baner_into

Новости

Ренас Кәлимуллин: «Яшьләр үсеп бара, җиңел түгел»

Ренас Кәлимуллин белән җәһәт әңгәмә уздырып алдык. 12 тапкыр дөнья чемпионы икән инде ул.

  • Ренас, быел тагын Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылдың. Ничәнче тапкыр әле, искә төшерче?
  • Татарстан чемпионатын да, Россия чемпионатын да алтышар тапкыр оттым. Иң истә калганы дип беренче тапкыр республика чемпионы булып калуымны саныйм. Ул вакытта финалда Алабугадан Азат Кавиев белән очраштык. Россиядә исә беренче тапкыр Наил Мөхәммәтьянов белән очраштык. Башкортстаннан өч көрәшче иде минем авырлыкта: Наил, Дим Хәйруллин, Илдар Муратов. Илдарны да чистага салдым. Шөкер, быелгысында да җиңү яуладым.
  • Татарстанда көндәшләр бармы соң?
  • Яшьләр үсеп бара, кемдер җиңелрәк категориядән безгә күчә. Көндәшләр бар инде ул. Марат Кәримов, Данил Хәйриевлар — шәп яшь көрәшчеләр. Үземә дә авыррак, авырлык артты, шуңа алдагы ярышларда 85кә күчтем.
  • Лаештагы ярышны карыйсың, гел мондагы егетләр белән бергә йөрисең. Димәк, Лаешка күчәсең?
  • Әлегә Теләче өчен көрәшәм. Дөрес, Казанга эшкә урнаштым. Тренировкаларга Усадка йөрим, Динар Кәримуллин алып барган түгәрәккә.
  • Титулларны санауны дәвам итик әле…
  • Көрәш буенча — 5 тапкыр, 6 тапкыр — билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Алышта бер тапкыр җиңүче булдым. 12 тапкыр дөнья чемпионы икәнмен…