baner_into

Новости

Безнең батырлар: Михаил Чернов

Чернов Михаил 1954 елда Питрәч районында туган. Көрәш белән малай чагыннан ук шөгыльләнеп үскән. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергән. Татарча көрәш белән ул ныклап шушында укыган елларда шөгыльләнгән. Аннан соң атнасына бер-ике тапкыр “Казаньхимстрой” тресты спортзалында җәмәгәть тренеры Мөхәммәдиев Гайнетдин җитәкчелегендә көрәш секцияcынә барып, үзенең көрәш осталыгын арттырган.

80 нче елларның башында бу спорт залында Виссарион һәм Григорий Канашевлар, Риф Мадьяров, Гайса Шакиров, Әнвәр Гыйлаҗев, Марат Зәкиев кебек танылган көрәшчеләр белән шөгыльләнеп, көрәш осталыгын арттырган.

Ул бик күп тапкырлар үзләренең Питрәч, Саба һәм Балык Бистәсе авыл сабантуйларында батыр калган. Питрәч районы сабан туйларында ул алты тапкыр баш батыры булган. Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелә торган көрәш ярышларында дүрт мәртәбә җиңүче булган. Өч тапкыр Татарстан чемпионы һәм бер тапкыр Россия чемпионы булып танылган. Гомере буена ул балаларны, яшь үсмерләрне һәм авыл яшьләрен көрәш серләренә өйрәтүче тренер булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда, Питрәчтә яши.