baner_into

Новости

Балтачта район батырларын ачыкладылар

Ниһаять, үз нигезенә кайтты көрәшебез. Балтач “Сельхозтехникасы”ның спорт комплексы, Кили авылының мәдәният йорты, “Балтач” универсаль спортзалы… Районыбызда иң олы яшьтәге турнирларның берсе — 28 еллык тарихы булган Тимирязев исемендәге хуҗалык призларына узучы татарча көрәш ярышларыбыз быел, ниһаять, үз нигезенә кайтты.

Әле тарихы тагын да зуррак булган булыр иде, илебездә туган төрле вәзгыятьләр нәтиҗәсендә, ике ел ярышларыбыз үтми дә калды. Инде узган ел гына капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачкан “Кариле” спорткомплексында ярышларыбызның узуы күпләребез өчен зур шатлык булды. Аннан без соңгы вакытта шушындый зур бәйгеләр вакытында көтелмәгән кунакларның килеп керүенә күнегеп беттек, бугай. Заманында шушы ярышларны башлап җибәргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Сәйдәш Мәгьсүмович Исрафиловның, район башкарма комитетын җитәкләгән Фәрит Заһирович Әхмәтхановның, районыбызга эш сәфәре белән килгән Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйковның ярышларны тамаша кылуы, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырулары матур ярышларыбызны тагын да күркәмләндереп җибәрде.

Традициябезгә тугры калып, ярышларыбызның Октябрь бәйрәме көннәрендә узуы аның дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә кебек. Көзге кыр эшләре тәмамланган бер вакытта, хуҗалык җитәкчеләренә дә рәхәтләнеп ял итеп, ярышларыбызны тамаша кылырга мөмкинлек тудыра безнең бу ярышларыбыз. Быел да шулай булды. Үз югарылыгында узды быелгы ярышларыбыз да. Ачылу тантанасы да күпләрнең күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Инде күптәннән безнең ярышларда үзе җырлап, үзе бил алышкан көрәшчене күргәнебез юк иде. Мәскәүдән кайтып, авылдашларының җиңүе өчен бил алышырга кергән Алмаз Закиров үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларыбызны әсир итте. Әле җырлап кына калмады, үз үлчәү авырлыгында бил алышып, байтак көндәшләрен аркаларына салып, өченче урынга да лаек булды. “Республикабыз ярышларында аерым көрәшчеләребезнең бер-бер артлы җиңү яулауларын, командабызның ел нәтиҗәсе буенча бишенче урында баруына чын күңелдән сөенеп торабыз, аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калыйк, хөрмәтле тамашачыларыбыз ”, — дип тәмамлады котлау сүзен район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин. Әле Татарстан Чемпионатында катнашып, матур җиңүләр яуласак, беренче өчлеккә дә эләгербез әле, Аллаһ кушса. Менә шундый өметләр белән янабыз хәзерге минутларда.

Алда торган шушы ярышка сайлап алу ярышлары булганлыктан, ярышларыбыз да бик кискен үтте. Районыбызның 12 хуҗалыгыннан килгән 61 көрәшчебезгә үз араларында иң көчлеләрне ачыклау бер дә җиңел булмады. Кемнәргәдер җиңү елмайса, кемнәргәдер, травма алу сәбәпле, ярышларның беренче әйләнешеннән соң ук төшеп калырга ук туры килде. Иң көчле көрәшчеләребезнең бер-берсе белән эләгеп, бил алышулары тамашачыларны да вакыт-вакыт урыннарыннан сикереп торырга да мәҗбүр итте.

Менә шундый көрәш инде ул. Җиңү берәүгә дә җиңелләрдән генә бирелми. Бу ярышларыбызның тагын бер үзенә генә хас аермалыгы бар – җиңүче команда тәкә белән кайтып китә. Ни кызганыч, бу юлы хуҗалар тәкәне үзләрендә калдыра алмадылар. Тәкәбез Арборга китте. Җирле көрәшчеләребезгә әз генә тырышлык җитмәде, икенче урынга калдылар. Өченче урынга исә Яңгул иле көрәшчеләре чыкты.

Инде җиңүчеләребез белән танышып узыйк.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлында — Дилүс Нуриев/Норма/, Ильяс Йосыпов/Чепья/, Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/.

65 кг.да — Ранил Ганиев/Норма/,Рәис Низамов/Арбор/, Алмаз Закиров/Норма/.

70 кг.да — Илназ Минмуллин/Арбор/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.

75 кг.да — Фәнзил Шакиров/Арбор/, Әдел Фазылҗанов/Норма/, Илмир Габбасов/Шеңшеңәр/

85 кг.да — Салават Әсхәдуллин/Арбор/, Илгизәр Галимуллин/Смәел/,Булат Галиев/Чепья/.

100 кг.да — Рөстәм Сираҗиев/Арбор/, Инсаф Рәфыйков/Яңгул/,Илнар Фазылҗанов/май комбинаты/.

Авыр үлчәүдә- Рәдис Сәмигуллин/Нөнәгәр/, Булат Вафин/Чутай/, Айнур Ганиев/Норма/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.