baner_into

Новости

Көрәштек тә, бәйрәм дә иттек

Бигрәк тә бай инде бу безнең Бөрбаш авылы бәйрәмнәргә. Бу авылның тагын бер узенчәлекле ягы бар: нинди генә бәйрәм, тантана булмасын, аның ахыры татар көрәше белән тәмамлана. Ни дисәң дә, районыбызда гына түгел, Татарстаныбызда татар көрәшенә нигез салган авыл шул ул. Шуңа да горурланырлыклары да  бар. Санап бетермәслек спорт осталары, татар көрәшенең легендаларына әйләнгән Васыйл Гарифуллин, Фидаил Шакировларны республикабызга биргән авыл да бит әле ул. Билгеле, шушы авылдан чыккан бәрәкәтле иганәчеләребез булмаса, аларның исемнәре онытылып та барган булыр иде инде. Ләкин бу игелекле кешеләр үзләренең матур, күркәм эшләре белән аларны һич тә онытырга ирек бирмиләр. Бу урында мин шушы җирлектә бала чагын уздырып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп һәрдаим авылдашларына ярдәм итүче Нияз Галимуллинны атап узар идем. Шушы егетнең күпме көче кергән социаль-көнкүреш обьектлары капиталь төзекләндерүдән соң икенче сулыш алды. Шуларны төзекләндерү, якын-тирәсен матурлау өчен 8,5 миллион акчасын кызганмаган ул. Аннан тыш, авылның бөтен электр баганаларын алмаштырткан, федераль программага кертелгән 2 км озынлыктагы чаңгы трассасын яктыртуны да үз остенә алган ул. Бер татар көрәшенә генә тугел, күп спорт төренә тиде инде аның ярдәме. Әле генә  чаңгычыларыбыз өчен  2 млн.сумлык инвентарь кайтартты Балтачка. Саный китсәң, бик күп әле алар.

Заманында  авыл Сабантуйларын үзенең тәкәләре белән сөендереп торудан башлаган егетебез, бүгенге көндә әнә шундый зур ярдәмчебезгә әверелеп куйды. Зур мәһабәт спортзалда шушы игелекле кешебезнең әтисе истәлегенә уздырылучы татар көрәше ярышларын ачу тантанасында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзендә туган уй-кичерешләрен, хисләрен яшереп кала алмады. “Карагыз әле, балалар. Бу безнең өчен дә, сезнең өчен дә зур шатлыклы вакыйга. Бу матур спортзалны капиталь төзеләндерудән соң  дип әйтергә тел дә әйләнми, нинди матур зал булган”.

Инде көрәшебезгә килсәк, безнең җирле спорт министрыбыз Рөстәм Заһидуллин, бу ярышны аеруча үз итеп, сабыйлар бәйгесе дип атый. Чыннан да, балалар арасында биһисап куп ярышлар узса да, бу ярыш 6-13 яшьлекләр арасында узучы бердәнбер ярыш. Шуңа да бу ярышта кулына беренче сөлге алучы сабыйны да, бераз шөгыльләнеп, инде  көндәшен күтәреп алып аркасына салучы малайны да карап утыру үзе бер гомер. Шуңа да бу көрәшебез килгән кунаклар арасында да зур кызыксыну уятты.

Ниязның хезмәттәшләре, дуслары, Дәүләт  Советы депутатлары К. Нугаев, Т.Хадиев, республикабызның чаңгы спорты федерациясе рәисе И.Фәрдиев тын да алмыйча, 2 сәгатькә якын малайларыбыз көрәшен тамаша кылып, урыннарында сикереп утырдылар. Алай гына да түгел, Илшат Шәехович районыбызга 50 данә спорт формасы бүләк итте. Менә шулай матур көрәш карап, рәхәтләнеп бәйрәм итте авыл халкы. “Хәере белән башланган эш, дәвамлы була”, дияргә ярата безнең Рөстәм Рафисович. Шулай гына була курсен.

Инде , Рафил Галимуллин истәлегенә ,2009 елда һәм аннан сонгы елларда туган балалар арасында узган ярышларда районыбызның 20 мәктәбеннән 82 бала арасында чемпион булып танылганнар белән танышып узыйк.Азат Галимов/Арбор-28 кг/, И браһим Аймасов/Бөрбаш-30 кг./, Ислам Галиев/Балтач-32 кг./, Билал Галимуллин/Бөрбаш-34 кг./, Ильяс Галиев/Яңгул-37 кг./, Әдел Морадыймов/Бөрбаш/Бөрбаш-40 кг./,Әхәт Әскәров/Арбор-45 кг./,Сәйдәш Мостафин/Арбор-50 кг/,Раяз Нәбиев/Балтач-55 кг./,Инсаф Миннемуллин/Кукмара-60 кг/,Гаяз Хәбибуллин/Норма-65 кг./ Рамил Фәйзрахманов/Куныр-авыр үлчәудә/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.