baner_into

Новости

Васыйл истәлегенә турнир, яисә упкынга тәгәрибез түгелме?

Милли көрәш буенча РСФСР ның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, 3 тапкыр Татарстан һәм Рәсәй Чемпионатларының, иң дәрәҗәле Муса Җәлил турнирының җиңучесе . Республикабызда милли татар көрәшенә нигез салган , Бөрбашыбызны, районыбызны ил күләмендә, илебезне дөнья аренасына чыгарган Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә ярышларыбыз быел да зур күтәренке рухта узып китте.
Мәһабәт “Кариле” спорткомплексы бу конне үзенә районыбыз мәктәпләре укучыларыннан тыш Арча , Кукмара, Саба, Лаеш, Теләче районнарыннан килгән 2008 елда туган 93 яшь көрәшчене үзенә сыендырды. Гадәттәгечә, ярышларыбыз Норма җирлегенең яшь үзешчәннәренең җырлы-моңлы, биюле тамашалары, район җитәкчеләренең ялкынлы чыгышлары белән ачылып китте. Татарстан гимны яңгыраганнан соң 2 келәмдә ярышларыбыз олимпия системасында башланып та китте. Һәм кичке якта гына җиңүчеләребез билгеле булды. Көне буе ярышларыбызны тамаша кылып, кулындагы блокнотка бертуктаусыз нидер язып барган районыбызның көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәриповның нидәндер кәнагәть булмавын сизеп була иде. Шулай булып чыкты да. Секретариатның ярышларга нәтиҗә ясаган вакытыннан файдаланып, ул тиз арада тренерларына үзенә җыеп алды.” Менә күрәсезме, күршеләребездән килгән 18 көрәшченең 11-е бүләкләребезне алып китә. Республикабызның узган елгы рейтингы белән быелгы нәтиҗәләребезне чагыштырсак, без әкренләп упкынга тәгәрәп барабыз түгелме.. Инде башка елларда зурлар белән ирешә алмаган уңышсызлыкларыбызны, балаларның җиңүле нәтиҗәләре белән тулыландырып, мактаулылар арасында була идек. Барыбызга мәгьлүм, быел республикабыз федерациясенең җиңүче командаларга нинди күләмле акчалата бүләкләр вәгьдә иткәне. Тырышыйк, иптәшләр. Калган кыска гына вакытны, кулдан ычкындырмыйча, Сабантуйлардан соң ук, балаларыгызны җыеп алып, системалы шөгыльләнүләрегезне дәвам итүегезне сорар идем”. Район күләмендә ачылачак палаткалы җәйге лагерьның тулы бер сменасын яшь көрәшчеләргә багышларга уйлавын да яшермәде ,ул. Кыскасы, планнарыбыз зурдан. Нәтиҗәсе генә, булсын инде. Бер тәнәфес вакытында күптәнге дустым, Кукмараның танылган көрәш остасы Фәнил Исмәгыйлев белән дә шушы темага гапләшеп алдык.Чепьядан Ислам Йосыповның көрәшүен күзәтеп утырган икән. Аның сүзләренчә, хәйран чигенеш сизгән ул, егетебездә. Гарчә, бу ярышларыбызда Исламыбыз чемпион булып калса да. Билгеле , тренерыбыз Ринат Фоатовичның соңгы вакытта авыру сәбәпле , шәкерте белән ныклап шөгыльләнә алмавы да үзен сиздергәндер инде. Көрәшебезгә килсәк инде, бик кызу булды, бил алышуларыбыз. Келәмнән шатланып сикереп чыгуларсыз да, елауларсыз да үтмәде, ярышларыбыз. Хәйран түгелде, бугай, күз яшьләре дә. Димәк, чын батырларыбыз булачак икән әле, безнең. Иң куанычлысы, шул, бернинди җәрәхәтләрсез үтте, ярышларыбыз. Тагын шунысын әйтеп узарга кирәк. Легендар шәһесебезне безнең истән чыгармыйча, аның турында истәлекләрне яңартып, шушы бәйгене оештыруга зур көч куйган Тимирязев исемендәге җәмгыять директоры Булат Исрафиловка /бәйгебездә аңа татар көрәшен үстерүдә нәтиҗәле хезмәте өчен район көрәш федерациясенең махсус бүләге тапшырылды.Н.С./, Норма һәм спорт мәктәпләренә, иганәчеләребез Фәнис Шәрипов, Илшат Шакировларга, барлык хөкемдарларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Рәхмәт,барыгызга да!
Инде җиңчеләребез белән танышыйк. 35 кг.га кадәр-Аяз Фәйзрахманов/Арча/, Ислам Галиев/Балтач/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Эдуард Минхаҗев/Арча/. 40 кг.да-Камил Абдрафеев/Лаеш/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Солтан Хакназаров/Яңгул/, Азамат Әхмәдуллин/Кенә/. 45 кг.да- Кәрим Гарифуллин/Норма/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Булат Абдрафеев/Лаеш/, Ильяс Искәндәров/Арча/. 50 кг.да- Кәрим Фазылҗанов/Норма/, Данияр Мәннәпов/Салавыч/, Ленар Егоров/Кукмара/, Ирек Гайнетдинов/Балтач/.55 кг.да- Ислам Йосыпов/Чепья/, Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Җәлил Сәйфетдинов/Бөрбаш/, Самат Кәримуллин/Кукмара/. 60 кг.да—Инсаф Миннемуллин/Кукмара/, Кәрим Гарипов/Арбор/, Ранил Хәбибуллин, Данил Галлямов/икесе дә Арчадан/. 65 кг.да- Әмир Антонов/Теләче/, Альмир Мөхәммәтҗанов/Апча/, Самат Гарифуллин, Раяз Хәбибуллин/икесе дә Нормадан/. 70 кг.да- Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Ислам Искәндәров/Арча/, Илсаф Нәбиев/, Фидан Гарифуллин/Норма/.75 кг.да- Илсаф Йосыпов/Арча/, Сөләйман Галимуллин/Балтач/, Исмәгыйль Ахунов/Норма/, Булат Нәбиев/Кукмара/. 80 кг.да- Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Ильяс Шакиров/Арбор/,Фәнил Закиров/Норма/, Илназ Гарифуллин/Шеңшеңәр/. Югары үлчәүдә- Раушан Галиев/Шеңшедәр/, Әлфис Сабитов/Кукмара/, Илмир Гарифуллин/Норма/, Илдан Хәйруллин/Карадуган/. Команда беренчелегендә Норма/тренеры Наил Гарифуллин/, Смәел/Альберт Миннеханов/, Бөрбаш/Илшат Корбанов/ мәктәпләре җиңүче булды.
Алда, тагын бер истәлекле турнир. 5 майда Яңгул авылында танылган көрәшчебез Габделфәрт Рәфыйков истәлегенә ярышлар узачак, очрашканга кадәр!

Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.