baner_into

Новости

Безнең батырлар: Максим Васильев

Васильев Максим Петрович 1956 елда 23 ноябрьдә Зәй районының Иске Зәй авылында туган. Татар көрәше белән ныклап хәрби хезмәттән соң шөгыльләнә башлый. Аның зур көрәшче булып формалашуында Илфат Имамеев белән физика һәм математика укытучысы Исмәгыйль Баязитов кебек тренерларының роле зур.

Исмәгыйль Баязитов Зәй көрәшчеләре арасында аерым урын алып тора. Ул 1972 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил призын 80 кг көрәшчеләр арасында беренчелекне алды. Зәй сабантуйларында алты тапкыр батыр калды. Чаллы сабантуенда авыр үлчәүдә дөнья чемпионы Хәбил Бикташевны отып, аны бүләксез калдырды. 1980 елда үз машинасы белән автомобиль һәләкәтенә эләгеп улә.

Максим Васильев Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлады. Татарстан күләмендә үткәрелә торган ярышларда һәм турнирларда егерме биш ел дәвамында бил алышты. Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына өч тапкыр, Татарстан чемпионлыгына өч тапкыр һәм Россия чемпионы дәрәҗәсенә ике тапкыр иреште. Әлмәттә уздырыла торган халыкара турнирда җиңүче булып калды. Ул бик күп тапкырлар Зәй һәм Чаллы районы сабантуйларының җинүчесе. Шулай ук якын-тирә районнарда – Сарман, Мөслим, Тукай һәм Түбән Кама сабантуйларында бик күп тапкыр батыр булып таныла. Ул көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы.

Бүгенге көндә алтмыш биш яшендә, Зәй районында агрофирма җитәкчесе булып эшли.