baner_into

Новости

Радик Салахов Зәйдән киткән

Бүгенге көннең үз үлчәү авырлыгында иң көчле көрәшчеләреннән берсе Радик Салахов, Зәйдән китеп, башка команда өчен көрәшә башлаячак. Яңа команда данын ул Актанышта Муса Җәлил турнирында яклаячак.

«Бу дөресме?», дигән сорауга Радик Салахов «Әйе, Муса Җәлилдән Әлмәт өчен көрәшә башлыйм!», дип белдерде. Баксаң, Радик инде икенче ел Әлмәттә яши һәм биредә шөгыльләнә икән. «Тәкъдим ясадылар, каршы килмәдем», диде ул безгә.

Радикны Әлмәтнең, республиканың, дөньяның танылган батыры Ильяс Галимов көрәшкән үлчәү авырлыгында чыгыш ясавын беләбез. Аны күпмедер дәрәҗәдә Ильяска алмаш дип карарга да мөмкин.

http://beznenmiras.ru/radik/