга аңа гомер буе мәктәпләрендә физкультура укытуы, режим саклавы, тәмәке тартмавы, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмавы һәм ел әйләнә күнегүләр ясавы ярдәм иткәндер. Үзе эшләгән Яңа Саклау, Орыды, Иске Дөреш, Абдул, Теләнче Тамак авылларында (әлеге мәктәпләр Минзәлә, Сарман, Тукай районнарына керә) яшәүчеләр үзләрен волейбол, футбол уйнарга, чаңгыда йөрергә, йөгерергә, ә аеруча сәламәтлеләрне гер күтәрергә, бил алышырга өйрәткән Зөфәр абыйларын әле дә сагынып искә алалар.
Ә Мөслим, Минзәлә, Зәй, Сарман, Тукай, Азнакай, Әлмәт районнары халкы үзләренең авылларына килеп бөтен мәйданны көрәшүләре, аннан соң гер ташларын һавага чөюләре белән шаккаттырган бертуган Зөфәр һәм Рәшит Хановларны озак онытмаслар әле. Ни кызганыч, урман кискәндә өстенә агач төшеп гарипләнгән Зөфәр ага җиде-сигез еллап урын өстендә ятканнан соң 2002 ел башында бакыйлыкка күчте. Тормыш иптәше Мөзәккәрә ханым иренең сабантуйларда көрәшеп алган чиккән сөлгеләрен әле дә кадерләп саклый. Ә Теләнче Тамак авылының бер урамына атаклы көрәшче Зөфәр Ханов исеме бирелгән. Көрәштә генә түгел, тормышта да җор күңелле оптимист, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәүче шәхес иде ул. Җыр-музыканы бик яратты, шигырьләр дә язды.

Атлас Гафиятов

Балкып торган йолдыз кебек…

Бүген Россиянең спорт остасы, легендар көрәшче Шамил Сәлахов вафат. Шамил Салихович көрәшче буларак кына түгел, ә милли көрәшне, спортны үстерүгә үзеннөн биниһая өлеш кертте. Рухы белән көрәшче иде ул, соңгы елларда яшәү өчен көрәште.
Шамил Салиховны туган авылы — Зәй районы Урта Пәнәче авылында җирләделәр.
Кеше китә, үзеннән соң матур эш-гамәлләре кала…
Шамил Салиховичның матур эшләре «Балкып торган йолдыз кебек» язмасында бәян ителде.

Көрәш мәйданы, көрәшчеләргә кем генә битараф икән?! Нинди
генә яшьтә булса да, Сабантуйлар җитүгә көрәшченең каны кайный,
йөрәге җилкенә, әйтерсең, аның күкрәгендә җигүле ат. Шәһәрдәшебез,
Пәнәче якларында көрәш мәйданында чыныгып үскән, заманында
мәгълүм көрәшче, хәзер яшь көрәшчеләрнең кумиры булган, милли
көрәш буенча Россиянең спорт остасы Шамил Сәлахов Сабантуйларны
ел да күңел күтәренкелеге белән дулкынланып көтеп ала. Ул – үзе дә
өч мәртәбә Зәй Сабантуе батыры. Районда көрәшне, спортның милли
төрләрен үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән, туган авылы Урта
Пәнәчедә күп еллар Сабантуйны Җыен дәрәҗәсенә күтәреп, аларга
район җитәкчелеге, Татарстан, район көрәшчеләрен тартып, зур
бәйрәм итеп оештыручы, көчле рухлы, ватанпәрвәр, милләтҗанлы зат
та ул. Көрәш мәйданында ирешкән уңышлары, авыл хуҗалыгы һәм
сәнәгать өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәтләре сокланырлык аның.
