baner_into

Новости

60 еллык турнир тарихы

Татар халкын бөтен дөньяга таныткан шәхесләр байтак. Алар арасында Советлар  Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлил аерым бер урын тота. Чын мәгънәсендә герой-шагыйрь. Фашистлар тоткынлыгында фидакарьлеге, батырлыгы өчен 1956 елда аңа СССРдагы иң югары исем, ә шигырьләренә Ленин премиясе бирелгән. (Тарихта мондый зур бүләкләргә берьюлы лаек булган башка кеше юк!) Муса Жәлил исеме урамнарга, мәктәпләргә, корабларга бирелә башлады. Герой-шагыйрь исеме бирелмәгән пионер отряды, дружинасы ул чакта бер мәктәптә да калмагандыр, мөгаен. Инде илдә дистә елдан артык пионер, комсомол оешмалары да юк, ә Муса Жәлил исеме үзенекен әлекке биеклегендә калуын дәвам итә. Чөнки чын шигъриятнең һәм чын батырлыкның бәясе еллар үтү белән тоныкланмый, ә яктыра гына бара.

1965 елда республикадагы иң зур газеталарның берсе «Ватаным Татарстан» (ул чакта «Социалистик Татарстан») үзе уткәрә торган милли көрәш турнирын Муса Жәлил исеме белән атый башлады. Газетаның шул чордагы мәгълүмат һәм спорт бүлеге мөдире Дамир Рәуф улы Шәрәфетдинов әйткәнчә, бу турнирга Жәлил исеме бирү бер дә очраклы тугел. Чөнки Муса 1922-23 елларда  «Кызыл Татарстан»  газетасында хезмәткәр булып әшли һәм, Мәскәугә күченеп киткәч тә, аның шигырьләре беренче тапкыр нәкъ менә әлеге газета битләрендә басыла. Дөньяга танылган көрәшче исеменең татар көрәше турнирына бирелүе аның дәрәҗәсен, әһәмиятен бермә-бер күтәреп жибәрә.

Бер дә арттырмыйча әйтергә була, милли көрәш буенча республикадагы иң зур бәйге бу. Катнашучылар саны, халык арасындагы популярлыгы буенча бер генә алыш та аның белән ярыша алмый. Әлбәттә, статусы буенча Россия, Татарстан чемпионатларын аңардан өстен куеп була, әмма абруе ягыннан алар да бу турнир дәрәҗәсенә җитмәгәннәр әле. Ярата көрәшчеләр бу көч сынашуны, аңа еллар буе әзерләнә. Ни өчен дигәндә, батыр калсаң, синең сүрәтең республикабызның иң төп газеталарының берсендә басыла, сине бөтен татар дөньясында белә башлыйлар дигән сүз. Команда беренчелегендә җиңүчеләр дә мактала — аларны уз районнарында янә бер кат хөрмәтлиләр, бүләклиләр, дан- шеһрәткә күмәләр…

Турнирның тарихы турында сөйләгәндә, аны оештыруга, матбугатта яктыртуда үзләреннән зур өлеш керткән журналистлар — Дамир Шәрәфетдинов, Илдус Илдарханов, Нургали Булатов, Атлас Гафиятов исемнәрен атамасак, гөнаһ булыр төсле. Бүгенге көндә бу матур традицияне дәвам итүчеләр Илнар Хөснуллин, Радик Сабиров, Энҗе Габдуллина, Нурзада Самигуллин (Балтач), Фанил Нигматзянов (Теләче) һәм башкалар.

…1964 елның көзендә Казанның «Динамо» җәмгыяте спорт залында үткәрелгән ярышта 11 командадан иллеләп көрәшче катнашкан. Икенче елны исә командалар саны 24 кә, ә катнашучылар саны 91 гә җиткән. 1966 елда исә 30 районнан 121 пәһлеван җыелган, шулай итеп алар саны гел артып барган. Моңа, әлбәттә, 1983 елдан башлап бил алышуларның элеккечә биш авырлык үлчәвендә түгел, ә тугыз үлчәүгә бүленеп үткәрелүе дә сәбәпче булгандыр.

