Новости
“Сабантуй” газетасы призларына 13-14 яшьлек малайлар арасындагы көрәш буенча Татарстан беренчелеге алдыннан әнә шундый сорау туды көрәш җәмәгатьчелегендә.
Сәбәбе, әлбәттә, һава торышлары белән бәйле иде. Чәршәмбе көнне бөтен республиканы биләп алган буран олы юлга чыгу, Казанга килү мәсьәләсен кабыргасы белән китереп куйды. Аерым районнардагы көрәш тренерлары “балаларны юлга чыгармыйлар, рөхсәт юк”, дип белдерделәр. Кайберәүләр “барыбер чыгабыз”, диделәр. Икенче берәүләр сөйләшүләрне дәшми генә күзәтеп торды, көчле командалар килмәсә, бәлки аларның егетләренә җиңү мөмкинлеге туар дип өметләнде. Татарстанның көрәш федерациясе исә пәнҗешәмбе һава торышы ярарлык булачак, ярышлар да узачак дип белдерде.
Пәнҗешәмбе көнне буран булмады чыннан да. Бар да нормальләште кебек. Көчле командалар килгән. Сүз балалар, яшьләр белән чынлап та ныклап эшләүче төбәкләр турында бара. Алай гына түгел, хәтта көрәш бик үк популяр булмаган, әмма соңгы араларда җиң сызганып милли көрәшебезне үстерүгә тотынган Ютазы, Баулы, Чистай командалары да килгән. Алай гына түгел, хәтта без килмибез дип әйтүчеләрнең дә егетләре килгән булып чыкты.
Әмма ярышларның беренче көнендә Татарстанга тагын буран килеп җитте. Монысы инде тегесеннән дә катырак һәм саллырак булды. Шөкер, кич белән көрәш федерациясе һәм спорт министрлыгы карары белән, шимбә көнне ярышлардан соң аларга тору урыннары билгеләнде, чыгымнарны федерация үз өстенә алды. Бар да тыныч кебек. Шулай да, көрәш федерациясенә һәм спорт министрлыгына нәкъ бу очракта ярышларны башка вакытка күчерү кирәк булгандыр. “Мондый һава торышында яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый” дигән әйтем бар. Ә монда сүз балалар турында бара. 17-18 яшьлек егетләр дә түгел, ә нәкъ менә балалар турында. Казанга кадәр Актаныштан, Ютазыдан, Баулы һәм Азнакайлардан балаларын чыгарып җибәргән әти-әниләр, әлбәттә, ут йотып яшәгәндер бу көннәрдә. Юллардан да төрле хәвефле хәбәрләр килеп торды, җитмәсә. Бу очракта бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып юлга чыккан тренерларга мәдхия укыйсы гына кала.
Шунысын да истә тотарга кирәк: ярышларны күчерү – ул нормаль күренеш. Бу көннәрдә ил буенча да төрле бәйгеләр, хәтта кышкы спорт төрләре буенча ярышлар да башка көннәргә күчерелде. Аэропортлар эшләмәү сәбәпле, хоккей матчлары да күчерелде әнә.
Ә ярышларга килгәндә… Егетләр молодцы! Әзерлекләре шәп, матур көрәшәләр. Шатланалар, елыйлар. Әйе, күзләреннән яшь килгән егетләр дә бар. Алар, һичшиксез, алдагы бәйгеләргә ныграк әзерләнәчәк, көчлерәк булырга омтылачак. Афәрин, егетләр!
Бу ярышларда шунысы күзгә ташланды: төрле елларда Татарстан, ил чемпионнары булып танылган батырларыбызның малайлары үсеп җитеп, көрәштәге тәүге рәсми бәйгеләргә йөри башлаган икән. Нургалиевлар, Заһриевлар, Хәйретдиновлар, Гозәеровлар, Гыйниятуллиннар, Шәмсиевлар һәм башкаларда көрәшчеләр, батырлар нәселе дәвам итә, шөкер. Әнә, данлыклы көрәшчебез, Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллинның улы Илдан финалда соңгы секундта гына бик тә көчле Кукмара егете Юсуф Ибраһимовка оттырды. Илданның әнисе дә – билбаулы көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Екатерина да улларының көрәшен карарга йөри икән хәзер. Әлбәттә, бу балалар, бу егетләр киләчәктә Татарстан чемпионы да булырлар, зуррак дәрәҗәләргә дә ирешерләр дигән өметтә калабыз. Көрәшмәскә дигән уй башларына килеп тә карамасын иде…
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
36 кг.:
Командалар беренчелеге:
1) Кукмара, 2) Балтач, 3) Яңа Савин, 4) Саба, 5) Чаллы (Комсомол районы), 6) Арча, 7) Теләче, 8) Алабуга, 9) Актаныш, 10) Азнакай, 11) Казан Зилант, 12) Әлмәт, 13) Яңа Савин-2, 14) Әтнә, 15) Баулы, 16) Лаеш, 17) Биектау, 18) Питрәч, 19) Чистай, 20) Алабуга-2, 21) Нурлат, 22) Ютазы, 23) Балтач-2, 24) Яңа Савин-3, 25) Яшел Үзән, 26) Казан Зилант, 27) Чаллы (Автозавод районы), 28) Совет, 29) Арча-2, 30) Актаныш-2, 31) Кайбыч, 32) Азнакай-2, 33) Балык Бистәсе, 34) Әлмәт-2.