baner_into

Новости

Безнең батырлар: Марсель Хәлилов

Хәлилов Марсель Мингалиевич – 1955 елның 2 гыйнваренда, Арча районы Кечә авылында туган. 1972 елны урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының галим аграном белечлеге буенча укырга кергән. 1977 елда институтны уңышлы тәмамлаган. Институтны тәмамлагач, Арча районындагы “Курса” колхозына баш агроном булып билгеләнә. Егетнең тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген бик тиз күреп алалар, аны 1980 елда ВЛКСМның беренче секретаре итеп сайлап куялар. 1981 елда егетне яңадан хуҗалык эшенә җибәрәләр,  “Коммунист” колхозы председателе итеп сайлана. 1985 елда КПССның Арча район коммитетының икенче секретаре итеп сайлана. 1990 елда Арча механикалаштырылган ПМК-16ның генераль директоры итеп билгеләнә. Бүгенге КФХның җитәкчесе булып эшли.

Көрәшнең беренче зур адымын, икенче классны тәмамлагач ясый, ул мәйданга чыккан үзе кебек малайларны егып бетереп, малайлар арасында батыр булып кала. Бүләккә аңа истәлекле матур портфель бирәләр. Шуннан соң ул елның елында малай чактан ук көрәшеп үсә. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда, көрәш белән ныклап шөгыльләнә, күнегүләргә йөри. Арча сабан туйларында 1980-1981 елларда абсолют батыр булып кала.  Республика күләмендәге күп ярышларда чыгыш ясый, 1979 елда 80 кг авырлыкта чыгыш ясап турнирны 4 нче урында төгәлли. 1979 елда ул чыгыш ясаган Арча командасы Муса Җәлил турнирында беренчелекне яулый. Бу вакытта Арча районы командасында аллардан тыш бертуган Вагиз һәм Таһир Минһаҗевлар, Рифкат Җәләев һәм Марсель Саляхов чыгыш ясыйлар.