baner_into

Новости

Сабада яшьләр көрәште

Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш районнарыннан 2005-2006, 2007–2008, 2009 елларда туган һәм яшьрәк 120дән артык яшүсмер килгән иде. Турнирны ачу тантанасында Фәргать Әһлиулла улының бертуганнары, тормыш иптәше Люция ханым, улы Илнар, дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре катнашты. Фәргать Нәбиуллинның тормышы һәм хезмәт юлы белән турнирны алып баручы Рәшит Кәримов таныштырды. Турнирда районыбызның яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясады. 2005-2006 елгылар арасында Нияз Хәлиуллин (65 кг.), Язнур Гарипов (80 кг.) Ильяс Габдерахманов (2007-2008 елгылар), Риназ Гарипов (2009 елгылар), Динияр Хәсбиев (70 кг.), Артем Варламов (70 кг.югары)– җиңүчеләр, Нурсил Хаҗипов, Илшат Ибраһимов, Шамил Миңнуллин, Тимерхан Әхмәтов, Инсаф Әхмәдуллин, Роман Романов, Ринат Хәмитов, Румил Фатыйхов призерлар булдылар. 2012 елгы Инсаф Миңнегалиев җиңүгә омтылыш күрсәткән өчен пьедесталга чакырылды. Призерларны Люция ханым, улы Илнар, Фәргать Нәбиуллинның энесе Марат Грамота, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов бүләкләде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды. Барлык матди чыгымнарны район хакимияте үз өстенә алды.

Чыганак: Саба таңнары