baner_into

Новости

Безнең батырлар: Фәрит Шәйхетдинов

Фәрит Сәгыйтдин улы Шәйхетдинов 1954 елда Яшел Үзән районы Карахуҗа авылында туган. Ул мәктәптә укыган яшьләрдән ук спортның күп төрләре белән шөгыльләнеп үскән. Фәрит урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергән.

Институтта укыган елларда ул ныклап классик көрәш белән шөгыльләнә. Укыган елларында Татарстанның бик күп төрле турнирларында чыгыш ясаган, шул вакытта татарча көрәш белән дә даими шөгыльләнгән. Институтны тәмамлагач Фәрит Яшел Үзән районының Олы Яке авылы мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнашкан. Шушында ул авыл яшьләрен һәм мәктәп укучыларын туплап, көрәш түгәрәген оештырган.

Аның укучылары арасында: Фәрит Бикмуллин, Илһам Сафиуллин, Ленар Абдрахманов, Илдар, Илгиз һәм Зөфәр Гайнуллиннар кебек яшьләр Татарстан чемпионнары булып танылдылар.

Фәрит Шәйхетдинов шул вакытта эшләгән елларда, Яшел Үзән районының командасын туплап, аларны Казанда үтә торган герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирына алып барды. 1978 елның район командасы: 60 кг үлчәүдә Әгъзам Гобәйдуллин, 70 кг үлчәүдә Илгиз Гайнуллин, 80 кг үлчәүдә Фәрит үзе, 90 кг авырлыкта Госман Хөсәенов һәм авыр үлчәүдә Әнсәр Галавиев составында, ярышлар тарихында беренче тапкыр чемпион дәрәҗәсенә ирешеп җиңү алды.

Фәрит Шәйхетдинов үзе 1977 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил призына хуҗа була, өч тапкыр Татарстан чемпионы һәм бер тапкыр Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Ул елларда абсолют беренчелек өчен үткәрелә торган турнирда, үз үлчәү авырлыгында дүрт тапкыр җиңүгә ирешә.

Аннан соң ул Татарстанның Яшел Үзән, Биектау һәм Казанның Киров районы Сабан туйларының батыры.

Бүгенге көндә “Ак Барс” Көрәш сараен генераль директоры урынбасары булып эшли, көрәшчеләр әзерләүгә үзеннән бик зур өлеш кертә.