Новости
Кадерле көрәшчеләр, тренерлар, көрәш сөючеләр, җанатарлар! Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе исеменнән барыгызны да Яңа — 2023 ел белән котлыйбыз!
Яңа елны каршылаганда җанга якын туганнарның һәм дусларның янәшә булуы һәркемнең күңеленә хуш килә. Дуслыкның, бер-береңә терәк һәм теләктәш булуның, якыннарыңны кайгыртуның кыйммәте хәзерге чорда аеруча арта.
Яңа ел уңышлар алып килсен, олысына-кечесенә ихлас елмаюлар, сөенечләр бүләк итсен, һәр йортка бәхет иңсен!
Сау-сәламәт булыгыз! Көрәшчеләргә яңа уңышлар, җәрәхәтләрсез яңа җиңүчеләр, көрәш сөючеләргә матур көрәш теләп калабыз.