baner_into

Новости

Рөстәм Галиуллин. Әхәт батыр

Егерме ике ел буе беркемгә бил бирмәгән һәм 42 яшькә кадәр көрәшкән данлыклы авылдашым Әхәт Закиров истәлегенә багышлыйм.

– Кайсы яктан дисең бу егетне?

– Арча ягыннан. Әхәт Закиров, диделәр…

– Таза икән…

– Әйтмә, күтәрә дә сала. «Эх тә итми…»

– Мин әйтте диярсең, беренчелеккә чыгар бу…

– Юктыр. Яшь күренә бит. Төп башына утыртырлар аны…

Казанның Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Сабантуй мәйданы умарта күчен хәтерләтеп гөж килә. Түгәрәк мәйданны уратып алган ирләрнең күкрәкләре киерелгән, күлмәк җиңнәре сызганылган, күзләрендә очкыннар биешә. Таякка таянган картлар да мәйдан уртасына чыгардай булып әсәренгән: «өченче аяк»лары белән тапталып беткән чирәмне туктаусыз кыйнап, көрәшкә бәя биреп шаулашалар. Суырылып килгән җыерчыклы йөзләренә сыек кына алсулык йөгергән. Дөнья тоткалары – ирләрнең йодрыклары әле баш очында уйнаклап ала, әле алга таба ыргыла; ара-тирә чәчләрен йолкырдай булып башларына ябышалар, көрсенәләр, уфтаналар; борча тешләгәндәй, утырган урыннарыннан сикереп торалар. Картлар белән ирләр арасына малай-шалай кысылган. Болар да бабай-әтиләреннән калышмый: борыннарыннан аккан «нарат сагызлары»н сөртергә дә онытып, көрәшкә йотылган, батырларның һәр алымыннан соң, рәвешен китереп, чирәм йолыккалап куйган булалар. Мәйданның тышкы ягында, ирләрнең тыгыз рәтләре артында, хатын-кызлар күренә. Яулык читләренең еш-еш тешләнүенә, баскан урыннарында тыныч кына тора алмауларына караганда, алар да көрәшкә битараф түгел. 1954 елның җәе, татар дөньясының баш батыры өчен көрәшнең иң кызган мәле иде бу.

Әхәт бүген шактый ир-егетләр белән бил алышты. Менә чираттагысын – төптән юан чыккан кыска аяклы, киң җилкәле, мускуллары үреп ясалгандай кабарып торган яшь егетне күтәреп алып, янбаш аша җиргә тәгәрәтеп җибәрде. Инде батыр чыгар өчен, Остроумов фамилияле көрәшче белән генә тартышасы калды. Әхәт көндәшен җиңгән өчен бирелгән чи күкәйне эчеп куйды да Сабантуй мәйданыннан читкәрәк китеп утырды. Аңа хәл җыярга бераз вакыт бирделәр. Ирләр, картлар, хатын-кызлар, малай-шалай – һәммәсе дә кайсы батырның өстен чыгасын фаразлап, үзара бәхәс куертырга тотынды.

Мондый ыгы-зыгы Әхәткә таныш кебек тоелды. «Ә-ә, – диде ул, исенә төшерүенә сөенеп, – Минҗан батыр белән тартышканда, шулай мәш килгәннәр иде бит». Егерме яшендә, үз авылы Сабан туенда батыр калгач, даны еракларга таралган Минҗан батыр белән тартышып караган иде ул. Күңеленә шул якты хатирә килде.

***

…Яз көне сабан сөреп йөргәндә, Күкчә-Бирәзә чигендә, ике авыл арасындагы межада, алар аксыл төстәге солдат күлмәге кигән, кулына көрәк тоткан шактый зур гәүдәле бер бабайны очраттылар. Араларында өлкәнрәк саналган Җәләй абзый, аның янына барып:

– Ни хәлләрдә, Минҗан абый, – дип исәнләште.