Шул еллар эчендә газетада чыккан язмалар үзләре тарих булырлык кешеләрнең исемнәре байтак. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград фронтында кыю минометчы булган Зөфәр Ханов 1965, 1968 елларда чемпион исемен алган. Ә бит икенче тапкыр батыр калганда аңа 43 яшь булган! З.Ханов  1970 елда да газетаның махсус призы белән бүләкләнгән. Әлеге легендар батыр үзенең 50 еллыгы да, 55 яшен дә келәмдә көрәшеп каршылаган… Аңа республикабөыздагы авыл спортчыларыннан беренче кеше булып “Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре” дигән исемгә  лаек булды. Үкенеч, бүген ул арабызда юк инде, әммә туган тәбәгендә – Теләнче Тамак авылында бер урам аның исемен йортә!

Гадәттә, ярышларда иң авыр үлчәүдә бил алышучылар игътибар үзәгендә була. Турнирның беренче елларында Арча районы Тукай Кырлай авылыннан Рәдис Сәйфуллин мәйдан тоткан. Соңрак аны Саба пәһлеваны Сабирҗан Шакиров һәм Минзәләнең атаклы көрәшчесе Раббани Гайфуллин алыштырган. Сүз уңаеннан әйтеп китек 23 нояберендә 2022 елда Тукай районы Иске Абдул авылында зур тарихы вакыйга булды. Көрәшчеләрдән исән кешегә беренче тапкыр һәйкәл куелды. Һәйкәл ачу тантанасында көрәш Федерациясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты.  Федерация шушы хәйкалне төзелешенә 300 мең сум акчалата ярдәм итте.  Мондый матур куренеш 2014 елда ул вакыттагы Биектау районы хакимият башлыгы Рөстәм Галиулла улы Калимуллин тырышлыгы белән Данил Галиевка да куелган иде.  Җитмешенче елларда аларга алмашка Данил Галиев, Фидаил Шакиров кебек баһардирлар килгән, сиксәненче елларда келәмдә Рафис Насыйбуллин (Балтач), Әүхәт Мөхәммәдиев (Кама Тамагы), Фазыл Әхмәтҗәнов (Түбән Кама) кебек батырлар ут уйнаткан.

90нчы елларны Рәшит Сәмигуллин, Рөстәм Гыйниятов, Рәкыйп Хәмитов дәвере дип атарга була. Бүген исә авыр үлчәүдә Казаннан Рөстәм Мөхәмов, Нурлаттан Илдар Аббасов, мәрхүм Ильяс Галимов, Сергей Павлик, Нургалиев Раиль, Салахов Радик, Гилязетдинов Ранис, Зайнуллин Фирдус  кебек пәһлеваннар мактала.

Һәр үлчәү авырлыгындагы батырларны ачыклау белән бергә, ярышларда иң көчле команданы дә ачыклыйлар. Беренче турнирда команда берлегендә Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан, аннан соң күчмә кубок Буага киткән, өченче елны Чистайга да барып кайткан. Шуннан соң ике ел рәттән  Актаныш көрәшчеләре  макталган. Шулай да турнир кырык елдан артык үткәрелү дәверендә иң зур уңышка Балтач егетләре иреште. Алар бу турнирда 13 тапкыр (1977,1980-1984,1988,1989,1991,2000,2002,2003,2005 елларда) җиңүче исеме алганнар. Чаллы көрәшчеләрнең исәбендә  тугыз җиңу бар. Әлмәт көрәшчеләрнең  исәбендә  сигез җиңу бар. Түбәнкама көрәшчеләрнең  исәбендә  биш җиңу бар. Зәй һәм Теләче көрәшчеләрнең  исәбендә  өчәр  җиңу бар. Тукай, Мамадыш, Актаныш районнары ике тапкыр уңышка ирешсә, Арча, Саба, Кукмара, Буа, Сарман, Чистай, Питрәч, Яшел Үзән,  Казанның  Вахитов, Мәскәү, Киров районы    командалары берәр тапкыр бәйрәм иткән.

         Муса Җәлил турнирында бер тапкыр чемпион калу да зур мәртәбә санала. Ә мондый уңышка берничә тапкыр ирешүчеләр исә милли герой дәрәҗәсендә йөрергә хаклы.

