baner_into

Новости

Татарстан җыелма командаларының тренерлары билгеле

Февраль көрәш ярышларына бай булды. Март ае да шулайга охшап тора.

10-12 март көннәрендә Казанда берьюлы өч яшь категориясендә яшьләр арасында Россия беренчелеге узачак. Бу хакта безгә ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр итте. Бәйгедә 2009-2010, 2007-2008 һәм 2005-2006 елларда туган егетләр катнашачак. Башкарма директоры белдергәнчә, инде командаларның баш тренерлары да билгеләнгән. Иң яшь көрәшчеләрнең тренеры — Рафаэль Хәмидуллин, урта яшьтәгеләрнең тренеры — Илһам Волков һәм өлкән яшьтәгеләрнең тренеры Айрат Миңнегалиев булачак.

Билгеле булганча, 2007-2008 елларда туган яшьләр арасында Татарстан җыелмасы данын яклаячак команда бу ял көннәрендә Мамадыш районында ачыкланачак. 2-4 март көннәрендә биредә «Ялкын» журналы призларына Татарстан беренчелеге узачак.

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/