– Әйбәт кенә, оланнар, – диде ул, сабан сөрүчеләрнең һәммәсенә күз йөртеп. – Эшләрегез барамы?

– Әйе, Аллага шөкер, – диеште ир-егетләр. Карт, көрәген җиргә каккалап, үз авыллары ягына – Күкчә-Бирәзә колхозчылары эшләгән кырга таба китте.

 Бабайның чәчләре агарган булса да, җилкәләре киң, буе уртачадан шактыйга калку, күлмәге аша беләкләренең әле һаман да тыгыз икәнлеге сизелеп тора. Ул берникадәр ераклашкач, Әхәт Җәләй абзыйдан:

– Кем булды бу? – дип сорады.

– Атаклы Минҗан батыр! – диде Җәләй.

Сугыш алды елларында исеме халык теленнән төшмәгән Минҗан батыр! Түбән Аты Гыймай, Бәрәскә Хафиз һәм Күкчә Минҗан батыр! Ул чорда бу өч исем гел янәшә аталды. Халык Сабантуйларына беренче чиратта нәкъ менә шушы өч пәһлеванның көрәшкәнен карарга килә иде.

Әхәт, данлыклы көрәшче турында күбрәк белергә теләп, Җәләй абыйсына сорау арты сорау яудырды.

– Аның улы Гадел дә көрәшә. Әле ничек кенә! Сугыштан соң беренче тапкыр үткәрелгән район Сабан туенда баш батыр калды. Аларның әтисе белән тартышуы хакында авылдашлары мәзәк итеп сөйли. Бәрәңге бакчасын көрәк белән казып чыгалар да, аталы-уллы, кулларына сөлге алып көрәшергә тотына икән. Берсе дә бил бирергә теләми, кызып китеп, бөтен бакчаны бер итеп бетерәләр, ди. Аннары тапталган бакчага карап торалар да яңадан эшкә тотыналар икән.

– Минем аның билен тотып карыйсым килә, – дип куйды Әхәт.

– Ай-һай, Минҗан батыр теләсә кем белән бил алышырмы икән? – дип, башын чайкады тегесе.

– Төшкә туктагач, бер тирәдәрәк булсак, каршы килмәс әле?

– Белмим, белмим, – диде дә Җәләй яңа буразналар сызарга кузгалды.

Җәләйнең сөйләгәннәре Әхәткә нык тәэсир итте. Ул Минҗан карт белән тартышканын күзалдына китерде, хыяллана торгач, төшке аш җиткәнен сизми дә калды. Әбәтләп алырга дип, ике авыл чигендәге агачлыкка атладылар. Күкчә-Бирәзә колхозчылары да шунда тукталган. Әхәтнең бәхетенә, Минҗан батыр да алар арасында. Тамак ялгагач, кырын яттылар да уен-көлке сөйләшергә, сүз көрәштерергә тотындылар. Җәләй исә, урыныннан күтәрелеп, күкчәлеләр янына атлады. Минҗан батыр ялгызы гына бер читтәрәк утыра иде.

– Минҗан ага, безнең арада бер егет бар, – дип башлады ул сүзен. – Үткән ел авыл Сабан туенда аңа тиңнәр табылмады. Егерме яшьтә генә булса да, көч-куәте ташып тора, сәләте дә җитәрлек…

– Йә? – диде Минҗан батыр, күзен сызыкка калдырып. Көрәш мәйданында көндәшләрен күтәреп алып күз ачып йомганчы баш аркылы әйләндереп җибәрергә күнеккән оста сөйләмдә дә кыскалыкны вә осталыкны ярата иде.

– Менә шул егет әйтә: «Минҗан батырның билен тотып карыйсым килә!» – ди.

Минҗан батыр наласалар ягына күз ташлады. Төп шикелле гәүдәле, уртача буйлы, калын кашлы, таза муенлы Әхәтне шундук чамалады ул. Калын кашлары астыннан үткен күзләрен елтыратып торган егеткә сынап караганнан соң:

– Әйдә соң, – дип куйды.

