baner_into

Новости

Безнең батырлар: Васил Гарифуллин

Васил Гарифуллин 1948 елның 12 гыйнваренда Балтач районы Борбаш авылында туган. Көрәш белән ныклап Әлмәт физкультура техникумында укыганда, 1960 елларда шөгыльләнә башлаган.

1968 елда, туган авылына кайтып, Татарстанда беренчеләрдән булып, мәктәп спортзалында балалар һәм яшьләр арасында көрәш секциясен оешытырп җибәрә. Аның шәкертләре арасында зур уңышка беренче Фидаил Шакиров ирешә. Башта ул яшь үсмерләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып таныла, 1972 елда унсигез яшьлек егет өлкәннәр арасында Россия чемпионы булып кала.  Фидаил Шакировның бу зур уңышка ирешүгә, көрәшкә тартуга яшьләргә зур этәргеч бирә.

Алдагы елларда аның шәкертләре арасында Хәмит Кәримуллин, Вагиз Фазлиев, Котдус Зарипов, Рафис Шарифуллин, Тәбрис Маннапов, Сәйдәш Максумов һәм башка авыллардан килеп өйрәнгән Дамир Сафиуллин, Рафис Насыбуллин, Рифкат Хусаинов һәм башкалар берниче тапкыр Татарстан белән Россия чемпионы, герой-шагыйрь Муса Җәлил призына берничә тапкыр хуҗа булдылар.

Татарстанның иң дәрәҗәле герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында 13 тапкыр, шушы Балтач районы көрәшчеләре чемпион булып калдылар. Монда Васил Гарифуллинның тырышлыгы чиксез зур. Ул Борбаш авылыннан ундүрт спорт остасы әзерләде. Ул Татарстан укытучыларының атказанган дигән мактаулы исеменә лаек булды.

Васил Гарифуллин истәлегенә туган ягында көрәш турниры уздырыла.