baner_into

Новости

Соревнования в Балтасинском районе РТ

В соревнованиях на призы главы Балтасинского района РТ приняли участие более 120 спортсменов из 20 команд. Соревнования проходят уже в 26-й раз, в этом году спортсмены боролись в девяти весовых категориях. В торжественных мероприятиях соревнования приняли участие депутат Государственной Думы РФ Рустам Калимуллин, глава администрации Парангинского района Марий Эл Альфит Ибраев, глава Балтасинского района РТ Рамиль Нотфуллин, исполнительный директор Федерации корэш РТ Марсель Тагиров руководитель Балтасинского районного исполнительного комитета, легендарный борец корэш Айдар Хайрутдинов и ветеран труда, председатель Федерации корэш Балтасинского района Фарит Ахмадиев.

В рамках церемонии открытия легендарным борцам района Фариту Ахмадиеву и Хамиту Калимуллину были вручены благодарственные письма Федерации корэш РТ и именные часы.

Балтасинский район славится своими борцами, район становился Чемпионов турнира им. Мусы Джалиля целых 13 раз. Родом из Балтасинского района такие борцы как Васил Гарифуллин, Рафис Мотыгуллин и другие. Под Руководством тренера Марселя Гарифуллина в деревне Бурбаш Балтасинского района было воспитано более 20 мастеров спорта.

Татарстан Республикасы Балтач районы Башлыгы призына үткәрелгән ярышларда 20 команда арасыннан 120дән артык спортчы катнашты. Ярышлар 26 нчы тапкыр уза, быел спортчылар тугыз авырлык категориясендә көч сынашты.

Тантаналы чараларда РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Марий Элның Парангин районы администрациясе башлыгы Альфит Ибраев, ТР Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Көрәш Федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Балтач район Башкарма комитеты җитәкчесе, легендар көрәшче Айдар Хәйретдинов, хезмәт ветераны, Балтач районының Көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев катнашты.

Ачылу тантанасы кысаларында районның легендар көрәшчеләре Фәрит Әхмәдиев һәм Хәмит Кәлимуллинга ТР Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары һәм исемле сәгатьләр тапшырылды.

Балтач районы үз көрәшчеләре белән дан тота, район спортчылары Муса Җәлил исемендәге турнирны 13 тапкыр жиңә. Тумышы белән Балтач районыннан Васил Гарифуллин,Рәфис Мотыйгуллин һәм башкалар. Шуны әйтеп китмичә булмый, тренер Марсель Гарифуллин җитәкчелегендә Балтач районының Борбаш авылында 20-дән артык спорт остасы тәрбияләнде.