baner_into

Новости

Кубок мира по корэш 2022 в древнем городе Болгар

С 18 по 22 мая состоялся Кубок мира по поясной борьбе корэш в котором приняли участие более 160 борцов из 26 стран мира. Кубок мира 2022 года прошел в три этапа: квалификационные соревнования в Москве, предварительные поединки в Казани, а финалы и торжественные мероприятия состоялись 21 мая в Болгаре в рамках празднования 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией. 

Спортсмены соревновались в 11 весовых категориях от 60 до свыше 130 кг и абсолютной весовой категории. В финальных поединках встретились борцы сборных Киргизии, Казахстана, Таджикистана, Монголии, Азербайджана, международной федерации, Узбекистана и России.

Почетными гостями финалов и торжественных мероприятий турнира стали Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, президент международной федерации корэш Джаудат Миннахметов, депутат Жогорку Кенеш Кыргызской республики Эмил Жамгырчиев и другие гости.

Победу в абсолютной весовой категории завоевал спортсмен сборной России, представитель Республики Татарстан Фирдус Зайнуллин, ставший обладателем главного приза от Правительства Республики Татарстан – мотоцикла. Награду вручили прездиент Международной Федерации корэш Джаудат Миннахметов и исполнительный директор Федерации корэш РТ Марсель Тагиров.

18 майдан 22 майга кадәр билбау көрәше буенча дөнья Кубогы узды, анда дөньяның 26 иленнән 160тан артык көрәшче катнашты. 2022 елгы дөнья Кубогы өч этапта узды: Мәскәүдә квалификация ярышлары, Казанда беренчел ярышлар, ә финаллар һәм тантаналы чаралар 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.

Спортчылар 60 килограммнан 130 килограммга кадәр һәм абсолют авырлык категориясендә көч сынашты. Финал ярышларында Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Монголия, Әзербайҗан, халыкара федерация, Үзбәкстан һәм Россия җыелма командалары көрәшчеләре очрашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Кыргызстан Республикасы Жогорк Кенеш депутаты Эмиль Жамгырчиев һәм башка кунаклар турнирның финал һәм тантаналы чараларының мәртәбәле кунаклары булды.

Абсолют авырлык категориясендә җиңүне Россия җыелма командасы спортчысы, Татарстан Республикасы вәкиле Фирдүс Зәйнуллин яулады. Бүләкне Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов һәм ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров тапшырдылар.