Новости
Әсхәт Фахретдинов 1951 елда Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылында, тракторчы Гаяз ага һәм аның тормыш иптәше Гөлҗихан апаның күп балалы гаиләләрендә туа. Ул көрәш белән 27 яшендә генә шөгыльләнә башлаган, аны авыр үлчәүдә көрәшергә кеше кирәк булган өчен генә чакырганнар. 1979-1981 елларда Россия чемпионы дигән мактаулы исемне алуга ирешә. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булып таныла.
Әсхәт Фахретдиновның иң зур танылуы 1980 елда Татарстанның абсолют батыры дигән исемне дәгъвалап көрәшкәндә була. Бу турнирда барлык Татарстанның авыл, район һәм шәһәр сабантуйларында батыр калган утыз ике көрәшче келәмгә чыга. Аларны ике төркемгә бүлеп көрәштерәләр, 90 кг көрәшчеләр арасында беренчелек өчен көрәш Максим Васильев, Салават Юсупов, Гайса Шакиров, Әүхәт Мөхәммәдиев, Әнвәр Гыйлаҗев һәм Илгиз Гайнуллин арасында бара. Финалда Илгиз Гайнуллин белән Әнвәр Гыйлаҗев очраша, Илгиз Гайнуллин көндәшен баш аркылы атып, 90 кг арасында җинүне яулый.
Авыр үлчәүдәгеләр арасында Нурсил Галиев, Сабирҗан Шакиров, Рафис Насибуллин, Фоат Валиуллин, Әсхәт Фахретдиновлар бил алыша. Финалда Әсхәт Фахретдинов, Рафис Насибуллинны отып, авыр үлчәүдәгеләр арасында җиңүче була. Татарстанның абсолют батыры Илгиз Гайнуллин белән Әсхәт Фахретдинов арасындагы көрәштә ачыклана. Фахретдинов көндәшен җиңеп зур җиңү яулый, бөтен Татарстанга таныла.