baner_into

Новости

Апаста атказанган колхозчы Фәрит Рәхимов истәлегенә көрәш ярышы батыры билгеле

Апаста күренекле шәхес, атказанган колхозчы Фәрит Рәхимов хөрмәтенә традицион милли көрәш ярышлары оештырылды. Келәмдә төрле үлчәү категорияләрендә булган мәктәп укучылары һәм аграр көлллияте яшьләре көч сынашты. Ярышлар Спартакиада кысаларында оештырылды.

Тантаналы өлештә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

Көрәшнең абсолют батыры исеменә Чүрибураш авылыннан Раян Нургалиев лаек булды.

Спорт бәйрәменә Фәрит абыйның улы Рәмис һәм оныгы Фәрит Рәхимовлар да кайткан иде. Алар яшьләрне бәйрәм белән котладылар һәм киләчәктә дә спортны үз итеп яшәүләрен теләде.