baner_into

Новости

Марсель Тагиров с рабочим визитом посетил Тюлячинский район РТ

Исполнительный директор Федерации корэш Республики Татарстан Марсель Тагиров с рабочим визитом посетил Тюлячинский район Республики Татарстан.

В рамках рабочей встречи исполнительный директор Федерации обсудил вопросы развития корэш с главой Тюлячинского района РТ Назипом Хазиповым а также посетил спортивные комплексы районного центра и трех сел: Верхние Метески, Баландыш и Старые Зюри. 

 

Марсель Таһиров эш визиты белән Теләче районында булды

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров яңа вазифасында республика районнарына сәфәрләрен Теләче районыннан башларга була. — Үзләре дә чакырды, үземнең дә теләгем бар иде, — ди ул бу хакта. Башкарма директор районның Югары Мәтәскә, Баландыш, Иске Җөри авылларында булган, район үзәгендә спортның торышы, аерым алганда, көрәшкә мөнәсәбәт белән танышкан.

— Әйтергә кирәк, сокланып кайттым. Көрәшкә мөнәсәбәт бик уңай. Милли төребез буенча түгәрәкләргә йөрүче бала-чагадан башлап, район хакимияте башлыгы Нәҗип Нәкыйпович Хаҗиповка кадәр барысы да көрәш белән «җенләнгәннәр» биредә. Спортның башка төрләренә мөнәсәбәт тә шәп. Кем нинди спорт төре белән шөгыльләнергә тели, барысына да менә дигән мөмкинлекләр тудырылган.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/marsel-tairov-krshtge-ntilre-ber-d-ochrakly-tgel-ikn