Илнур Гарипов белән әңгәмә
Көрәш җене кагылганнар аның белән гомер буе кызыксына, күрәсең. Шундый шәхесләрнең берсе – Илнур Гарипов. Ул Балык бистәсе районы Биектау авылында туып-үскән. Илнур әфәнде 54 яшендә дә көрәшне ташламый: балаларга бу спорт төренең нигезләрен өйрәтә. Кемдер аны хөкемдар (2 нче категорияле хөкемдар) буларак та белә. Моңа өстәп, ул Россиянең мәртәбәле доноры.
“Студент вакытта кан биргән өчен ике көн ял һәм ашау-эчүгә талон бирәләр иде. Башта ялларга кайтырга мөмкинлек булсын өчен дип тырыштым. Аннан соң, кешеләргә ярдәм итү теләге артты. Хәзер дә кан бирәм. Бу сәламәтлеккә зыян китерми. Киресенчә, кан куерудан һәм башка авырулардан саклый. Өстәвенә яхшылык та эшлисең”, — дип уртаклашты Илнур Гарипов.
- Көрәш белән кайчан кызыксына башладыгыз?
- Әти бик матур көрәшә иде. Зур ярышларда чыгыш ясамаса да, Сабан туйларын калдырмады. Аңа сокланып карап тордым. Әти кебек көрәшәсем килде, спортка кызыксыну шул вакытта туды. Үзем дә әткәй кебек Сабан туйларда чыгыш ясап 8 тапкыр батыр калдым. Соңгы тәкәмне 48 яшьтә алдым.
- Хәзер көрәшүдән туктадыгызмы соң?
- Сабан туенда көрәшченең йөрәге түзми бит. Авыртуны да онытасың, келәмгә чыгасы килә. Хәзер дә үземне формада тотам. Көрәш — ул хәрәкәт. Спорт — көч, яшәү дәрте бирә. Укучыларга да күнегүләрне дөрес күрсәтергә кирәк. Тренер — бала өчен үрнәк. Быел ветераннар арасында көрәштә үз авылыбызда беренче урын алдым.
- Тренерлык юлына ничек кереп киттегез?
- Урамда балаларны ярыштырып карый идем. Кем тизрәк йөгерә, кем күбрәк тартыла. Балаларның миңа тартылганын сиздем. Тренер булу теләге шул вакытта уянды. Балалар белән уртак телне җиңел табам. Әкрен генә команда җыйдым, аннан келәм бирделәр. Хәзер укучыларны Лаеш районының Габишево һәм Никольский авылларында спорт ярышларына әзерлим.
- Сез ярышларда хөкемдар да бит. Бу бик җаваплы эш. Хөкемдарларга шелтә белдерүчеләр дә шактый. Сезнең тәҗрибәдә андый хәл булдымы?
- Андый хәлләр була инде. Һәр ярышта җиңүче генә канәгать була. Икенче, өченче урыннар алганнар да, тренерлар да хөкем дөрес түгел дия ала. Андый очракларга игътибар бирмим. Үземнең күзләргә генә ышанам. Каты бәрелгән кеше булмады әле. Беркемне дә якламыйм. Бәлкем, шуны ошатып бетермәүчеләр дә бардыр. Бар кешегә тигез карыйм. Дөрес алым икән, балл бирергә кирәк.
- Көрәшчеләр келәмгә алдан сөйләшеп чыга, дигән фикер дә бар. Сез аның белән килешәсезме? Хөкемдарга андый очраклар аеруча ачык күренәдер?
- Мондый хәл булгалый. Андый очракта ике көрәшчегә дә кисәтү бирәм. Сөйләшеп көрәшүләрне халык та тиз сизеп ала. Бер Сабан туенда бер көрәшче өстен, икенчесендә башка, өченчесендә тагын батыр алышына. Батыр калган кеше гел җиңәргә тырыша. Бу яктан балалар көрәшен аерып әйтәсем килә. Анда бернинди сөйләшү юк, барысын чын күңелдән эшлиләр. Республикакүләм ярышларда үсмерләргә зуррак бүләкләр куярга кирәктер, бәлки. Тәкъдим: әгәр көрәшчеләр келәмгә алдан сөйләшеп чыкса, икесен дә ярыштан төшереп калдырырга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләсәң, алдан урын бүлешү турында онытачакбыз.
- Кайбер районнарда хөкемдар итеп көрәш белән бәйле булмаганнарны куялар. Моңа ничек карыйсыз?
- Сабан туйларда көрәшкә якын кешене хөкемдар итеп куеп була. Тик Республика беренчелекләрендә, зур ярышларда бу мөмкин түгел. Әгәр хөкемдарның категориясе юк икән, бөтен ярышның нәтиҗәләре дөрес саналмаячак. Республикакүләм ярышларда хөкемдарлар күпчелек өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр бу эшкә бик тартылмый, чөнки кагыйдәләрнең, күнегүләрнең асылына төшенергә кирәк. Җаваплылык зур.
- Балаларга көрәштән кала, самбо, дзюдо, панкратион серләрен дә чишәсез икән. Җиңүләр бармы?
- Түгәрәккә егетләр генә түгел, кызлар да йөри. Балаларны ярышларга алып барырга тырышам. Спортзалда гына шөгыльләнеп, үсеп булмый. Берничә ел элек панкратион көрәшенә төркем алып бардым, барысы да җиңү яулады. Республика беренчелекләрендә җиңү яулаган укучыларым бар. Безнең авыл Казанга якын, балаларны төрле түгәрәкләргә йөртү мөмкинлеге күбрәк. Кызганыч, самбо, дзюдога төркем, татар көрәшенә караганда, тизрәк җыела.
Илнур Гариповка башлаган эшендә уңыйшлар теләп калабыз. Балаларда спортка мәхәббәт сүнмәсен, җиңүләр артып торсын.
*Илнур Гарипов — СССР дәүләт чикләрен саклауда аерма өчен медаль иясе. СССР Югары Советы исеменнән тапшырыла. Илнур Гарипов чик бозучы Кытай гражданын тоткарлаган.
*Илнур Гарипов 300 литрдан артык кан тапшырган
Илгизә Галиуллина