baner_into

Новости

Искиткеч ярыш булды…

Бу язмамны шатлыклы хәбәрләрдән башлыйм әле. Күпьеллар дәвамында күпмилләтле Чепья авылында узучы татарча көрәш ярышларын иганәчелек итүче “Труд” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Хафиз улы Хадиевка шушы көннәрдә генә Татарстаныбыз Рәисе Р.Миннеханов тантаналы төстә “Дуслык” орденын тапшырды. Инде менә Чепья мәктәбендә 2008 елда туган балаларның чираттагы көрәш ярышлары ачылышында җитәкченең тагын бер олы бүләккә лаек булуы, билгеле булды. Кыска гына вакыт эчендә районыбызны үз итеп өлгергән , республикабызның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров ярышларыбызга махсус килеп, Рәшит Хафиз улына Рәхмәт хаты һәм истәлекле кул сәгатен тапшырды. Бик соендек без, бу бүләкләргә. Аерым алганда , бу бүләкләр артында татар көрәшенең дә үз урыны барлыгын чамаладык. Районыбызның бердәнбер купмилләтле авылында Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов балалар белән шөгыльләнә башлагач, аның янына удмурт малайлары да тартыла башлады. Тартылып кына калмадылар, менә дигән батырлар да үсеп чыкты. Менә кайда ул, чын милләтләр дуслыгы. Ярышларыбыз, ничек, менә шушындый матур мизгелләр белән башланса, ярыш ахырында безгә тагын бер-бер артлы шатлыклы хәбәрләр килеп ирешә башлады. 18 ноябрь 2023 ел,кич. Районыбыз җыелма командасының баш тренеры Ринат Хәйретдиновның улы туды.Тагын бер булачак батырыбыз дөньяга аваз салды. Шушы хәбәрдән сон ук аның шәкерте Ранис Зариповның һәм Нөнәгәрдән Ислам Бурашовларның Уфа шәһәрендә 2005-06 елгы яшьләр арасында Россия чемпионнары булып танылулары һәм спорт остасына кандидат булулары турында хәбәр килеп иреште. Бер көн эчендә купме соенечле мизгелләр кичерегә туры килде.
Үзенә күрә үзенчәлекле булды, аның ярышы да. 93 бала бил алышып, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Мари — Иленең Бәрәңге, Киров өлкәсенең Малмыж, Кукмара районнарыннан да яшь көрәшчеләр килгән иде.Аннан , иң җиңел 30 килограмм үлчәү авырлыгында 7-8 яшьлек балаларның көрәше, аеруча зур кызыксыну уятты.” Эксперимент рәвешендә, көрәшнең нинди булуын үз кузләре белән курсеннәр, өйрәнсеннәр дип көрәштерергә уйладым”,-диде Ринат Форат улы. Әле берсе җиңелгәннән соң кычкырып елап җибәргәч, узенә хәйран гына тынычландырырга да туры килде, үзенә. Тагын икенче бер тренерыбыз Нурфат Шәфигуллинның бер автобус Балтач малайларын җыеп алып килүе, безнең өчен көтелмәгәнрәк хәл булып чыкты. Тагын, аларның барысының да көрәш келәменә беренче адымнарын ясаучылар булуы, безнең куңелләрдә киләчәккә якты өметләр дә уятып җибәрде. Көрәш доньясына кереп кенә китә курсеннәр инде. Гомумән, балаларда зур кызыксыну тудыра торган ярыш булды,ул. Призлар фондын да арттырган булып чыкты, җитәкче. Акчалата бүләкләр, матур медальләр, статуэткалар тагын да дәртләндереп җибәргән күк тоелды, батырларыбызны. Аннан, берьюлы ике районыбызның олы җитәкчеләре-район башлыгы һәм район башкарма комитет җитәкчесенең балаларны котлап , бүләкләү тантатанасына килүе, турнирның дәрәҗәсен генә тугел, җиңче балаларыбызны да бер баскычка үстереп җибәрде, диясем килә. Әле, башлыгыбыз турында, шушы наяннар, шаяннар авызыннан “районыбызның Президенты килгән” дигән сузләрне дә ишетергә туры килгән, кайберәүләргә. Менә шушындый югары нотада тәмамланды, унынчы турнирыбыз.

