baner_into

Новости

Кайгы уртаклашу

Саба районының Бүген Иләбәр авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Айсаф Галиев белән хушлаштылар. ТР көрәш федерациясе мәрхүмнең әтисе, танылган батыр Айдар Галиевның, туганнарының һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша.

Айсаф Галиев 1991 елның 16 декабрендә Иләбәр авылында туган. Хезмәт юлын 2010 елда Казан Эчке эшләр идарәсендә башлый, Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә 6нчы «Савиново» полиция бүлегендә тикшерүче булып эшли.

Соңгы вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Айсаф Галиевның 3 һәм 7 яшьлек ике баласы калды.