baner_into

Новости

Безнең батырлар: Гайса Шакиров

Шакиров Гайса Гомәр улы 1949 елда Әтнә районы, Әйшияз авылында туган. Башлангыч белемне Әйшияз авылының мәктәбендә алган. Гайса Шакировка беренче классларда, данлыклы көрәшче, галим Марсель Таһировның әнисе, Голира Нурмөхәммәт кызы белем биргән. Аннан соң ул үзенең укуын күршедәге Түбән Көекнең сигез еллык мәктәбендә дәвам иткән. Күлле-Киме урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренә барып төзелеш оешмаларына эшкә урнашкан.

Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, төзелеш оешмаларында электросварщик булып эшләвен дәвам иткән.

Гайса Шакиров малай чактан ук көрәш белән мавыкан, Сабан туйларда яшьтәшләре белән үзарә бил алышкан. Төзелештә көндез эшләп кайтканнан соң, кичләрен 1971 елдан башлап, татар көрәше һәм самбо көрәшләренең күнегүләренә йөри башлаган. 1974 елда ул вакыттагы Арча районының Олы Бәрәскә авылында батыр калган. Аннан соңгы елларда да бу Сабантуйда ул берничә тапкыр җиңүгә иреште. 1978 елда Түбән Киек авылында зур Сабантуй үтте. Якын-тирә авыллардан бик күп көчле көрәшчеләр җыелган иде. Ул бу Сабантуйда аңа каршы чыкканнарның барысында чиста җиңеп, соңгы финал очрашуында сабакташы һәм авылдашы Габделбәр Сабировны чиста итеп җиңде һәм Сабантуй батыры итеп танылды.

Аннан соңгы елларда да ул уңышлы көрәшен дәвам итеп, 1980-1982 елларда Олы Әтнә авылы Сабан туе батыры булды. Аннан соңгы елларда, Казанның ул еллардагы Ленин һәм Мәскәү районнарын берләштергән Сабан туенда, 70 кг көрәшчеләр арасында берниче тапкыр җиңүче дип танылды. 1979 елда Казанда үткәрелгән Россия беренчелегендә, 70 кг көрәшчеләр арасында чыгыш ясап ул Россия чемпионы булып калды.

Ул – милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы.

Гайса Шакиров бүгенге көндә дә Казанда төзелеш оешмаларында эшләп йөри, аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар теләп калабыз.