Җәләй карт кул изәүгә, егет сикереп торды да, зур-зур атлап, картлар каршына килеп басты.

– Ни атлы? – диде Минҗан батыр.

– Әхәт!

– Көрәшеп карыйк дисеңмени?

Әхәт уңайсызланып кына башын кагып куйды.

– Сездә сөлге итәрдәй каеш бармы соң?

– Менә анысы юк шул, – диде Җәләй карт. – Сугыштан соң һаман рәткә кереп булмый, ирләрдә рәтле каеш калмады.

– Ат камытыннан суырып алыйк, – диде Минҗан батыр.

Әхәт, аның сүзләрен ишетүгә, аты янына йөгерде. Күкчәлеләр дә, наласалылар да, Әхәтнең олпат көрәшче белән сынашырга йөрүен чамалап, якынрак сырыштылар, үзеннән-үзе Сабан туендагы кебек түгәрәк ясалды. Әхәт, каеш сөлгенең берсен кулына бәйләп, икенчесен көндәшенә сузды. Минҗан батыр җәлт кенә сикереп тормакчы иде – барып чыкмады: алтмышны түгәрәкләве үзенекен итте – авырдан кузгалды. Аның сөлгесе урап алуга, Әхәтнең биле тартылып куйды.

– Башладыкмы? – диде Минҗан батыр.

– Ие.

 Минҗан карт күтәреп алырга ашыкмады. Кат-кат тарткалап, йолыккалап алды. Әхәт үзе беренче булып суырып алырга кыймады.

– Минҗан бабай, күрсәт егеткә аяз көндәге йолдызларны!

– Тәгәрәт үзен Наласа ягына! – дип кычкырды күкчәлеләр.

– Әхәт, бирешмә!

– Баш аркылы җибәр, сөякләре таралсын! – Егеткә көч биреп, авылдашлары шаулашты.

Әхәт аз гына чүкте дә, ике тезен бергә кушкан килеш, Минҗан батырны кысып китерде. Данлыклы батыр егеттән мондый тиз алым көтмәгән иде, ахры, аяклары җирдән аерылуын абайламый да калды, Әхәт исә аның биленнән шундый итеп кыскан, тегесенең кымшанырлык та хәле калмады.

– Тәгәрәт!

– Әйләндереп җибәр! – дип кычкырды кемнәрдер.

– Чү, чү, улым, ипләбрәк, – диде Җәләй абзый. – Атма, төшер.

Әхәт Минҗан батырны җиргә бастырды.

– Булдырдың, Әхәт! – дип сөенеште наласалар.

– Нык егет икән, – диеште күкчәләр дә.

Минҗан батыр, дәшми-нитми генә, читкәрәк барып утырды. Сүз колхоз яңалыкларына, быелгы сабанга күчте. Әхәтнең исә тәне буйлап рәхәт бер дулкынлану йөгерде. Җиңүенә исе китмәде, телләрдән төшмәгән батыр белән бил алышуы, Минҗан картның тартышырга риза булуы канатландырды аны.

– Әхәт энем, әйдә, тагын бер алышып карыйк әле, – диде кинәт Минҗан карт.

– Әйдә, – диде Әхәт, шатланып.

Сөлгеләрне билгә салуга, Минҗан карт егетне күтәреп алмакчы булды. Әмма юкка: бу юлы да Әхәтнең тимердәй нык беләкләре арасына кысылып, аяклары җирдән күтәрелде. Егет картны аягына бастырды.

– Маладис, энем, – дип, аркасыннан сөйде Минҗан батыр. – Көрәш син… Ул, көрәген җиргә батыргалап, авылына таба атлады. Әхәт бәхетле иде…

***

– Энем, син күпме тартасың? – Таныш түгел ир аның җилкәсенә кагылды.

