baner_into

Новости

Безнең батырлар: Наил Хәмидуллин

Наил Нурулла улы Хәмидуллин 1962 елда Биектау районы Ямәширмә авылында туган.

1979 елда урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган. 1984 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларда ук яшьтәшләре белән авыл сабантуйларында көрәшә башлаган. Институтка укырга кергәч, татарча көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ул өч тапкыр Татарстан чемпионы, ике тапкыр Россия чемпионы һәм ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирда җиңүгә ирешә. Күп тапкырларын авыл сабантуйларында батыр кала, Биектау районының үзендә, 1983 елда абсолют батыр булып таныла. Шулай ук Казанның Совет һәм Вахитов районы белән Идел буе Бауман районы сабантуйларында, үз үлчәү авырлыгында, берничә тапкыр җиңүче була.

Институтны тәмамлагач Наил Хәмидуллин Биектау районының “Ленин” исемендәге колхозында баш инженер була, аннары комсомолның беренче секретаре, соңрак колхоз рәисе булып эшли. Биектау районы Усад авылының профессиональ техник училищасы директоры була.

Бүгенге көндә Казан аграр университетының проректоры булып эшли. Март аенда узенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.