baner_into

Новости

Ильяс Галимов Россия һәм Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган шәхес иде

Әлмәттә спорт легендасы — җиңелмәс батыр Ильяс Галимов истәлегенә багышланган турнир узды.

«Спорт легендасы, җиңелмәс батыр» — әлеге сүзләр Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов турында.

Ильяс Самат улы — милли көрәшнең чын легендасы, дип юкка гына әйтмиләр. Аның спорт карьерасында яулаган дәрәҗәле исемнәрен санап китсәң, шактый зур исемлек җыела. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, Татарстан, Россия Сабантуйлары абсолют батыры, Татарстан һәм Россия чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры, Россиянең спорт мастеры, көрәш буенча дөнья чемпионы — бу исемнәрнең һәрберсен яулау өчен күпме хезмәт, көч куелганын, күпме тир акканын Ильяс Галимов үзе генә белгәндер. «Ул әкияти баһадирларга гына хас булган аерым көчкә ия сыман тоела», — дип әйтүчеләр бар иде аның турында.

«Чиста җиңү аның төп визиткасы булды» — бу хакта күп тапкырлар Әлмәттә узган ярышларда әйтелде. Быел беренче тапкыр нефть башкаласында Россия спорт мастеры, дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә багышланган егетләр арасында көрәш буенча республика турниры узды. «Татнефть» компаниясе спорткомплексына Татарстанның яшь көрәшчеләре җыелды. Барлыгы 18 команда, 130 көрәшче. Аларны «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин сәламләде. Ул районыбызда нефтьчеләр ярдәме белән көрәшнең үсеш алганын билгеләп үтте. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә көрәш секцияләре ачылганын ассызыклады. Әлеге турнир да «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. Ярышларга Чирмешән районының Туймәт авылыннан Ильяс Галимовның әти-әнисе, туганнары, Әлмәттә яшәүче тормыш иптәше, кызлары да килгән иде. Алар нефтьчеләргә, «Ак Бүре» көрәш федерациясенә атаклы спортчы истәлегенә багышланган турнирны уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

  • Әлеге турнирны шундый дәрәҗәле итеп уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт. Иң мөһиме — ярышларның яшьләр арасында үткәрелүе. Ул көрәшчеләр арасында легенда булып калды. Ильясны бүген дә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул Россия һәм Татарстанда гына түгел, дөнья күләмендә танылган шәхес, — диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов.

2017 елның көзендә Ильяс Галимов спорт карьерасын тәмамларга карар кылды, ләкин көрәштән китмәде. Ярышларда без аны хөкемдар, бәйгеләрне оештыручы буларак күрә идек. Күп еллар буе Ильяс Саматович Әлмәтнең «Ак Бүре» көрәш федерациясен җитәкләде. Ул безнең районда көрәшне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Гомумән әйткәндә, «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән авыл җирлекләрендә көрәш секцияләре ачылды, көрәш белән шөгыльләнүче балалар саны артты. Ул яшь буынга үрнәк, остаз иде. Бүген дә шулай. Кеше китә — эше кала.

  • Тренер буларак та, кеше буларак та мин аны яхшы яктан гына искә алам. Мәктәп елларында мин аңарда тренировкалар үттем, аннан соң Казанга күчкәч тә көрәштәге уңышларым белән кызыксынды. Берәр сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә кире какмады, булышты. Мин аңа бик рәхмәтле. Бар яктан да миңа үрнәк булды. Көрәштә үзе кебек күтәреп көрәшергә өйрәтте, — дип сөйли Әлмәт көрәшчесе Марат Кәримов.

Ильяс Галимов үз үрнәгендә яшь спортчыларны көрәш ветераннарын хөрмәт итәргә дә өйрәтте. Көрәш сезоны ахырында ул төрле буын көрәшчеләренең традицион очрашуларын оештыручы иде. Тренерлары, танылган остазлары Салават Йосыпов һәм Илгизәр Димеевка гел рәхмәтле булды. Спорт карьерасы дәвамында Галимов көрәшчеләр яулый ала торган барлык бүләкләргә лаек булды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән дә бүләкләнде.

Яшь батырлар аның кебек булырга хыяллана. Үз осталыкларын алар Ильяс абыйлары истәлегенә уздырылган ярышларда да күрсәттеләр. Аларның нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә беренче урынны Әлмәт батырлары, икенче урынны Мамадыш егетләре, өченчене Кукмара спортчылары һәм дүртенче урынны Лаеш командасы яулады.

2001-2003 елларда туган көрәшчеләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 60 кг, Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама), 70 кг, Искәндәр Гарифьянов (Әлмәт), 75 кг, Илназ Рамазанов (Тукай), 100 кг, Рөстәм Сираҗиев (Балтач). 2004-2006 елларда туган батырлар арасында: 50 кг, Абдубашир Додов (Әлмәт), 60 кг, Рубин Раджабов (Әлмәт), 65 кг, Роман Спиридонов (Әлмәт), 70 кг, Ислам Закиров (Азнакай), 75 кг, Булат Яруллин (Кукмара), 110 кг, Румил Семкичев (Әлмәт).

Дәрәҗәле исемнәре шактый күп булса да, Ильяс һәрвакыт гади, ихлас, чын кеше булып калды. Дуслары, туганнары, аны белгән һәркем ул бик кешелекле иде дип искә ала. Әти-әнисен хөрмәт итүче, тормыш иптәшен, ике кызын өзелеп яратучы баһадир ир-ат бик иртә якты дөньядан китте. Аңа нибары 43 кенә яшь иде. Быел 2 ноябрьдә Ильяска 46 яшь тулган булыр иде…

Рәмилә Хәмидуллина