– Сиксән ике кило, – диде Әхәт битараф кына.

– Остроумов – 114. Артык көчәнеп, имгәнә күрмә.

– Кемнең көчәнгәнен көрәштә күрербез, – диде Әхәт һәм, урыныннан торып, мәйданга таба атлады. Минҗан батыр белән булган вакыйганы күз уңыннан үткәрү аңа көч-куәт өстәгәндәй итте. Ул, башын югары чөеп, кыска, нык адымнар белән, ашыкмыйча гына мәйдан уртасына юнәлде.

– Юкка азаплана егет, барыбер Остроумов җиңәчәк. Аны егардай батыр әле тумаган, – дип куйды кемдер.

– Аның әшнә-мазарлары да күп, бу авыл егетен хәйләләп, төп башына утыртырлар, – дип җөпләде аны икенчесе.

Әхәт кан тамырларының ачыттырып кызышканын сизде. «Мәйдан буйлап тәгәрәтеп җибәрмәсәм, исемем Әхәт булмасын!» – дип пышылдады аның тыгызланып каткан калын иреннәре.

Киң җилкәле, корсагы, сөбханалла, бүлтәйгән Остроумов иптәшләреннән аерылып якынлашканда, үзен көч-хәл белән тыеп торды Әхәт. Остроумов үзенең алышта өстен чыгачагына аз гына да шикләнми иде булса кирәк: мәйдан уртасына ул ныклы, ышанычлы адымнар белән атлап керде. Әхәт аннан нәкъ бер башка тәбәнәгрәк иде. Шуңа да аның янында Остроумов әкият батыры, пәһлеван сыман күренде. Остроумов, сөлгесен урап алгач, аны көндәшенең биленә салырга ашыкмады: үзенең гәүдәгә таза-нык икәнен белдерергә теләдеме, әллә каушатмакчы булдымы – белмәссең, егетнең күзләренә тишәрдәй итеп карап, мыскыллы елмаеп куйды. Әхәт үзендәге ярсу көчнең кан тамырлары буйлап шаулап йөгергәнен тойды.

– Син минеке, Камырбатыр, – диде ул эченнән генә.

Көрәш башланды. Моңарчы гөжләп торган мәйдан тынып калды. Кинәт туган тынлыкка гаҗәпләнепме, «үз» батырын күптәннән зарыгып көткән симез тәкә аваз бирде. Шуны гына көткәндәй, мәйданга кабат җан керде.

– Әхәт батыр, тәгәрәт шул алпамшаны!..

– Җиргә сеңдер, малакасус малайны!..

Әхәт сизде: Остроумовның биле шактый ук йомшак, аныкы шикелле каешлануы җитмәгән. Әмма беләкләре таза каһәрнең: һичничек тартып китерермен димә! Бер-берсенең бил ныклыгын чамалап, чирканчык алуга, Әхәт ике тезен көндәшенекенә китереп терәде, аны кысып китерде дә күтәреп алды. Инде янбаш аша тәгәрәтәсе генә калды дигәндә, Әхәтнең сөлгесе өзелеп, Остроумов он капчыгы сыман чирәмгә ишелде.

– Хәрәмләшмәгез!

– Егеткә яхшы сөлге бирегез! – дип, ризасызлык белдереп дулады Әхәт яклылар.

– Безнең батырны кузгатырдай көч юк, – дип шапырынды Остроумовныкылар.

Яңа сөлгене Остроумовның биленә салуга ук, Әхәт шул алымын кабатлады. Әмма тегесе аны нык куллары белән этеп җибәрде.

– Хәрәмләшмә! – дип кычкырды алгы рәттә утырган ак сакаллы карт, сырлы таягын һавада усал болгап.

Остроумовның һөҗүм итәрлек чамасы юк иде. Әхәт моны көндәшенең авыр мышнавыннан сизде. Шуңа да ул Әхәтне, атны тәртә арасына керткән сыман итеп, нык куллары арасында тотарга тырыша. Шулай итеп, көрәш алымы күрсәтергә мөмкинлек бирми иде.

