baner_into

Новости

Сабантуйларны көтеп ятмыйбыз, көрәшәбез…

Алда Сабан туйлары. Санаулы гына көннәр калып бара. Шуңа да карамастан, бу көннәрдә келәмнәребездән утлар гына чыкмады. Малайларыбыз бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе җирләнгән төбәктә бил алышсалар, зурларыбыз исә Чутайда “диварга-дивар” системасы буенча үзә араларында иң көчле командаларны ачыкладылар.

Һәр ике авылда да ярышларыбыз менә дигән узып китте. Билгеле, Субаш авылында к]п тарихлы бәйгебезнең матур традициясе бар, бөек Тукаебызга багышлап уздырылган чараларның йомгаклау өлеше булып тора. Ә менә Чутай авылындагы ярыш 7 еллык тарихы булса да, беренче мәртәбә үз җирлегендә уздырылды. Балтачта “Хыял” яшьләр үзәгендә, “Балтач” универсаль спорт залында, Шеңшеңәр авылының “Батыр” спорткомплексларында узганнан соң, ниһаять, бәйге үз җирлегенә кайтты. Тәүге мәртәбә ачык һавада, авылның сабантуй мәйданында үткәрелде. Һәм авылның кече сабантуена әйләде дә куйды. Берүк дәвамлы гына була күрсен инде.

Бу көнне бирегә районыбызның барлык җитәкчеләре җыйналды. Матур традициябезне югалтмыйча, биредә иң булдыклы җитәкчеләребезне ГТОның төрле баскычтагы күкрәк билгеләре белән бүләкләү тантанасы да булып узды. Кыскасы, бик матур бәйге булды.

“Кызыл юл” кооперативы призларына узган бәйгебездә,кооперативның күләмле акчалата бүләкләренә, дәрәҗәле медальләренә, истәлек кубокларына “Труд”, Тимирязев исемендәге җәмгыятьләре, “Кызыл юл” кооперативы, “Татарстан” хуҗалыгы командалары лаек тбулды. Барлык бил алышырга килгән көрәшчеләрне, кунакларны хуҗалык исәбенә тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйлауны оештырган җитәкче Фердинанд Хәйруллинга ничек итеп олы рәхмәтне җиткермисен инде. Бу урында Тукай исемендәге җәмгыять рәисе Рамил Мөхәммәтгалиевка да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Матур традицияләребезне югалтмыйча саклауда бу җитәкчеләребезнең хезмәте аеруча мактауга лаек дияр идем мин.

Хәзер Субашта 2006 елда һәм аннан соңгы елларда туган 91 көрәшчебез арасындагы узган ярышларыбызның җиңүчеләре белән таныштырабыз.

35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында-Ислам Галиев/Балтач/, Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Эдуард Минһаҗев/Арча/, Ирек Бикбов/Чепья/.

40 кг.да-Солтан Хакназаров/Яңгул/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Ибраһим Аймасов/Бөрбаш/,Ильяс Нәбиев/Смәел/.

45 кг.да-Кәрим Гарифуллин/Норма/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Зөфәр Галиев/Балтач/, Шамил Шәймуллин/Арча/.

50 кг.да- Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/,Фәриз Гомәров/Нөнәгәр/, Данияр Мәннапов/Салавыч/.

55 кг.да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Мөхәммәт Гыйбадуллин , Җәлил Сәйфетдинов/икесе дә Бөрбаштан/, Фидан Гарифуллин/Түнтәр/.

60 кг.да-Ислам Бурашов/Нөнәгәр/,Нияз Шакиров/Арча/,Ислам Йосыпов/Чепья/, Рәсим Вәлиев/Нөнәгәр/.

65 кг.да- Айзат Апанов/Салавыч/, Альмир Мөхәммәтҗанов/Арча/, Айнур Гарифуллин/Куныр/, Раяз Хәбибуллин/Норма/.

70 кг.да-Кәрим Хадиев/Балтач/, Ислам Искәндәров/Арча/, Фидан Гарифуллин/Норма/,Инсаф Нәбиев/Смәел/.

75 кг.да-Ранис Зарипов/Чепья/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Данил Емелин, Алмаз Шәрифуллин/и кесе дә Смәелдән/.

80 кг.да- Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Ильмир Әхмәтханов/Карадуган/, Илназ Гарифуллин/Шеңшеңәр/.

Югары үлчәүдә-Булат Шакиров/Арча/, Рөстәм Хәбибрахманов/Яңгул/, Раушан Галиев/Смәел/, Илназ Ровнейко/Арча/.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.