Новости
Һәрбер халыкның ата-бабасы уйлап чыгарган, борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән шөгеле, гореф-гадәтләре, уеннары бар.
Милли көрәш безнең өчен шундый мирас ул. Шул көрәш безне җиңәргә, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә.
Безнең бабайлар көчебезне тыныч шартларда сынар өчен бик матур бәйрәм – Сабан туйларын уйлап чыгарганнар. Күпм гомерләр үтеп, заманалар нинди генә яңа уеннар-тамашалар өстәмәсен, мәйданның үзәгендә – урта бер җирендә көрәшебез бара.
1965 елның җәе. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы үзенең оешуына 45 ел тулуны билгеләп үтә. Һәр җирдә бәйрәм тантанасы. Спорт оешмалары җитәкчеләре, июнь аенда, район һәм Казан шәһәре Сабан туйларыннан соң, бөтен батырларны башкалага чакырып, иң көчле көрәшчене билгеләргә дигән карарга киләләр.
27 июнь көнне Үзәк стадионга меңләгән кеше җыелды. Аларның барысына да бер сорау тынгылык бирмәде: “Батырларның да батыры кем?”
Самара өлкәсе Шентала районы Татар Әбдекәе авылында көрәшче Хәбил Бикташев. Әлмәт, Чирмешән, Октябрь районнары Сабан туйларында бил алышты, Чаллының Автозавод районы Сабан туенда мәйдан тотты.
Арчадагы Яңавыл, Кенәр авылларында көрәшеп үскән Фәрит Мадъяров илледән артык спорт остасы тәрбияләп, “РСФСРның атказанган тренеры” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мамадыш районы Берсут авылында туган Анатолий Бозин татарча көрәштә РСФСР беренчелегендә үсмерләр ярышында җиңү яулады, Казан дәүләт ветернинария институтында укыган елларда классик көрәштә СССРның халыкара спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелде.
Иван Бәширов 1936 елның 10 октябрьендә Питрәч районы Кибәч авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыган 1960 нчы елларда Рәшит Азизов, Әсхәт Шәйхетдинов кебек тренерлар җитәкчелегендә ирекле көрәш белән шөгельләнеп, авыр үлчәүдәге иң көчлеләр арасында күтәрелде. Татарча көрәштә 90 килограммнан югары һәм авыр үлчәүләрдә Россиянең–2, Татарстанның 3 мәртәбә чемпион, Казанның Ленин һәм Совет районнары Сабан туйлары батыры.
Данил Галиев 1970-1986 елларда авыр үлчәүдә татар дөньясында беренчелекне тотты. Республиканың ике тапкыр баш батыры, Татарстанның -7, Россиянең 8 мәртәбә чемпион, Муса Җәлил исемендәге призга бәйгедә 5 тапкыр җиңүче.
Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы 1950 елның 10 манда Балтач районы Таузар авылында туган. Татарча көрәштән 80 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында 1970 елда Россия, 1971 елда Татарстан чемпионы булды.