Новости
Виссарион Канашев 1949 елның 12 декабрендә Питрәч районы Иксуар авылында туган.
Беренче тапкыр урта мәктәпне тәмамлаган елны, ике авыл сабантуенда майдан тоткан. Канашевлар – алты бертуган, беренче булып аларның Алексей абыйлары Питрәч якларында көрәшеп, якын-тирә авылларда батыр кала башлаган.
Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Виссарион Канашев алтынчы автоколоннага шофер булып эшкә урнаша. Шушы елларда алар семьялары белән Казандагы Нагорный бистәсенә урнашып, шушында яши башлыйлар. Виссарион Канашев Казаньхимстрой трестында, җәмәгәть тренеры Гайнетдин Мөхәммәдиев җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә башлый.
Физик яктан нык булуы, көрәш алымнарын җиңел ясау аркасында, Висарион Канашев күп җиңүләргә ирешә. Ул дүрт тапкыр Казанның Киров районы, шулай ук Идел буе һәм Бауман районнарының берләштергән сабантуйларында, аннары Вахитов белән Совет районын берләштергән сабантуйларында абсолют батыр дип таныла. Шулай ук үзләренең Питрәч районы авыл сабантуенда, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча, Әтнә, Мамадыш районнары сабан туйларында, Киров олкәсенең Малмыж авылы сабантуенда дистәләрчә еллар буенча мәйдан тота. Татарстан һәм Россия чемпионы исеменә ул биш тапкыр лаек була.
Алтмыш яше тулыр алдыннан 2010 елда вафат булды уд. Канашевны иптәшләре үзенең туган авылына алып кайтып җирләделәр.