         Чаллы шәһәре пәһлеваны Айрат Гыйлаевны бу яктан рекордчылар рекордчысы дип атарга була. Аның исәбендә унике җиңү бар. Балтачтан Айдар Хәйретдинов ун, Балык Бистәсеннән Илнар Әхмәтҗәнов тугыз, Әлмәттән Ильяс Галимов һәм Раил Нургалиев тугыз  җиңүе белэн горурлана ала. Раил быел унынчы җиңүен яулады. Җиде тапкыр  чемпионнар арасында Калимуллин Ренас (Теләче), Павлик Сергей (Ульяновск) курәбез. Ренас та быел сигезенче тапкыр чемпион булды. Алты тапкыр чемпионнар арасында Балтачтан Фидаил Шаки­ровны, Питрәчтән Рафа­ил Сафиуллинны курәбез. Данил Галиев, Гакыйф Борһанов (икесе дә Түбән Камадан), Ра­нил Габдрахманов (Балтач), Илдар Абасов (Биектау), Айдар Назмутдинов (Минзәлә), Галлямов Муса (Лаеш) исәбендә бишәр тапкыр батыр калу шатлыгы бар.

Дүрт тапкыр чемпион исемен яулаучылар: Рәшит Самигуллин (Казан), Фазыл Әхмәтҗәнов (Тубән Кама), Михаил Чернов (Питрәч), Илгиз Гайнуллин (Яшел Узән), Мар­сель Таһиров (Әтнә), Рафак Хәлиуллин (Теләче), Рифкать Хөсәенов (Балтач), Фарил Фатыйхов (Мамадыш), Рөстәм Гыйниатов (Питрәч), Хәмит Вәлиев (Чаллы), Наил Хәмидуллин (Теләче), Рафил Сабиров (Саба),  Илшат Сибгатуллин (Чаллы), Ришат Гайнетдинов (Минзәлә), Нургалиев Руслан (Әлмәт), Хайрутдинов Ринат (Балтач), Абдуллин Лениз (Вахит районны).

Алда санаган исемлектән Данил Галиев, Рафаил Сафиуллин, Фи­даил Шакиров, Ильяс Галимов кебек легендар керәшчеләребез инде мәрхүмнәр. (Урыннары җәннәттә булсын!). Ә кайберәүләрнең, әле уз курсәткечләрен яңарту мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, соңгы елларньң җинелмәс батырлары Раил Нургалиев (Теләче),  Калимуллин  Ренас (Теләче),  Абдуллин Лениз (Казан) Айрат Гыйлаев рекордына да җитәргә мөмкиннәр, чөнки әле көч куәтләре ташып тора.

Әлбәттә, турнирда җиңү яулаганнарның иң яшен, ин өлкәнен дә әйтеп китәргә мөмкин. Әмма бу рекордлар ел саен диярлек узгәреп тора. Ә менә Тубән Кама көрәшчеләренең, шушы көнгә кадәр берәу дә кабатлый алмаган искиткеч бер казанышы бар. 1976 елда әлеге команданың биш көрәшчесе дә (ул чагында ярышлар биш авырлык үлчәвендә уздырыла иде) уз үлчәүләрендә беренче урынны алуга ирешкән. Алар — Нариман Әхмәтшин, Наил Зәйнуллин, Михаил Минеев, Фазыл Әхмәтҗанов һәм Данил Галиев.

Инде ярышларның үткәрелү урыннарына килсәк, баштагы егерме өч елда ул Казанда булган. Башкалабызда ул барлык зур спорт корылмаларын да әйләнеп чыккан диярлек: «Динамо» җәмгыяте спорт залында да, югары спорт осталыгы мәктәбендә (ШВСМ), циркта, Урицкий исемендәге мәдәният сараенда, Узәк стадионда, «Батыр» спорт комплексында уткән.

Соңгы елларда республика ярышлары  Казанда, Тубән Камада, Чистайда, Кукмара, Балтачта, Чаллыда, Әлмәттә, Зәйдә, Биек тауда, Актаныш  да, Минзәләдә үткәрелде. Быел 2023 елда Муса Җәлил турниры Казан шәһәрендә үткәрәлде.

Марсель Таһиров