baner_into

Новости

Безнең батырлар: Гакиф Борһанов

Борһанов Гакиф Акмал улы 1949 елда Түбән Кама авылы Кызыл Чапчак авылында туган.

Мамадышта физкультура укытучылар әзерләү курсларын, аннары Әлмәт физкультура техникумын, һәм соңыннан Казан дәүләт педагогик физкультура тәрбия факультетын тамамлаган.
40 ел үзенең туган авылында балаларга физкультура тәрбия бирү дәресләрен алып барган. Авыл спортчылары арасында штанга күтәрү ярышларында, һәм татарча көрәш ярышларында Гакиф Борһанов 20 ел давамында гел көчлеләр арасында булды.
Татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле герой шагыйрь Муса Җәлил турнирында, 60 кг категориясындә 6 тапкыр җиңүгә ирешә, 4 тапкыр икенче урынны һәм 3 тапкыр өченче урынны яулый. Шулай ук татарча көрәштә 1 тапкыр Россия чемпионы һәм 2 тапкыр Татарстан чемпионы була. Авыл Сабан туйларында күп булмаса да 10 тапкырдан артык тәкә алган.
Штанга күтәрү ярышларында 3 тапкыр үз үлчәү категориясындә Татарстан Республикасында җиңүгә ирешә, гер күтәрү буенча 9 тапкыр Республика чемпионы була.
Бүгенге көндә туган авылында яши, лаеклы ялда.