baner
КОРЭШ

Борьба корэш - вид спортивного единоборства на кушаках (поясах),

в котором перед борцом стоит цель положить соперника на спину,

применением какого-либо из разрешенных приемов.

Борьба корэш имеет свои глубокие корни. Наряду с обычаями, обрядами,

традициями, она составляет национальную культуру татарского народа.

5 декабря 1968 года

В республике была создана федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы корэш.

26 июля 2010 года

Борьба корэш была признана видом спорта и включена в третий раздел Всероссийского реестра видов спорта как национальный вид спорта.

2014 год

Федерация татаро-башкирской национальной спортивной борьбы «Корэш» переименована на Федерацию корэш РТ.

Традиция дәвам итә…

Тукай исемендәге җәмгыятьтә хуҗа  алмашынгач, күпләребез борчуга да калган идек. Алдыбызда безнең 30 елга якын тарихы булган татар көрәше ярышларын яңа хуҗа дәвам итәргә алынырмы икән дигән зур сорау туган иде. Үзе заманында спорт дөньясында кайнап, физкультура укытучысы профессиясен алган Николай Колоколов безне ярты  сүздән аңлап алды. “Бетермибез, моңарчы ничек узган, шулай уздырачакбыз”, — дип күңелләребезгә җылылык салып куйды.

Ул заманнан бу хуҗалыкта әллә ничә  хуҗа алышынса да, нинди генә авыр вакытларга туры килсә дә, без бу ярышларны саклап кала алдык. Әле менә ярышларыбызның  ябу тантанасына килгән, заманында шушы Субаш мәктәбе залында абсолют батыр калып , тәкә алган, аннан соң бик күп җиңүләр яулап Татарстанның атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә җиткән район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән гапләшеп, тарихны яңартып утырдык. “Акчасызлыктын тилмергән вакытларда да бу ярыш тукталмады. Шундый авыр заманда да  бәйгедә җиңгән батырларыбыз азык-төлек тутырылган пакетлар белән кайтып китә иде. Әле җиңү яулаган командага шашлыклык ит тә биреп җибәрәләр иде”,  -дип искә алды ул үзенең көрәшкән елларын искә алып.

Чыннан да , хуҗалардан уңды безнең , бу ярышыбыз. Ярышларны ачарга да районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин узе килгән иде. Районыбызның көрәш федерациясен бик күп еллар җитәкләгән РСФСРның спорт  остасы Фәрит Әхмәдиевның күкрәгенә “Татарстанда физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” Мактау билгесен кадады. “Киләчәктә мин сезнең дә Фәрит Әхмәдиев, Рафис Насыйбуллин, Айдар Хәйретдинов кебек  абыйларыгыздан үрнәк алып, алар дәрәҗәсенә җитүегезне теләп калам”, — дип ,яшь көрәшчеләребезне тагын да рухландырып җибәрде.

Шундый теләкләрләрдән соң , ничек көрәшмисен инде. Келәмнәребездән “утлар” чыгып торды. Тагын шунысы, куанычлы булды. Районыбыз көрәшчеләренә көндәшлеккә Чуваш республикасының Шыгырдан , Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре, Иске Йорек авылы, куршеләребез Теләче, Арча районнары, Казан шәһәре көрәшчеләре килгән иде. Шунлыктан, бик кызу булды көрәшебез. Кыскасы, чын республика ярышларына тиң булган бәйге булды. “Безгә бер районда да сездәге кебек кунакчыллык курсәтелми. Бушлай ике тапкыр тукландыруыгыз,җылы карашыгыз, гадел көрәшегез, дәрәҗәле бүләкләрегез өчен ,сезгә зур рәхмәт”,-дип саубуллаштылар, килгән кунакларыбыз. Бу урында , җирле җитәкчеләребезгә, мәктәп коллективына зур рәхмәт инде.

Инде, җиңүчеләребез белән танышыйк:

36 кг.да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/, Роман Прокопьев/Чепья/. 40 кг.да-Самат Халитов/Казан/, Ильяс Нәбиев/Смәел/, Рүзәл Камалов, Нурислам Гыйбадуллин/икесе дә Бөрбаштан/. 45 кг.да-Эдуард Минхаҗев/Арча/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/, Тимур Пыстин/Малмыж/.50 кг.да- Ильяс Галиев/Йорек/, Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Илнур Яфизов/Шыгырдан/. 55 кг.да-Илшат Купкенов/Шыгырдан/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Марсел Ситдиков/Казан/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/. 60 кг.да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Рүзәл ФФәйзрахманов/Арча/, Ислам Йосыпов/Чепья/, Фидан Гарифуллин/Түнтәр/. 65 кгюда- Аяз Йосыпов/Пыжмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов/Арбор/,Инсаф Идиятуллин/Норма/.70 кг.да- Ислам Кәримуллин/Теләче/, Данис Әүхәдиев/Казан/, Айзат Апанов/Салавыч/, Самат Гарифуллин/Норма/.75 кг.да- Ислам Искәндәров/Арча/, Данил Емелин/Смәел/, Данил Әүхәдиев/Казан/, Фидан Гарифуллин/Норма/. 80 кг.да- Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Ислам Ситдиков/Арча/, Әмир Миннегалиев/Смәел/.85 кг.да- Равшан Галиев/Шеңшеңәр/, Әмир Якупов/Казан/, Фәнил Закиров/Норма/, Илдан Хәйруллин/Карадуган/. Авыр үлчәүдә-Булат Шакиров/Арча/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Илшат Булатов/Карадуган/, Раяз Гыйбадуллин/Смәел/.      

Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.

Данлыклы Наласа авылында шәп бәйге узды

Наласа егете, шәхси эшмәкәр, «ФорВаг» оешмасы җитәкчесе — Инсаф Илшат улы Нотфуллин Наласа урта мәктәбе базасында 2009-11 һәм 2012нче елдан яшьрәк  егетләр өчен үткәрелгән көрәш ярышының төп иганәчесе булды.

Ярышта Арча районы мәктәпләреннән 101 көрәшче бил алышты, алар 15 үлчәү категориясенә бүленеп көрәштеләр.

Җиңүчеләргә иганәче тарафыннан әзерләнгән яхшы бүләкләр тапшырылды.

Командалар буенча нәтиҗәләр тренерлар арасында чыгарылды. 1 нче урында тренер Галиев Рәис Фәнисович командасы (Наласа, Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре), 2 нче урында тренер Хидиятуллин Фәнил Фәнисович командасы (Арчаның 6нчы һәм 7 нче номерлы мәктәпләре), 3 нче урында тренер Аскаров Илүс Илдусович командасы (Лесхоз, Түбән Мәтәскә мәктәпләре).

Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукланды. Шундый ярыш оештырып, көрәшчеләрне шатландырган өчен төп иганәчебез — Нотфуллин Инсаф Илшат улына чиксез рәхмәтлебез. Шулай ук ярышны оештыруга зур өлеш керткән Наласа урта мәктәбе коллективына, тренер Галиев Рәис Фәнисовичка зур рәхмәт.

Зәйне таныткан көрәшче-остаз

Зәйдә спорт, аеруча милли көрәш ветераннары игътибарда. Зәйнең спорт- сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә яшүсмерләр арасында бил алыш оештырылды. Анда Зәй шәһәре һәм район авыллары көрәш түгәрәгенә йөрүче яшүсмерләр бил алышты.
Мәрхүм спорт ветераннарын искә алу — яхшы фал. Бил алышка атаклы тренерның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре килде. Турнирда кечкенәдән спортка, көрәшкә мөкиббән булган Азат Әхмәтбаевичның спортка килү, тренерлык хезмәте ассызыклап бәян ителде, хезмәттәшләре, спорт ветераннары, шәкертләренең аның турында әйтер сүзе күп булды.
Азат Хәйруллин Әлмәт физик культура техникумының көрәш бүлеген тәмамлагач, Сармашбаш урта мәктәбенә физик тәрбия укытучысы булып эшкә кайта, соңыннан ул әлеге хуҗалык җитәкчесе була. Шул рәвешле тренер-җитәкче Сармашбашта көрәш традициясендә матур эз калдыра.

Сармашбаш — электән Сабантуй батырлары белән данлыклы авыл. 50 ел элек сафка баскан мәктәптә көрәш  ныклы үсеш ала. Милли көрәш буенча Татарстанның атказанган тренеры Азат Хәйруллин тулы бер буын көрәшче, остаз үстерә. Алар – грек-рим көрәше буенча халыкара турнирлар чемпионнары Илсур һәм Мансур Минһаҗевлар, әлеге көрәш буенча СССР спорт мастерына кандидат Рафис Сабитов, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Сирин Сәлахов,  «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» Айрат Минһаҗев һәм Тәнзилә Садыйкова. Алар сафына спорт осталарына кандидатлар, спортның башка төрләреннән уңышлы чыгыш ясаучыларны да өстәсәң, тулы бер исемлек булыр иде. Ул елларда авыл спорт бәйгеләреннән кайнап торып, бер гаиләдән хәтта өчәр бала ярышка йөри. Ир балалар – көрәшнең төрле төреннән, кызлар билбау көрәшеннән дәрәҗәле турнирларда уңышлы чыгыш ясый. Иң мөһиме яшьләргә  шешә «тәгәрәтергә» вакыт та, форсат та булмый.  
-Турнирлардан беркайчан урынсыз кайткан булмады, Әлмәткә бил алышка бару өчен Бохарайга сигез чакрым җәяү бара идек, — ди Айрат Минһаҗев.
Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Бу уңыш-казанышлар артында күпме хезмәт, тырышлык, борчулы йокысыз төннәр тора.
Азат Хәйруллин Зәйдә тренерлык эшчәнлеген дәвам итеп, биредә дә атаклы көрәшчеләр үстерде, алар — Зәй, Чаллы, Казан Сабантуйлар батырлары. Шәкерте Максим Васильев өч мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Муса Җәлил истәлегенә узган турнир чемпионы, бер мәртәбә Татарстан чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Көрәшче тугыз мәртәбә Зәй Сабантуее батыры булды.
Күп көрәшче үстергән Сармашбаш мәктәбендә санаулы укучы булса да, көрәш түгәрәге эшчәнлеген дәвам итә. Аны башта Сирень Сәлахов җитәкләде, хәзер исә түгәрәкне үзе дә көрәшче Азат Кашапов алып бара.
Азат Әсгатович мәктәп, шул исәптән көрәш традициясен саклап калу максаты белән яна, клубта авыл көрәше, көрәшчеләргә багышланган күргәзмә-экспозиция оештырылды.
Көрәш ул — халыкның яшәү көчен, кыюлыгын, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре.
Азат Кашапов әйтүенчә, авылның көрәш традициясе яшь буынны яңа җиңүләргә рухландыра икән.
Рәзимә Кашапова.