baner_into

Новости

Безнең батырлар: Фидаил Шакиров

Шакиров Фидаил Нури улы 1954 елның 18 августында Балтач районының Борбаш авылынында туган.

Васил Гарифуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә башлаган. Васил Гарифуллин Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаганнан соң, Борбаш мәктәбендә үз инициативасы белән көрәш кружогын оештыра. Авылның мәктәп укучылары һәм авылда яшәгән кешеләрнең бик күбе шушы түгәрәктә шөгыльләнә башлыйлар.

Алар арасында Фидаил Шакиров та була. Ике ел шөгыльләнгәннән соң Фидаил Шакиров Россиянең һәм Татарстанның яшьләр арасында чемпионы булу дәрәҗәсенә ирешә. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт ул Борбаш авылы мәктәбендә кыска вакыт физкультура укытучысы булып эшли.

Казан дәүләт ветеринар институтында укырга кергәч, татарча көрәш белән беррәттән классик көрәш белән дә шөгельләнә. Классик көрәш төреннән спорт остасына кандидат дәрәҗәсен үти.

Ветеринар институтында укыган елларда һәм аны тәмалаганнан соң – Актаныш районының “Октябрь” колхозында баш зоотехник булып эшләгән вакытларында, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган ярышларда призга алты мәртәбә хуҗа була. Менә бу аның алты ел җиңүгә ирешүе рекордлы була, аны беркем дә кабатлый алмый.

Фидаил Шакиров – дүрт тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионлыгына ирешә. Балтач, Киров өлкәсендәге Малмыж шәһәрендә, Актаныш һәм Казандагы Идел буе, Бауман урамы Сабан туйларында баш батыр булып таныла. Кайда гына көрәшсә дә, аның көрәше халык күңеленә бик хуш килә. Аның югары күрсәткечләргә ирешү чоры 1980 елларга хәтлек үтә.

2004 соң бакыйлыкка күчте. Фидаил Шакировны  үзенең туган авылы Борбаш зиратына күмделәр. Мәрхүм истәлегенә туган якларында ел саен көрәш бәйгесе оештыралар.