Менә алар җиңүчеләребез:

30 кг:
1 нче урын — Йосыпов Илсаф (Чепья мәктәбе)
2 нче урын — Хәйретдинов Ирек (Балтач гимназиясе)
3 нче урын — Парманов Кирилл (Чепья мәктәбе)
3 нче урын — Шәрәфетдинов Ринат (Чепья мәктәбе)

33 кг:
1 нче урын — Хөсәенов Гадел (Бөрбаш мәктәбе)
2 нче урын — Мортазин Кәрим (Кукмара районы)
3 нче урын — Дәүләтшин Камил (Балтач мәктәбе)
3 нче урын — Сафиуллин Наил (Пыжмара мәктәбе)

36 кг:
1 нче урын — Галимуллин Рүзәл (Смәел мәктәбе)
2 нче урын — Галиев Ислам (Балтач мәктәбе)
3 нче урын — Бикбов Ирек (Чепья мәктәбе)
3 нче урын — Зубарев Вадим (Чепья мәктәбе)

40 кг:
1 нче урын — Галимуллин Билал (Бөрбаш мәктәбе)
2 нче урын — Нәҗипов Кәрим (Кукмара районы)
3 нче урын — Афанасьев Арсений (Марий Эл республикасы)
3 нче урын — Нәбиев Ильяс (Смәел мәктәбе)

45 кг:
1 нче урын — Галиев Ильяс (Иске Йөрек)
2 нче урын — Гарифуллин Илназ (Нөнәгәр мәктәбе)
3 нче урын — Галиев Зөфәр (Балтач мәктәбе)
3 нче урын — Морадымов Адель (Бөрбаш мәктәбе)

50 кг:
1 нче урын — Аскаров Әхәт (Арбор мәктәбе)
2 нче урын — Гарифуллин Кәрим (Норма мәктәбе)
3 нче урын — Рәхимов Айнур (Чепья мәктәбе)
3 нче урын — Конкин Тимур (Чепья мәктәбе)

55 кг:
1 нче урын — Фазылҗанов Кәрим (Норма мәктәбе)
2 нче урын — Гайнетдинов Ирек (Карадуган гимназиясе)
3 нче урын — Галиуллин Илназ (Яңгул мәктәбе)
3 нче урын — Гарифуллин Фидан (Түнтәр мәктәбе)

60 кг:
1 нче урын — Йосыпов Ислам (Чепья мәктәбе)
2 нче урын — Мостафин Сәйдәш (Арбор мәктәбе)
3 нче урын — Гыйбадуллин Мөхәммәт (Бөрбаш мәктәбе)
3 нче урын — Хәйретдинов Алмаз (Балтач мәктәбе)

65 кг:
1 нче урын — Гарипов Кәрим (Арбор мәктәбе)
2 нче урын — Низаметдинов Айназ (Салавыч күппрофильле лицее)
3 нче урын — Мифтахов Әнәс (Арбор мәктәбе)
3 нче урын — Галәлетдинов Раил (Карадуган гимназиясе)

70 кг:
1 нче урын — Шаһиәхмәтов Нурсил (Смәел мәктәбе)
2 нче урын — Нәбиев Раяз (Балтач мәктәбе)
3 нче урын — Габделхаев Әсхәт (Балтач гимназиясе)
3 нче урын — Гыймадиев Рәсүл (Бөрбаш мәктәбе)

75 кг:
1 нче урын — Хәйретдинов Аяз (Балтач мәктәбе)
2 нче урын — Гарифуллин Фидан (Норма мәктәбе)
3 нче урын — Нәбиев Инсаф (Смәел мәктәбе)

75 кг югары:
1 нче урын — Галиев Раушан (Шеңшеңәр мәктәбе)
2 нче урын — Йосыпов Әмир (Нөнәгәр мәктәбе)
3 нче урын — Гыйльметдинов Азат (Смәел мәктәбе)
3 нче урын — Шәрифуллин Алмаз (Смәел мәктәбе)


Киләсе очрашуларыбыз –Салавычта. 16 декабрь конне биредә РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына 18 яшьлекләр арасында бил алышу булачак. Килегез, көтеп калабыз!
Нурзада Сәмигуллин.Балтач бистәсе.