baner_into

Новости

Безнең батырлар: Александр Золин

Золин Александр Петрович – 1961 елда Питрәч районы Кибәч авылында туган. 1978 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, М. Горький исемендәге Почет билгесе орденлы Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлегенә укырга кергән. Институтны 1983 елны тәмамлаган. Институтны тәмамлагач үзенең туган авылы Питрәч районының “Совет” колхозына баш инженер итеп бәйгеләнә. Совет армия сафларында хезмәт итеп кайта. Хәрби хезмәттән соң, яңадан шушы хуҗалыкта баш инженер булып эшләвен дәвам итә. Бераз эшләгәннән соң, шушы хуҗалыкта партия оешмасы секретаре булып эшли. 1990 елда шушы хуҗалык рәисе итеп билгеләнә. 2010 елда фермер хуҗалыгы булып формалаша. Бүгенге көндә дә ул фермер хуҗалыгының җитәкчесе булып эшли.
Ул малай вакыттан ук, үзләренең авыл сабан туйларында көрәшеп үсә. Институтка укырга кергәч, татарча көрәш һәм ирекле көрәш белән даими шөгыльләнә. 1982 елда ул татарча көрәш буенча милли төрләр буенча, РСФСРның спорт остасы дигән мактаулы исемгә лаек була. Ике тапкыр герой шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призга хуҗа була. Ике тапкыр Татарстан чемпионы була, Россия чемпионлыгында икенче урынны яулый. Күп тапкырлар үз авырлык үлчәвендә Питрәч районы сабан туенда батыр кала. Ирекле көрәш буенча РСФСРдагы, авыл хуҗалыгына караган югары уку йортлары арасындагы турнирда катнашып, үз үлчәвендә җиңүгә ирешә. Бу уңышы аңа СССРның ирекле көрәш буенча спорт остасы дигән мактаулы исемне китерә.

Марсель Таһиров