baner_into

Новости

Рабочая поездка в Нурлат

Исполнительный директор Федерации корэш РТ Марсель Тагиров посетил очередной район Татарстана в рамках рабочих визитов. В Нурлате он встретился с руководителем исполнительного комитета и председателем спорткомитета района. «Работа в области корэш поставлена хорошо»- отметил Тагиров.

В районе работает 4 центра развития корэш, два из которых в спорткомплексах города Нурлат. Всего корэш занимаются более 150 спортсменов, традиционно проводится 6-7 турниров в год. Стоит также отметить высокий уровень развития борьбы на поясах в районе, центром которой является село Чулпаново.

На сегодняшний день подрастает достойная замена выдающимся выходцам Нурлатского района таким как многократные Чемпионы Ильдар Габбасов, Александр Зуйков и другие.

ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров эш визиты кысаларында Татарстанның чираттагы районында булды. Нурлатта ул Башкарма комитет җитәкчесе һәм районның спорт комитеты рәисе белән очрашты. «Көрәш өлкәсендә эш яхшы куелган», — дип билгеләп үтте Таһиров.

Районда көрәшне үстерү буенча 4 үзәк эшли, шуларның икесе Нурлат шәһәренең спорт комплексларында. Көрәш белән барлыгы 150дән артык спортчы шөгыльләнә, традицион рәвештә елына 6-7 турнир үткәрелә. Шулай ук үзәге Чулпан авылы булган районда билбау көрәшенең югары дәрәҗәдә үсеш алуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Бүгенге көндә Нурлат районының күп тапкырлар чемпионнар булган Илдар Габбасов, Александр Зуйков һ.б. танылган спортчыларына лаеклы алмаш үсә.