baner_into

Новости

Алькеевский район Татарстана — родина легендарного борца

Исполнительный директор Федерации корэш РТ посетил Алькеевский район Республики Татарстан. В районе работают 10 тренеров корэш и секции открыты во всех школах, что говорит о высоком уровне развития вида спорта.

В продолжении визита Марсель Тагиров посетил деревню Алпарово — родину легендарного борца, многократного батыра сабантуев, 4-х кратного чемпиона турнира им. Мусы Джалиля, 5-ти кратного чемпиона международного фестиваля спорта, посвященного Дню Республики Татарстан 90-х годов, заслуженного мастера спорта РТ Рашида Самигуллина.
Марсель Тагиров выразил почтение и благодарность титулованному спортсмену за большой вклад в развитие корэш и всестороннюю спонсорскую поддержку вида спорта. «Имена таких спортсменов и меценатов как Рашид Самигуллин вписаны золотыми буквами в историю корэш» — сказал Тагиров.

ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры Татарстан Республикасының Әлки районында булды. Районда 10 көрәш тренеры эшли, секцияләр барлык мәктәпләрдә дә ачык, бу спорт төренең югары дәрәҗәдә үсеш алуы турында сөйли.

Марсель Таһиров визит дәвамында легендар көрәшче, күп тапкырлар Сабантуй батыры, 4 тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнир чемпионы , Татарстан Республикасы көненә багышланган халыкара спорт фестиваленең 5 тапкыр чемпионы, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Рәшит Сәмигуллиннын туган авылы — Алпар авылында булды..

Марсель Таһиров көрәш үсешенә зур өлеш керткән һәм спорт төренә һәрьяклап иганәчелек ярдәме күрсәткән танылган спортчыга мактау һәм рәхмәт сүзләре белдерде. » Рәшит Сәмигуллин кебек спортчыларның һәм меценатларның исемнәре көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язылган», — диде Таһиров.