Шамил Салиховичның көрәш мәйданына килүе Югары Пәнәче мәктәбендә билгеле
көрәшчеләр Исмәгыйль Баязитов, Василий Николаев эшләгән чорга туры килә. Көрәшкә
булган ялкынны анда алар кабыза. Шамил мәктәптәге шөгыльләр белән генә канәгатьләнми,
остазларының өйләренә йөреп киңәшләр ала, ишегалдында үзе көйләгән спорт җайланмаларында
мускулларын ныгыта. Югары сыйныфларда белемне атаклы Бигеш мәктәбендә ала. Анда
тырышып уку белән бергә физик әзерлек тә уза. Район спорт ярышлары Шамил катнашыннан
башка узмый иде, дип искә ала мәктәп директоры Рәхмәтулла Ибраһимов. Граната ату, биеклеккә
сикерү, йөгерүдә аңа тиңнәр булмый. Йөгерү буенча ул укучылар арасында район чемпионы
була. X сыйныфны тәмамлаган елны тирә-юньдә Сабантуй мәйданы белән дан тоткан Бигештә
баш батыр була. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда чын остазлар кулы астында
көрәш серләренә ныграк төшенә. Бу чорда Татарстанга иң көчле көрәшчеләрне әлеге институт
бирә. Шамил ирекле көрәш белән милли көрәшне бергә алып бара һәм зур уңышлар казана: 18
яшендә ирекле көрәштән хәтта Россия чемпионы булуга ирешә. Әлеге спорт төреннән югары
уку йортлары арасында узган көрәш бәйгесендә җиңү яулый.
Милли көрәш исә аның канында, җанында, рухында… Ата-бабаларыбыз мирасы – көрәш
безне җиңәргә, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә. 1972–1973 елларда милли көрәштән
ул – Татарстан беренчелеге чемпионы. 1972 елда СССРның 50 еллыгы алдыннан СССР
җыелма командасы Мюнхенда узган Олимпиададан 50 алтын медаль белән кайта. КПСС ҮК
СССР юбилеен зурлап үткәрә. Бу бәйрәмгә Татарстанның иң яшь, оста һәм көчле көрәшчесе
саналган Шамил милли көрәш алымнарын күрсәтүче буларак чакырыла. Кадердә узган Чаллы
Сабантуенда Ижауда дан тоткан, егылмас Роберт Гыйлаевны чистага җиңә. Бу ике мизгелне ул
якты бер хатирә итеп саклый.
Зәй районы яңадан оешканнан соң беренче сабантуенда Шамил, студент буларак катнашып,
остазы Исмәгыйль Баязитов белән бил алыша. Икенче ел Зәй Сабантуенда исә ул баш батыр
була. Грек-рим пәһлеваннарын хәтерләткән төз, озын гәүдәле, кара дулкынлы чәчле, мөлаем
карашлы көрәшче Шамилне зәйлеләр әле дә нәкъ шундый итеп искә ала, аның турында җылы
итеп сөйли. Коеп куйган көрәшче, баһадир 90 килограмм авырлыгында бил алыша. Көрәш
белән мавыгуын “Үрнәк” совхозына баш инженер булып эшкә кайткач та, армия сафларында
да дәвам итә. Армия аның өчен көч-егәрен арттыру, осталыгын чарлау һәм тормыш мәктәбе
була. Хезмәт иткәндә Идел буе хәрби округы, СССР Кораллы Көчләре ярышында чемпион
кала. Армия хезмәтеннән соң “Искра” колхозында баш инженер булып эшли.
Дипломант, оста оештыручы, заманча фикерләүче, таләпчән, үҗәт, максатына ирешүчән,
туры сүзле, әйткән сүзендә тора белүче (ә ул сүзләрен һәрвакыт нигезләп, уйлап әйтә) Шамил
Салиховичны бер елдан район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп эшкә
билгели. Биредә дә сынатмый: терлекчелекне механикалаштыру проблемасы уңай хәл ителә,
хуҗалыклар фермаларында тирес чыгару транспортерлары, цехларына катнашазык әзерләү
җайланмалары куела. “Сельхозтехника” берләшмәсе каршында бөртек, шикәр чөгендере,
кукуруз комбайннарын ремонтлау деполары эшли. Семинар-киңәшмәләр, комбайннар
парады үткәрелә, кыр батырлары билгеләнә, тракторчылар арасында җир сөрүчеләр
ярышлары оештырыла. Гомумән, Шамил Салихович үзендә булган эш дәрте, көрәш рухын
механизаторларга күчерә. Ул көрәш мәйданында һәм хезмәт баскычларыннан тиз адымнар
белән күтәрелә. Холкына хас булган алга бару, омтылыш аңа һәрвакыт көч, дәрт бирә. Район
җитәкчелеге аңа тагын да зуррак өметләр баглый: 80нче елларда “Сельхозхимия” район
берләшмәсен оештыруны ышанып тапшыра. Койма белән әйләндереп алынган буш ташландык
урында әлеге берләшмә сафка баса, матди-техник база булдырыла. Ике-өч ел эчендә остаханә,
гараж, техник хезмәт күрсәтү пункты, складлар, тимерчелек һ.б.лар үсеп чыга. Берләшмә
биләгән территория чылбырлы тракторлар да вата-җимерә алмаслык итеп бетон белән түшәлә.
