baner_into

Новости

Данил Юныс улы Галиев 1948 елның 10 августында Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туган. Кече яшьтән үк Сабантуйларда көрәшеп үскән. Тугызынчы классны бетергәндә үз авыл сабантуенда батыр калган. Сигезенче классны тәмамлагач, Чистай совхоз техникумына укырга кергән. Шушында ул тәҗрибәле тренер Мәгас Сәхәбетдинов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә башлаган. Татарча көрәш белән даими шөгыльләнүдән тыш, ул классик көрәшне дә үз итте. Данил Галиев классик көрәштән СССР – ның спорт мастеры.

Данил Галиев татарча көрәш буенча унике тапкыр Татарстан чемпионы, тугыз тапкыр Россия һәм биш тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга хуҗа булган көрәшче. 1979-1980 елларда ул Татарстанның баш батыры булып кала. 1976 елда Россиянең абсолют батыры була. Аннан тыш, ул үзбәк көрәше буенча спорт остасы, Үзбәкстан шәһәрендә узган ачык чемпионатта абсолют батыр булып кала. Аннан соң Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы һәм Казан шәһәрендә үткән көрәш турнирларның авыр үлчәүдә абсолют чемпионы булып танылды. Арча, Биектау, Түбән Кама, Чаллы, Казан шәһәре сабан туйларының һәм  бик күп Татарстанның авыллары белән күрше Киров өлкәсенең Малмыж авылы сабантуенда дистәләрчә мәйдан тоткан пәһлеван. Данил Галиев татар көрәше тарихына алтын хәрефләр белән кереп калган легендар көрәшчеләрнең берсе.

Түбән Камада ел саен Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры уздырыла.