baner_into

Новости

Мәңге яшь булып калган батыр истәлегенә

1 октябрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр якташыбыз, Ямбулат авылында туып-үскән Миңнегали Зәкиҗан улы Ногманов истәлегенә мәктәп укучылары арасында егерме тугызынчы тапкыр татар-башкорт көрәше буенча район беречелеге булып үтте.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Миңнегали Ногмановның бертуганнары Нәзир, Рәдиф һәм Ренат Ногмановлар катнашты һәм чыгыш ясады. Тантана барышында Әфганстан сугышында һәлак булган Совет солдатларының, шул исәптән Миңнегали Ногманов белән тагын бер батыр якташыбыз Тиләҗе егете Илшат Хәйруллинның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәпләре һәм Баландыш төп мәктәбе командалары лаек булды. Аерым үлчәү авырлыкларында җиңүче укучылар исемлеге белән сез рәсми сайтыбыздан таныша аласыз.

Фәнил Гаязов, Теләче-информ.