baner_into

Новости

Көрәшчеләр өчен яңа китап

Шушы көннәрдә «Ихлас» нәшриятында танылган спорт журналисты Атлас Гафиятовның «Көрәш. Остаз. Галим» дигән яңа китабы дөнья чыкты.

Әлеге китап Россиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры, СССРның спорт остасы, педагогика фәннәре кандидаты, көрәшче, остаз, грек-рим көрәше буенча Татарстанның өлкән тренеры Мәгас Мөбарәкша улы Сәхабетдиновның якты истәлегенә багышлана. Китап Мәгас абыйның талантлы шәкертләреннән берсе Фәнис Хәмзә улы Гатинның матди ярдәме белән чыгарылган.

«Тормыш дәвам итә. Бүгенге буын көрәшчеләр дә Мәгас Мөбарәкша улы хакында һәм аның дуслары, шәкертләре хакында күбрәк белергә тиеш» дип яза Атлас Гафиятов кереш сүзендә.