Шамил Салихович эшчеләрнең тормыш-көнкүреш, яшәешен дә кайгырта. Әлеге җәһәттән
35нче бистәдә 100 фатирлы йорт төзелә. Сәлахов төзеткән йортларда фатирлар эшчеләрне ике
мәртәбә тәэмин итәрлек була.
Биредә эшләгәндә дә бил алышын дәвам итә. Билгеле, аның өчен даими әзерлек, шөгыльләр
кирәк. Сарман Сабантуена барып, күп еллар Татарстанда мәйдан тоткан Зөфәр Хановны
чистага җилкәсенә салып кайта. Бу бил алышын хәзер дә җылы итеп искә ала. Ул 1987 елда
кыска срокларда фин технологиясе белән җиһазландырылган модульле металл корылмалар
заводын сафка бастыра, аны эшләтеп, хәтта алга җибәрә. Завод илдә үз урынын булдыра:
анда эшләнгән көндәшлеккә сәләтле металл корылмалар, суыткыч камералары, җылытылган
панельләр һ.б.лар хәтта Европа базарын яулый. Биредә дә җитәкче беренче көннән үк төзелеш
эшенә керешә. Шәһәр уртасында балалар бакчасы, өч йорт төзелә, районның күпчелек
авыллары газлаштырыла. Суык-Чишмә ярдәмче хуҗалыгында Сабантуйларны матур урында
тиешле югарылыкта үткәрә.
Шамил Салихович игелекле эшләр башында да тора. Ул төзүдә булышкан “Нур”, Суык-
Чишмә, Түбән Пәнәче, Әхмәт һ.б., республикада манара куелган 40лап авыл мәчете бүгенге
көндә дә халыкка, дин-исламга хезмәт итә. Аңа үз өстендә эшләү, фән-техника казанышлары
белән бергә атлау хас. Моның нәтиҗәсе буларак, ул суыту технологияләре һәм җылылык
саклау материаллары өлкәсендәге фәнни эшләре өчен Халыкара “Холод” академиясе
академигы була. Фәнни дөньяда киң танылган әлеге академия әгьзалары – Азия, Европа,
Америка илләреннән. Берничә чакырылыш район, шәһәр Советы депутаты булып тора.
Даими комиссия рәисе буларак, шактый күп эшләр башкара. Аның тырыш намуслы хезмәте
хаклы бәяләнә: ТР Президенты Мактау грамотасы, ТР Президенты Рәхмәт хаты, СССР халык
хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медале, СССРның “Почет билгесе” ордены
белән бүләкләнә. Ул Татарстанның атказанган, “Росагропромстрой”ның ”Мактаулы төзүчесе”
исемен йөртә. Милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен 1995 елда Сөббух Рәфыйков
премиясе лауреаты була.
Шамил Сәлаховның үткәне матур тарих: якташыбызның көрәш мәйданында, хезмәт
юлындагы гомере сызылып үткән йолдыз кебек. Ул актив тормыш позициясе алып бара, фән
дөньясында яңа идеяләр белән яна: пенополиуретан (үтә нык, изоляцияле материал) буенча
фәнни эш башкара. Казан цирк бинасы түбәсе әлеге материал белән реконструкцияләнә.
Якташыбыз ил, республика, район спорт тормышы белән аеруча кызыксына. Гомумән, көрәшче
шәхес – спорт, көрәш белән шөгыльләнүче яшь буынга матур үрнәк.
Рәзимә Кашапова, Зәй