baner_into

Новости

Онытмыйбыз сине, Габделфәрт…

Яңгул иле — көрәшчеләр иле,
Илнең пәйгамбәре – Габделфәрт.
Син яшисен безнең йөрәкләрдә,
Онытылмассың мәңге, Габделфәрт!
Энҗе Закирова.
Бу мәрсияне мәрхумнең вафатына 10 ел булганда, районыбызның танылган шагыйрәсе Энҗе апа Закирова язган иде. Бу юллар безгә Габделфәртне онытмас өчен шагыйрәбезнең олы бер юлламасы-өндәмәсе кебек тоелды. Рәхмәт, Аңа! Чыннан да, гомеренең иң матур, чәчәк аткан вакытында гына Габделфәртебез фаҗигале үлем белән арабыздан китте. Үзенең тыйнаклыгы, матур көрәше белән күпләрне сокландырып килгән, халык арасында дан-шөҺрәт казанып өлгергән алып көрәшчебез, башкалар кебек дәрәҗәле исемнәр дә алырга өлгермәде. Әмма бүгенге көндә, районыбызда гына түгел, бөтен республикабызда билгеле булган көрәшчеләр династиясе булган бертуган Рәфыйковларны шушы дәрәҗәгә җиткеру өчен нигез салып калдырган олы абыйлары булып калды. Рәхмәт, онытмыйлар аны авылдашлары, энекәшләре — Илһам һәм Илдар. Тормышның нинди генә авырлыкларын кичерүгә карамастан, без бу ярышыбызны сүндермәдек, киресенчә, елдан-ел үстерә генә бардык.
Быелгы ярышыбыз да барлык йолаларга туры китереп, бар хаклыкның күңеле булып китәрлек итеп, оештыра алдык. Шуңа да, бу бәйгене оештыруга көче кергән барлык иптәшләргә, аеруча “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчелегенә, Яңгул авыл җирлегенә, мәктәп коллективына, спорт оешмасы вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бик матур, тыныч шартларда узды ярышыбыз. Районыбызның 13 мәктәбеннән җыйналган, 2011 елда һәм аннан соңгы елларда туган 61 яшь көрәшче рәхәтләнеп бил алыштылар һәм үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар.
Менә ул- безнең яшь батырларыбыз:
25 кг.кадәр- Муса Фәйзрахманов, Сәлим Шакиров/Икесе дә Арбордан/, Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Даут Аймасов/Бөрбаш/. 27 кг.да-Тимур Хәбибрахманов, Камил Гыйләҗев/икесе дә Яңгулдан/, Артем Копеев, Зәмир Маннапов/иексе дә Балтачтан/.29 кг.да-Азат Галимов/Арбор/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Камил Дәүләтшин/Балтач/. 32 кг.да- Гадел Хөсәенов/Яңгул/, Рүзәл Камалов, Гадел Фәләхетдинов/икесе дә Бөрбаштан/, Нурсан Сәйфелганиев/Салавыч/.35 кг.да-Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Ислам Галиев/Балтач/, Ирек Бикбов/Чепья/, Рамзан Сәйфетдинов/Бөрбаш/. 40 кг.да- Ильяс Галиев/Яңгул/, Әнвәр САбиров/Балтач/, Ибраһим Аймасов/Бөрбаш/, Ильяс Нәбиев/Смәел/.45 кг.да-Зөфәр Галиев/Балтач/, Риннур Григорьев, Павел Маринин/икесе дә Чепьядан/, Руслан Пыхтин/Малмыж/.50 кг.да- Раил Шәрипов/Түнтәр/, Булат Низамов/Смәел/, Идрис Миннебаев/Карадуган/. 55 кг.да-/Гадел Галимбеков/Бөрбаш/, Әлфис Закиров/Пыжмара/. Югары үлчәүдә- Әсхәт Габделхәев/Балтач/, Рәсүл Гыймадиев, Ильяс Гыйльмуллин/икесе дә Бөрбаштан/.
Инде чираттагы бәйгебез, Чутайда узачак. Биредә өлкәннәребез “Диварга-дивар” системасында узачак ярышларда “Кызыл юл” җәмгыяте Кубогына бил алышачаклар. Очрашканга кадәр!

Нурзада Сәмигуллин. Балтач бистәсе.