– Җитәр, егет. Туктатыйк көрәшне, – дип, кайнар сулышын бөркеде Остроумов.

– Өметләнмә! Юк! – дип, тешен шыгырдатты Әхәт.

Остроумовның кулын йомшартып җибәрүеннән файдаланып, аны күтәреп алыйм дигән генә иде, тагын сөлгесе өзелде.

– Нинди хәл бу?!

– Рәтле сөлге табалмадыгызмы?! – Мәйдан ризасызлык белдереп гөжләде.

Көрәш дәвам итте. Әхәт туктаусыз күтәрергә омтылса, Остроумовның каршы торудан бүтән чарасы юк иде. Әхәтнең өченче сөлгесе шартлап өзелгәч, мәйданның яше-карты, йодрыклары белән янап, мәйданга омтылды. Көрәш дәвам итте.

– Егетләр, инде сәгатьтән артык көрәшәсез, – дип куйды кайсыдыр.

Әхәт арыды. Сулышны эчкә үткәрмәслек дәрәҗәдә тамак төбе кипте, биле сыкрап сызлый башлады, вакыты-вакыты белән күз аллары караңгыланды. Җитмәсә, Остроумов, җае чыккан саен, юан бармакларын касыкка батырырга тырыша. «Их, бер чиләк чишмә суын өскә коеп җибәрәсе дә сусынны тәмам басканчы эчәсе иде», – дип уйлады Әхәт. Тәмам мышкылдаган Остроумов инде берничә тапкыр:

– Туктатыйк, егет, – дип пышылдады. Аның бу сүзләре Әхәтне котыртты гына. «Юкка өметләнәсең, Камырбатыр», – дип усалланды ул. Үзе сөлгесен кыскарта төшеп, Остроумовны күтәреп алырдай уңай мизгелне көтте. Тик юкка: сәгать ярымга сузылган көрәш ике батырның тәмам хәлләрен алды, алар, гөрселдәп, җиргә аудылар. Мәйдандагы яшел чирәмнән кара җир генә калды.

Әхәт кабат Минҗан батырны исенә төшерде. Аңа канат куйган, данлы киләчәгенә ышанган батырны! Ул чактагы көрәшне үз күзләре белән күргән авылдашлары ничек горурланганнар иде аның белән. Басу капкасыннан «Наласа» көен җырлап, күкрәк киереп кайтып кергәннәр иде. Бу хәбәр, авылның һәр йортын йөреп чыгып, уртак шатлыкка әйләнде: «Безнең авылда данлыклы батыр үсеп килә!» Бүген дә аның белән шактый авылдашы килде, әнә мәйдан кырыенда көч биреп торалар. «Ул шулар каршында җиңелсенме? Хурлыгы ни тора?»

Әхәт, тешен кысып, кулына ике кат итеп кушып бәйләнгән дүртенче сөлгене алды, соңгы көченә тырышып-тырмашып, көндәшен күтәреп тә алды, баш аркылы тәгәрәтеп тә җибәрде… Остроумов тәгәрәп барып, йөзтүбән капланды. Бермәлгә тынып калган мәйдан өстендә гүя күк күкрәде: сүз куешкандай, йөзләгән аваз бергә кушылып батырны сәламләде.

– Ай, маладис егет! – Таякларын оныткан картлар урыннарыннан сикереп тордылар.

– Менә бу батыр, ичмасам!

 Хатын-кызлар да яулыкларының кысып тоткан читләрен бушатты. Малай-шалай исә Әхәтне күреп, танып калырга ашыкты.

– Бер сәгать тә кырык биш минут көрәштеләр, – дип хәбәр итте баягы тавыш. – Батыр! Әхәт батыр! – дип, туктаусыз кабатлады мәйдан.

Рөстәм Галиуллин