baner_into

Новости

Безнең батырлар: Әүхәт Мөхәммәдиев

Мөхәммәдиев Әүхәт Сәлим улы 1958 елда Кама Тамагы районының Яшелчә авылда дөньяга килгән.

Башлангыч белемне үз авылында алгач, ул укуын үзләренең авылыннан 10 км ераклыктагы Олы Салтык авылында дәвам иткән. Көн саен ике арадагы 10 км араны, барып кайтып йөргән. Ул үзенең көрәшчелек сыйфатларын ике арада йөреп туплаган.

1979 елда Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозга тракторчы булып эшкә урнаша. Ул вакытта колхоз рәисе булып Гатин Ринат Гомәр улы эшли. Гәүдәгә таза егетне күреп алып, ул аңа көрәш белән шөгыльләнергә тәкъдим итә, ул үзе дә элекеге көрәшче була. Һәм алар бергәләп күнегүләр ясый башлыйлар.  Әүхәт ул елны үзләренең авылында һәм Кама Тамагында район батыры булып кала.  Шул ук елны Әүхәт Лаешта авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Уку белән беррәттән, кичләрен көрәш белән шөгыльләнә. Татарстанда үтә торган көрәш ярышларында катнаша башлый. Аннан соң 1981 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга авыр үлчәүдәге көрәшчеләр арасында җиңүче була. 1983-1985 елларда июль аенда Татарстанда үткәрелә торган ярышта баш батыры була торган. 1984 елда Татарстанда татар көрәше буенча чемпион була. Ул Татарстанның ике тапкыр баш батыры булып таныла, 1982 елда авыр үлчәдә Россия чемпионы булып кала. Үзләренең Кама Тамагы районындагы авылларда, Кама Тамагының үзендә, күрше Тәтеш районы авылларында күп тапкырлар батыр булып кала. Шулай ук ул Казанның Идел буе һәм Киров районы сабантуйларында баш батыр булып таныла.

Бүгенге көндә ул Кече Салтык авылында яши, балалар белән яшь үсмерләрне көрәш серләренә өйрәтә, тренер булып эшли.